ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

Россия колоректаль хирурглар Җәмгыяте ноябрьне колоректаль яман шешне профилактикалау ае дип игълан итте. Уникаль проектта катнашырга белгечләрне чакыралар, проект кысаларында колоректаль хирургия үсеше турында фильм әзерләргә планлаштырыла.

Республиканың Чистай районының Түбән Кондрата авылында «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча ФАП төзелә.

Теләче авылында район үзәк хастаханәсе поликлиникасы бинасына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Масштаблы яңарту «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.

«Сәламәтлек саклау» милли проектының «Балалар сәламәтлек саклауны үстерү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казанда яңа заманча балалар хастаханәсен төзү проекты өстендә эш дәвам итә. Төзелеш өчен 6,0 гектардан артык җир участогы билгеләнгән.

Яр Чаллының Кама балалар медицина үзәге җирлегендә «Аллергологиянең һәм иммунологиянең көнүзәк мәсьәләләре» районара конференция узды.


4
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Медицина югары уку йортларының студентлары Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә ел саен практика узалар. Барлык яшьләр - Түбән Камада туып-үскән, Казан, Ижевск, Пермь һәм башка шәһәрләрдә югары уку йортларының икенче һәм өченче курсын тәмамлаган. Практика вакытында булачак табиблар бөтен стационар бүлекләргә һәм ТКҮРКХнең сырхауханәләренә бүленделәр.

Казанның Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасын төзелеш эшләре дәвам итә. Бу "6 нчы номерлы Шәһәр балалар сырхауханәсе" ДАССУ филиалы. Исегезгә төшерәбез, төзелеш «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында алып барыла.

Яр Чаллы шәһәренең 2нче номерлы шәһәр хастаханәсенең онкология бүлеге хирурглары 45 яшьлек хатын-кыз гомерен коткарды - 6 кг авырлыктагы шешне алды.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы «Сәламәтлек саклауны үстерү»дәүләт программасы кысаларында беренчел звеноны модернизацияләүнең төбәк программалары буенча чыгымнарны финанслашу өчен федераль субсидияләр бирү һәм бүлү кагыйдәләренә үзгәрешләр әзерләде. Документ норматив хокукый актлар проектлары порталында фикер алышу уза.


1
июль, 2022 ел
җомга

Казанның Үзәк стадионында Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең «Сәламәтлек-2021-2022» Спартакиадасы призерларын бүләкләү тантанасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International