ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2023 ел
җомга

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры, Татарстан Республикасының атказанган табибы Садыйков Марат Наилевич истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Министрлар Кабинеты ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәренең "7нче шәһәр клиник хастаханәсе" автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә М.Н. Садыйков исемен бирү турындагы тәкъдимен кабул итәргә карар итә», - диелә документта.

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан ТР сәламәтлек саклау министрлыгында медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.

Республика кан үзәгендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, министр ярдәмчесе Илнар Ильин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков һәм Казан гарнизоны хәрби прокуроры Мунко Цыренов кан тапшырды.

15 июньдә Балтач үзәк район хастаханәсендә гаиләне, аналыкны һәм балаларны яклау үзәге җитәкчесе урынбасары Аида Фиогбе катнашында медицина хезмәткәрләре өчен семинар узды.

15 команда, шәһәрнең барлык дәвалау учреждениеләре вәкилләре, алып баручының сорауларына җавап бирде. Табиблар тарих, әдәбият, спорт, музыка, рәсем сәнгате һәм башка өлкәләрдә белемнәрен күрсәтте.

Әлки районы Югары Кәчи авылында Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә.

Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов медикларга нәтиҗәле хезмәтләре һәм көндәлек тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.

Түбән Кама Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсендә 184 табиб һәм 600 урта медицина персоналы вәкиле эшли. Барлыгы 1129 хезмәткәр кечкенә пациентларның һәм аларның әниләренең сәламәтлеген саклый, Кама аръягының 11 районында яшәүчеләргә  хезмәт күрсәтә.

14 июньдә Мамадыш РҮХ хезмәткәрләре – кардиология бүлеге мөдире, табиб-кардиолог Гаделшина Светлана Ивановна һәм кардиология бүлегенең өлкән шәфкать туташы Чуманова Наталья Сергеевна Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә эш визиты белән килде.

Түбән Кама бала тудыру йортында санитар-гигиена чистарту һәм дезинфекцияләү 19 июньнән 10 июльгә кадәр планлаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International