ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсенең онкогематология бүлеге пациентлары Казанда Төркия Республикасының Генераль Консуллыгында узган «Музыка һәм әкият фестивале» дигән иҗади кичәгә чакыру алдылар. 

5-6 апрельдә Казанда А.Ф. Самойловка багышланган  «Йөрәкнең фундаменталь һәм клиник электрофизиологиясе. Аритмологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән III Халыкара конгресс узды.

Кама балалар медицина үзәге коллективы Татарстан Республикасы Медицина хезмәткәрләре ассоциациясенең хокук бүлеге җитәкчесе Ирек Гарифуллин белән очрашты. 

Республика клиник онкология диспансерына Әстерхан өлкәсеннән делегация килеп китте. Делегация составында –  баш табиблар, баш табиб урынбасарлары, бүлек мөдирләре һәм белгечләр, алар дәвалау-диагностикалау процессын оештыру белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максаты белән килделәр.

Наилә Мәкъсум кызы Исламова инде 20 ел Түбән Кама шәһәренең «Перинаталь үзәге булган Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең консультацияләү-диагностикалау бүлегенең кардиологы булып эшли. Күптән түгел аның эшен Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үттеләр.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7306 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1118 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына табиблар 904 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 31 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 33 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 17 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 9 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 58 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5685 чакыру башкарылды, шулардан көчле миокард инфарктлары – 47, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 193.


7
апрель, 2019 ел
якшәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек көне (World Health Day) 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан кертелде һәм 7 апрельдә билгеле бер датага ия.


5
апрель, 2019 ел
җомга

Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре ТР буенча РФ ГТХМ Уку үзәге тыңлаучылары өчен «Сәламәт туклану – һәркемнең сәламәтлеге нигезе» дигән тема буенча видеолекторий үткәрделәр. Тыңлаучыларга сәламәт баланслы туклануның төп кагыйдәләре турында көнүзәк мәгълүмат тәкъдим ителде.

Казан шәһәренең Сугышлар ветераннары өчен госпиталендә «Карт һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә сәламәтлекне саклау нигезләре. Гериатрик пациентларны реабилитацияләүдә шәфкать туташы эшенең үзенчәлекләре» темасына семинар узды. 

«Халык фронты» экспертлары Түбән Кама районының паллиатив медицина ярдәме күрсәтелә торган дәвалау-профилактикалау учреждениеләренә килеп киттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International