20 февральдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы «Психик үзенчәлекләре булган кешеләрне психосоциаль реабилитацияләү өлкәсендә дәүләтнеке булмаган хезмәтләр системасын үстерү» темасына түгәрәк өстәл уздыра. Катнашырга әлеге тармакта эшләүче коммерцияле булмаган оешмалар чакырыла.
Ел саен 15 февральдә операцион шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу көн 2009 елда Европа операцион шәфкать туташлары ассоциациясе тарафыннан игълан ителде. Сабыр хылыклылык, әдәплелек, коммуникабельлелек, игътибар югары дәрәҗәдә тупланка алу сәләте, шулай ук Кайгыны уртаклашу һәм шуңа бәйле кичереш – болар барысы да операцион шәфкать туташларына хас. Бу медицина дөньсында үзенчәлекле каста, һәр хирургның ышанычлы тылы. Операцион шәфкать туташының хезмәте бик авыр, әмма игелекле һәм кирәкле.
Бүләкләү тантанасы чикләрендә шулай ук профессор исемендәге лекция аудиториясен тантаналы ачу булачак.
Бәйрәм хөрмәтенә медицина учреждениесендә балалар өчен күңел ачу программасы узды.
Росстандартның «Ышанычлы бул! Сәламәт бул!» социаль акциясе барышында Россия халкының 13 меңнән артык көнкүреш тонометры үлчәүнең төгәллегенә түләүсез тикшерелде. Акция Россиянең барлык федераль округларында 50 регионында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы булышлыгында техник җайга салу һәм метрология буенча Федераль агентлык (Росстандарт) тарафыннан уздырылды.
16нчы номерлы ШКХ җирлегендә Пренаталь диагностика үзәге 2011 елның декабрендә ачылган вакыттан бирле 55 000 пренаталь скрининг уздырды.
ТР ССМ Республика кан үзәге «Игелекле Казан» Проекты белән берлектә DonorSearch.org ярдәме белән «Донорлардан мәхәббәт белән» донор акциясен үткәрделәр.
Бүген БРКХ делегациясе эш визиты белән Дмитрий Рогачев исемендәге Балалар гематологиясенең, онкологиясенең һәм иммунологиясенең Милли медицина тикшеренү үзәгенә килделәр.
Казан медицина көллиятендә экстремизмны профилактикалау темасына лекция узды.
Торакаль Евразия: күптөрлелектә бердәмлек. Академик М.И. Перельман исемендәге Торакаль хирургия буенча VIII Россия-Европа белем бирү симпозиумы нәкъ менә шундый исем алды, ул Казанда 28 февральдән башлап 2 мартка кадәр узачак. Һәм бу очраклы түгел – беренче тапкыр Европа һәм россия белгечләре белән беррәттән, анда Азиядән экспертлар катнашачак.