Бөтендөнья стоматологик сәламәтлек көне кысаларында стоматологлар балаларны тешләрне карарга өйрәттеләр. 4нче номерлы Алексеевск мәктәбендә-балалар бакчасында белем бирү акциясе узды, аның кысаларында ҮРХ стоматология сырхауханәсенең теш табибы Айгөл Петрова хәзерлек төркеме балаларына «теш» гигиенасының нигезләре турында сөйләде.
Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең 1нче номерлы Бала тудыру йорты җирлегендә бала табу һәм бала тудырганнан соң периодны алып баруның хәзерге алымнарында акушерка роленә багышланган укыту семинары узды.
11-12 апрельдә Казанда профессор Е.В. Адамюкның тууына 180 ел тулуга багышланган «Офтальмологиядә яңа технологияләр» фәнни-гамәли конференциясе узачак.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов стажировкага йомгак ясау өчен «Өскә!» Республика яшь лидерлар конкурсының финалистлары белән очрашты. Очрашуда бүлекләрендә стажировка узган Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан кураторлар, шулай ук ТР Яшьләр хөкүмәте вәкилләре катнаштылар.
2019 елның 25 мартында 16:00 сәгатьтә Яр Чаллыда Онкология белән авыручы пациентларга социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә колоректаль яман шешне диагностикалауга һәм дәвалауга багышланган «Пациентлар мәктәбе» узачак.
КДМУда волонтерлар-медиклар өчен «Бергә эшлик!» хәрәкәтенең «Сәламәт туклану – актив озын гомерлелек» Бөтенроссия социаль акциясе кысаларында таныштыру дәресе узды. Аның бурычы – укучыларда һәм аларның ата-аналарында сәламәт, актив яшәү рәвешенә ихтыяҗларын формалаштыру.
Республика офтальмология хезмәтенең халәтен бәяләү һәм 2019 елда оештыру-методик ярдәм күрсәтү максаты белән беренче тапкыр ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсе җитәкчелегенең Татарстан Республикасы районнарының һәм шәһәрләренең сәламәтлек саклау учреждениеләренә атна саен эш визитлары планлаштырылган. Халыкка офтальмологик ярдәм күрсәтүнең үтемлелеген арттыру, офтальмология кабинетларын җиһазландыру, консультатив-диагностика үзәкләрен оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен РКОХ баш табибы Динә Камил кызы Хөсәенова һәм аның урынбасарлары атна саен табиб-офтальмологлар белән эш киңәшмәләрен үткәрү өчен республика районнарына һәм шәһәрләренә баралар. Медицина учреждениеләренә бару вакытында район һәм шәһәр офтальмология хезмәтен үстерү, баш учреждениенең район ҮРХ һәм шәһәр хастаханәләре, сырхауханәләре белән үзара хезмәттәшлеге буенча агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышалар. Эш визиты Азнакай, Баулы, Яңа Чишмә , Чирмешән, Ютазы районнарында, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә узды инде.
Түбән Кама муниципаль районы Төзүчеләр поселогының сәламәтлек саклау пункты мөдире Сайдә Вагыйз кызы Шәфиковага 80 яшь тулды. Хезмәттәшләре аны юбилее белән котладылар. Чәчәкләр, бүләкләр һәм иң мөһиме – күңелгә ятышлы сүзләр, күңелле хатирәләр – болар барысы да юбиляр өчен чын сюрприз булды. Бу көнне бәйрәм өстәле артында Сәйдә Вагыйз кызы үзенең хезмәт юлын тагын бер кат искә алды, ничек медицинага керүе һәм ничек үз һөнәрен гомерлеккә яратуы турында сөйләде.
Түбән Камада илнең башка регионнарыннан булган кадрларны җәлеп итү буенча актив эш алып барыла.
2019 елның 21 мартында Татарстан Республикасында Лаеш муниципаль районының Советлар Союзы Герое Алексей Петр улы Малышев исемендәге Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбе җирлегендә «Сәламәт киләчәк» партия проекты кысаларында «Бергә эшлик!» Хәрәкәте тарафыннан үткәрелә торган «Сәламәт туклану – актив озын гомерлелек» Бөтенроссия акциясе старт алды.