ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2022 ел
җомга

Яңа Чишмә районының Екатерина Бистәсе авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Яңа медицина учреждениесен «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзиләр.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Лениногорск районының Шөгер авылының табиблык амбулаториясендә булды. Әлеге объектта «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча капиталь ремонт бара. Эшләрнең бәясе 51 015 мең сум тәшкил итә.

2022 елның 24 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Онкология авырулары белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү» темасына «кайнар линия» ачылачак.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында Баулы Район үзәк хастаханәсенең Поповка табиблык амбулаториясендә 15нче авыл участогына беркетелгән территориясендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә медицина тикшерүен уздырды.


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Ижау дәүләт медицина академиясенең дәвалау факультетын тәмамлаучылар белән Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка регионнарының сәламәтлек саклау оешмаларының вәкилләре очрашты.

Казанга өч көнлек эш визиты белән Беларусь Республикасы делегациясе килде. Аны Беларусь Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары Борис Андросюк җитәкли.

Сәламәтлек саклау министрлыгында дәвалау оешмалары матбугат хезмәтенең бурычлары турында фикер алыштылар. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.

СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы һәм Сарман район үзәк хастаханәсе белгечләре тарафыннан Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган профилактик чара үткәрелде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Лениногорск районының Тимәш ФАПына килеп китте. «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы буенча әлеге медицина учреждениесе төзелешенә 8 190, 36 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Теләче авылында җирле поликлиника бинасын капиталь ремонтлау башланды. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына алып барыла. Объектның бәясе 45 430 834, 68 сум дип бәяләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International