Җәйге чорда азык-төлек белән агуланулар саны күп тапкырлар арта. Мамадыш медиклары азык-төлек белән агулануның кисәтү чараларын тәкъдим итә.
Алабуга үзәк район хастаханәсенә «РЕНЕКС-РЦ» рентген цифрлы комплексы кайтарылды. Аппарат «Сәламәтлек саклау» милли проектына керүче сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алынган.
Алабугада балалар поликлиникасы бинасын ремонтлыйлар. Эшләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан финанслана. Моннан тыш, район үзәк хастаханәсе "Татнефть" грантлары конкурсында отты.
Чүпрәле район үзәк хастаханәсенә 2 яңа автомобиль кайтарылган. Машиналар «Сәламәтлек саклау» милли проектына керүче сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган.
Диспансерлаштыру кампаниясе чикләрендә, өлкән халыкны скрининг тикшерүен үткәрү максаты белән, Әлмәт РҮХ белгечләре Әлмәт шәһәренең шәһәр күленә чыктылар.
72 яшьлек Галина Ивановна Тарасованы йөрәк турысында авыртулар борчый. Ул үзенең участок терапевты Сабир Алмаз улы Хәмитов янына кабул итүгә языла. Кабул итү вакытында табиб пациентканы тикшеренүләр үткәрү өчен ЭКГ кабинетына кичекмәстән җибәрү турында карар кабул итә.
Яр Чаллыда «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2022 елның беренче яртыеллык нәтиҗәләре» дигән темага "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Семинарда социаль хезмәт күрсәтүне оештыру мәсьәләләре, шул исәптән когнитив бозулар булган гражданнарга ярдәм күрсәтү сораулары да каралды.
Бүген, 28 июльдә, Казан дәүләт медицина академиясендә Казан ГИДУВының өлкән хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы ветераны Порсева Софья Яковлевнага 99 яшь тулу уңаеннан тантаналы чара узды.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет һәм экспертлар төркеме утырышы булды.
Бүген Аксубай үзәк район хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов Яңа Дума фельдшер-акушерлык пунктында гражданнарны кабул итте. Табибка 23 кеше мөрәҗәгать итте, алар карап тикшерелде, консультацияләр бирелде.