ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Республика клиник хастаханәсе HIMMS  стандартлары буенча цифрлаштыру проектын кертте. Цифрлаштыру проектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.

Яңа ел алдыннан тагын бер баланың – Казаннан 7 яшьлек Ренатаның теләге чынга ашты. Кузьмина Рената велосипед турында хыялланган. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков баланың хыялын тормышка ашырырга ярдәм итте.

Яңа Чишмә РҮХнә яңа видеоэндоскоп китерелде. Фиброгастроскопия кабинетын яңарту «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Әлмәт РҮХдә медицина хезмәткәрләренең һөнәри (эмоциональ) яну синдромын профилактикалауга багышланган тренинг узды.

Мамадыш РҮХдә хастаханәнең урта медицина персоналы өчен «Гадәттән тыш хәлләр шартларында зыян күрүчеләргә ярдәм итүне оештыру һәм күрсәтү, ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү» темасына дәрес үткәрелде, соңыннан тест-зачет бирелде.


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Хатын-кызлар командалары арасында узган ярыш нәтиҗәләре буенча Түбән Кама Сәламәтлек саклау идарәсе белгечләре иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр һәм мактаулы беренче урынны алдылар.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Республика советының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә остазлыкны үстерү мәсьәләсе буенча күчмә утырышы «21нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУда узды.

2023 елда Чирмешән районы Утыз Имән авылында «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» программасы буенча яңа модульле ФАП төзү планлаштырыла.

Яшелчә һәм җиләк-җимешнең файдасы турында Алабуга РҮХнең диета буенча шәфкать туташы Альмира Кочнева сөйләде.

Питрәч районы Богородский авыл җирлегенең Көек авылында табиблык амбулаториясенең рәсми ачылышы  әзерләнә. Медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International