ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының академик В. И. Кулаков исемендәге Акушерлык, гинекология һәм перинаталогиянең милли медицина тикшеренү үзәгенең экспертлары белән очрашты.
Милли донор көне алдыннан Республика кан үзәгендә «Тормыш бәйрәме!» донор акциясе узды. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентларының актив катнашында узды.
19 апрельдә РКДҮ кан җибәрү бүлегендә мохтаҗларга ярдәм итәр өчен үз канын тапшырырга теләүчеләрне көтәләр. Барлык донорларны күңелле сюрпризлар көтә.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы медицина оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләүне уздыру буенча Иҗтимагый совет әгъзалары О.Н. Морозова рәислегендә Биектау үзәк район хастаханәсендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирделәр.
Яр Чаллыда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Яр Чаллы шәһәр оешмасының X отчет-сайлау конференциясе узды.
«Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһ. медик-санитар частенда «Эндоваскуляр хирурглар өчен яңа буын стент-графтын урнаштыру буенча интервенцион күнекмәләр» дигән Республика мастер-классы узды. Чарада әйдәүче рентгенохирурглар һәм йөрәк-кан тамырлары хирурглары катнаштылар.
Тәтеш үзәк район хастаханәсендә район халкы өчен Сәламәтлек мәктәбе узды. Катарактаны профилактикалау, иртә ачыклау һәм дәвалау турында хастаханәнең табибы-офтальмологы Надия Мансурова сөйләде.
Медицина фәннәре докторы, КФУның ФМһБИ хирургия, акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире, КФУ Университет клиникасының табибы-хирургы Сергей Зинченко җитәкчелегендә паращитовид бизләрнең интраоперацион флюорисцент визуализациясе буенча регионара мастер-класс чикләрендә ике күрсәтмә операция уздырылды. Хирургик дәвалау вакытында паращитовид бизләрне диагностикалау өчен флюоресцент эффект булган препарат кулланылды.
Әлмәт кан үзәгендә Милли донор көненә туры китерелгән хәйрия донор акциясе узды. Һәр ел саен 20 апрельдә Россиядә бу мөһим көн билгеләнә. Бүген акция «Татнефть» Хәйрия фонды һәм DonorSearch.org.порталы булышлыгында «Игелекле Әлмәт» волонтерлык штабы катнашуында оештырылды.
Эшлекле форум Уфаның «Торатау» конгресс-холл мәйданчыгында Татарстан Республикасы көннәрен Башкортстанда үткәрү очрагы буенча чаралар комплексы кысаларында узды. Татарстан һәм Башкортстан сәнәгать потенциалының презентациясе белән профильле министрлыклар җитәкчеләре чыгыш ясады, ике регионның туристик мөмкинлекләре турында докладлар яңгырады. Башкортстан белән хезмәттәшлек перспективалары турында үз докладларында министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре хәбәр итте.