ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашуында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең Хастаханә Советы утырышы булды. 

Республика кан үзәгендә 2018 ел эчендә Татарстан Республикасы Кан хезмәтенең эшчәнлеге йомгакларына һәм 2019 елга куелган бурычларына багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының икътисади анализ һәм фаразлау идарәсе башлыгы Гүзәл Хәбибуллина катнашты.

Казан шәһәренең Сугыш ветераннары өчен госпиталендә 2018 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар. Медицина советы эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашты. Баш табиб Михаил Кормачев төп доклад белән чыгыш ясады.

Кукмара ҮРХдә йомгаклау медицина советы узды, анда районның сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшчәнлегенә йомгаклар ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде. 

БРКХдә ел саен уздырыла торган традицион медицина советы булды, анда 2018 ел эчендә учреждениенең эшенә йомгаклар ясалды. 

КДМУның госпиталь педиатрия кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Владимир Петр улы Булатов вафат булды.

Биектау үзәк район хастаханәсендә 2018 ел эчендә район сәламәтлек саклау эшенең йомгакларын ясадылар.  

КДМУның госпитальле педиатрия кафедрасы белгечләре Түбән Кама шәһ. Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенең табиблары өчен «Кичектергесез педиатриянең көнүзәк бүлекләре» дигән квалификация күтәрү циклын үткәрделәр.

Саба ҮРХдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашуында медицина советы утырышы узды. Баш табиб Марат Йосыпов 2018 ел эчендә районның сәламәтлек саклау учреждениләре эшенең йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында сөйләде.

Республика стоматология сырхауханәсендә йомгаклау медицина советы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International