Яр Чаллы шәһәренең КБМҮ җирлегендә ТР Баш шәфкать туташлары советы һәм ТР Медицина шәфкать туташлары ассоциациясе булышлыгында «Медицина оешмасы шартларында имин мохит оештыру» темасына шәфкать туташлары персоналы өчен белем бирү семинары булды. Семинар эшендә Яр Чаллы, Алабуга һәм Тукай районыннан 100дән артык делегат катнашты.
Авырып торган һәм яту урыныннан тора алмаган туган кешене ничек карарга? Ничек аңа колаклар, тешләр чистартырга, ничек күзләрен эшкәртергә һәм ничек чиләнгән урынны булдырмаска? Бу хакта бүген Өченче буын университетында узган чираттагы лекциядә Түбән Кама медицина көллиятенең һөнәри модуле укытучысы Зоя Климина сөйләде.
18 гыйнвардан башлап 24 февральгә кадәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм БРКХ Тышкы элемтәләр җитәкчесе Алла Гомәрова җитәкчелегендәге Татарстанның иң яхшы балалар табиблары делегациясе Таҗикстан һәм Үзбәкстан Республикаларында эш визиты белән килеп китте.
Йомгаклау медицина советы Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгендә узды.
2018 елда АМЯХ эше йомгакларына һәм 2019 елга булган бурычларга багышланган медицина советының йомгаклау киңәйтелгән утырышы Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә узды.
2018 елда эш йомгаклары буенча медицина советы Республика клиник туберкулезга каршы диспансерында узды. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, Роспотребнадзорның ТР буенча территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова, СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәгенең баш табибы Нияз Галиуллин катнаштылар.
Медицина советы Яңа Чишмә РҮХдә булды.
2019 елның 22 февралендә Яшел Үзән муниципаль районында йомгаклау медицина советы булды. Медицина советы эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, «Яшел Үзән ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Татьяна Сабурская, шулай ук Яшел Үзән муниципаль районы предприятиеләренең, учреждениеләренең һәм оешмаларының җитәкчеләре, иминият компанияләренең һәм иҗтимагый оешмаларының, масса-күләм оешмаларының вәкилләре, медицина учреждениеләренең һәм филиалларының җитәкчеләре, Яшел Үзән РҮХ структур бүлекчәләренең мөдирләре катнаштылар.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8530 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1165 тапкыр чыктылар. Медиклар бәхетсезлек очракларына 866 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 32 тапкыр. Бу ЮТҺ 25 кеше зыян күрде, 12се дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 11 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 77 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6830 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 61, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 172.
Онкологиядән терелеп килүчеләрнең икенче лекциясендә «хатын-кызларча» онкологиядән интегүчеләр нинди тикшерүләр узарга тиешлеге, үз-үзләре артыннан тәрбияләү һәм үпкәләре турында сөйләделәр.