Кама балалар медицина үзәге балалар хирургларының ярдәме 14 һәм 13 яшьлек яшүсмерләргә кирәк булды. Энә йоткан яшүсмерләр бер-берсе артыннан КБМҮнең балалар хастаханәсенә мөрәҗәгать итте.
КДМАда Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре ассоциациясе тарафыннан оештырылган тантаналы җыелыш узды. Очрашуның төп темасы медицина хезмәткәрләрен аккредитацияләү үзенчәлекләре һәм 2023 елга сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен тикшерү процедурасындагы яңалыклар турында фикер алышу булды.
Әлмәт медкөллиятендә беренче тапкыр «Абилимпикс 2022» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VIII Милли чемпионатның төбәк этабы узды.
Алабуганың район хастаханәсенә яңа җиһаз - эндовидеохирургия комплексы урнаштырылды.
Бүген Татарстанда Лениногорск район үзәк хастаханәнең Тимәш фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу - «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча быел төзелгән беренче медицина объекты.
Татарстан Республикасының атказанган табибы, "Проф. Е.В. Адамюк ис. ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсе" ДАССУ баш табибы Динә Камил кызы Хөсәенова "Елның иң яхшы җитәкчесе" Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.
Зәй район үзәк хастаханәсенә благочинный иерей Сергей Кузнецов килеп китте, ул хастаханәнең баш табибы Айдар Фатыйхов белән очрашты.
Татарстан Республикасының атказанган табибы, профессор Е.В. Адамюк исемендәге ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсенең 1нче номерлы микрохирургия бүлеге мөдире Гүзәл Анисимова бүген юбилеен билгеләп үтә.
«Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, яшь әниләр арасында «Мин имезү турында нәрсә беләм?» радиоконкурс үткәрәчәк.
Яр Чаллының 5нче хастаханәдә офтальмологлар катаракталы 88 яшьлек пациентка операция ясаган.