ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2022 ел
шимбә

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш балалар белгече Татьяна Батышева Балалар республика клиникасының эше белән танышты. Кунак хастаханә персоналы белән дә, аның кечкенә пациентлары белән дә аралашты.


20
май, 2022 ел
җомга

20 майда Бөтендөнья травматолог көне билгеләп үтелә. Без Алабуга район үзәк хастаханәнең травматология бүлеге мөдире, табиб-травматологы, меңләгән пациентлар арасында абруй һәм ихтирам казанган Әхмәтшин Галимҗан Мөбарәкшин улының әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

«Ординаторлар кабинетында телевизор яна!» – сугыш ветераннары госпиталендә үткән янгын сүндерү өйрәнүләре өчен шундый риваять булды. Әлеге өйрәтүләр - социаль объектлар эшчәнлегенең куркынычсызлыгын тәэмин итүдә мөһим өлеш.

Казан ДМУда «Ординатура программаларын гамәлгә ашыру: укытучыларның планнары, ординаторларның өметләре һәм эш бирүчеләрнең күзаллавы»темасына түгәрәк өстәл булды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы яңалыкларын социаль челтәр битләрендә - «Вконтакте», «Одноклассники» һәм «Telegram»да укыгыз.

Атна саен алкоголизмны һәм тәмәке тартуны, шулай ук ВИЧ-инфекцияне профилактикалау максатларында Алабуга автозаводы территориясендә лекцияләр узды.

Казанның 20нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе «Процедура кабинетының иң яхшы шәфкать туташы» конкурсын үткәрде. Бәйге өч этаптан торды. Барлыгы 10 шәфкать туташы көч сынашты.

Яр Чаллы шәһәренең 5нче һәм 9нчы номерлы сырхауханәләрендә эш визиты белән «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы бүлегенең башкарма секретаре Римма Фәсхетдинова һәм шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсенең өлкән халыкка дәвалау һәм профилактик ярдәм бүлеге консультанты Алисә Анисимова килеп киттеләр.

Травматологлар кешенең төрле тән җәрәхәтләрен: сыну, каймыгу, имгәнүне - өйрәнә һәм дәвалый. Травматология өлкәсенә шулай ук артритлар һәм артрозларны профилактикалау, умыртка баганасы кәкрәюгә каршы көрәш керә һ.б.карый. Травмпунктларда яки сырхауханәләрдә зыян күрүчеләрне кабул итүчеләрдән тыш, бу өлкәдә тар белгечләр дә бар, мәсәлән, спорт травмалары белгечләре, протезистлар һәм комбустиологлар да.

Яр Чаллы шәһәре ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең делегациясе тәҗрибә уртаклашу чикләрендә «Мамадыш Район үзәк хастаханә» ДАССУсына килеп китте. Мамадыш РҮХ коллективының эш этапларын, бүлекчәләрен белән күзәтү барышында тәҗрибәле хезмәттәшләре югары бәяләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International