ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2022 ел
җомга

«Перинаталь  үзәк белән балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУның 2нче сырхауханәсе мөдире Эльмира Хафизова прививкалау компаниясе, грипптан соң өзлегүләр һәм эпидемияне булдырмау турында җентекләп сөйләде.

Татьяна Савельева ай саен берничә көн Түбән Кама хастаханәсендә төрле бүлекләрнең коллективлары белән шөгыльләнү өчен үткәрә. Бу юлы ул 2нче сырхауханә табибларының сорауларына җавап бирде.

Бөтенроссия аеклык көне алдыннан Яр Чаллы медицина көллияте волонтерлары-студентлары белән бергә табиблык-физкультура диспансеры хезмәткәрләре Марат Бибишев исемендәге театр паркы территориясендә акция үткәрделәр.

Медицина хезмәткәрләре һәм студентлар халыкка мәгълүмати материаллары тараттылар һәм алкоголь куллануның зыяны турында искә төшерделәр.

COVID-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы күмәк иммунитет дәрәҗәсенең сизелерлек кимүе нәтиҗәсендә 2022 елның августында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә әлеге инфекция белән авыручылар саны сизелерлек арту билгеләнә.

Түбән Кама күп профильле хастаханәсенең Бактериология лабораториясе коллективы фельдшер-лаборант Светлана Таймас кызы Исламованы лаеклы ялга озатты.

Дүшәмбедән, 12 сентябрьдән Казанда Җиңү Проспекты, Кәҗә бистәсе, Яшьлек һәм Авиатөзелеш станцияләре янында грипп һәм яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясарга мөмкин булачак.

Республика балалар клиник хастаханәсенә телевидение алып баручысы, табиб-терапевт, кардиолог, педагог, медицина фәннәре докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе Елена Малышева килде.

Бу хәл фаҗига белән тәмамланырга мөмкин иде. Әмма Казан медикларының бердәм эше пациентның гомерен саклап калды.


8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бу көн 1951нче елда булдырылган һәм бөтен дөнья физиотерапевтларының бердәмлеген билгели. Нәкъ менә алар берничә проблеманы чишү өстендә эшлиләр: кечкенә эргономик (төз йөрү белән бәйле) авыруларны һәм буыннардагы хроник авыртулар кебек җитди авыруларны дәвалый.

Лениногорск үзәк район хастаханәсендә физиотерапевтик дәвалауны РҮХ һәм МСЧ стационарларында, ә шәһәр һәм район балаларына балалар стационарында үткәрәләр. Узган ел гына да 12875 Лениногорскига хезмәт күрсәтелгән, шуларның 4563е-бала.

Бүген ТР сәламәтлек саклау министрлыгында социаль пакетларга багышланган түгәрәк өстәл узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International