БРКХ рентгенохирургия бүлегендә ике көн дәвамында профессор Павел Гавра белән бергә балаларның тумыштан килгән йөрәк кимчелеген дәвалау буенча берничә катлаулы оператив тыкшынулар башкарылды.
Перинаталь үзәк белгечләреннән лекцияләр һәм булачак әниләр өчен бала табу йорт буенча экскурсияләр Түбән Камада ел ярымга якын гамәлдә. КРВЙ авыруларының сезонлы күтәрелү сәбәпле, бераз тәнәфес ясадылар.
Казанның 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең ЛОР-бүлегендә башлангыч трахеостомиясеннән башка бугазның сул вестибуляр өлкәсендә шешне эндоларингеаль алып ташлау буенча уникаль операция башкарылды.
15 апрельдә Мәскәүдә «Ел менеджеры – 2018» Россия конкурсына йомгак ясадылар. «Сәламәтлек саклау» номинациясендә Чистай ҮРХнең 2нче номерлы шәһәр хастаханәсенең баш табибы Светлана Малагина җиңүче булды.
Казан дәүләт медицина университетында Казан офтальмология мәктәбенә нигез салучы, профессор Е.В. Адамюкның (1839-1906) оныкчалары – Австриядән Роланд һәм Барбара Клосс булдылар.
ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе һәм медицина көллияте волонтерлары белән берлектә Әлмәт медицина профилактикасы үзәге тарафыннан оештырылган, Бөтендөнья гемофилия көненә багышланган акция зур сәүдә үзәгендә узды. Шунда ук холестерин һәм глюкозга кан тапшыру, артериаль кан басымын үлчәү үткәргән «Сәламәтлек десанты» да узды. Ул шәһәрнең җәмәгать урыннарында, учреждениеләрдә яки предприятиеләрдә, авыл җирлекләрендә традицион рәвештә атна саен үткәрелә.
Казан шәһ. 18нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең баш табибы Резидә Мансурова «Ел менеджеры» XXII Россия конкурсында «Тармакта иң яхшы» номинациясендә җиңү яулады. Җиңүчеләргә бүләкләрне РФА Галимнәрнең үзәк йортында идарә өлкәсендә ел саен үткәрелә торган II экспертлар форумы кысаларында тапшырдылар.
КФУның Университет клиникасында хемодектоманы – каротидлы гломусның шешен кисеп алу буенча сирәк операция уңышлы эшләнде.
25 майда РКДҮдә «Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы булган пациентларны алып бару үзенчәлекләре» дигән Республика районара семинар-киңәшмәсе булачак. Чараны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра
Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире Лилия Кадыйрова «Ел менеджеры – 2018» Россия конкурсының «Структур бүлекчәнең иң яхшы менеджеры» номинациясендә соңгы этабында җиңүче булды. Җиңүчеләрне бүләкләү Мәскәүдә дүшәмбе көнне Россия Фәннәр академиясенең Үзәк галимнәр йортында узды.