Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме пультына иртәнге өчтә чакыру кабул итә, шаһитлар әйтүе буенча биеклектән кеше егылган.
Ләйлә Парий һәм Екатерина Мальцеваның фельдшер бригадасы составында ашыгыч ярдәм чакыруны кабул итә һәм хәвеф-хәтәр урынына килә. Карап чыкканнан соң, алар 30 метр биеклеккә җитә торган плотинадан ир-атның егылуын ачыклый.
Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе белгечләре Россия Дәүләт флагы көнен билгеләп үтте.
Алабуга РҮХдә яңа уку елы алдыннан беренче сыйныф укучыларына портфельләр бүләк итү күркәм гадәткә әверелде, һәм 2021 ел — искәрмә түгел. Беренче сентябрь балалар өчен дә, ата – аналар өчен дә шатлыклы һәм дулкынландыргыч көн.
Зәй елгасы аша күперне ремонтлау дәвам итә. Бу участок машиналар йөрү өчен ябык. Шуңа да карамастан, район халкы ашыгыч медицина ярдәме ала. Моны Түбән Кама РҮХ баш табибы Марс Мостафин күзәтеп тора. Атна саен ул күпердә пациентларны ташу процедурасын шәхсән үзе контрольдә тота һәм туган сорауларны хәл итә.
РКОДның Яр Чаллы филиалында медицина советы узды, утырышта 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре ясалды. Медицина советында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина; Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов; Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев катнашты. ⠀
"Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләргә эсседә үзеңне аеруча сакларга кирәк", - дип билгеләп үтте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы, Казанның 7нче номерлы ШКХнең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Зөлфия Ким.
Казанда 19 августтан башлап 1-нче номерлы Шәһәр балалар хастаханәсенең яңа туган балаларның реанимациясе һәм патологиясе бүлеге эшен яңадан башлап җибәрде. Хастаханә Казанда һәм республикада экстремаль түбән тән массасы булган (500 граммнан башлап) балаларны тәрбияләү буенча иң яхшыларның берсе санала.
Казанда Идел буе федераль округының наркология диспансерлары һәм тернәкләндерү үзәкләре командалары арасында «РНД ФК 5 ел Кубогы» мини-футбол буенча турнир узды.
Август эссе көннәр бүләк итә: хәзер урамда 30°С, ә ял көннәрендә синоптиклар һава температурасының 38°С ка күтәреләчәген фаразлый. Мондый һава торышында өлкәннәр, балалар һәм инвалидлар сәламәтлеге аеруча куркыныч астында. Түбән Кама үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Светлана Особливая эсседән саклану чаралары турында сөйләде.
КФУның инжиниринг үзәге стадионында Яр Чаллы сәламәтлек саклау оешмаларының медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек-2021» Спартакиадасының шәһәр этабында чираттагы ярышлар узды.