ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эшче төркеме Әлмәт районында булды. Район үзәгендә, "Алсу" микрорайонында, "Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча гомуми табиблык практикасы үзәге һәм балалар поликлиника бүлеге төзелә.

Яңа «Лада Ларгус» автомобиле узган җәйдә Кукмара үзәк район хастаханәсенә җибәрелгән иде. Машина «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектынының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган.

11 сентябрьдә Е.А. Боратынский музеенда теләге булган һәркем өчен Көзге аеклык бәйрәме узачак, аны Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ярдәме белән Халыкара бәйсез аеклык ассоциациясенең Казан бүлеге оештыра.

Бүген физиотерапия белгечләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

«Залесный» ФАПына Чаллының 71 микрорайонында яңа җиһазлар кайтты. Яңа медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проектының «сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»федераль программасы буенча төзелә.

Әлмәтнең «Татнефть» медсанчасте коллективы яшь квалификацияле табиб белән тулыланды. Поликлиникада гомуми табиблык (гаилә) практикасы бүлегенең табиб-терапевты Алия Рамил кызы Рәхимҗанова эшли башлады.

Табиблар грипп турында кисәтә, шулай ук авыруны җиңелрәк кичерергә киңәшләр бирә.

30дан артык пациент Чаллының 7нче сырхауханәсендә V Спутник препараты белән интраназаль рәвештә ясаткан.

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә хәзерге вакытта компьютер томографын урнаштыру өчен бина әзерләү бара. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү федераль программасы буенча сатып алынган.


7
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International