ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

2019 елның 24 гыйнварында Буа районында ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль һәм МАН йөк автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә 2 бала үлде. Зыян күрүчеләрнең өчесе, шул исәптән бала, Буа ҮРХнә китерелделәр. Көнүзәк мәгълүмат буенча, сәгать 11:40та  2014 елда туган бала реаниматолог озатуында БРКХнә эвакуацияләнде, 1965 елда туган ир-кеше РКХнә җибәрелде.

2019 елның 25 гыйнварыннан башлап «7нче номерлы Балалар шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУнең 3нче номерлы сырхауханә бүлеге (Казан шәһ., Химиклар ур., 17) вакытлыча башка адреслар буенча кабул итә.


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Ашыгыч медицина ярдәмен һәм эксперт эшчәнлеген оештыру департаменты директоры Оксана Гусева «Казан – Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә булды, анда WorldSkills стандартлары буенча Һөнәри осталык чемпионаты ярышлары узачак.

Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең өлкән шәфкать туташлары Түбән Кама медицина көллиятен тәмамлаучыларның беренчел аккредитациясендә булдылар.

Чистай ҮРХдә Республика кан җибәрү станциясе белгечләре шәһәр һәм район донорларыннан кан алу үткәрделәр. Донор көнен үткәрү турында халыкка алдан массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр ителде. Иртәдән башлап Чистай ҮРХнең 2нче номерлы шәһәр хастаханәсе бинасында үз канын тапшырырга теләүче иреклеләр чираты тезелде.

Түбән Камада онкологик авырулардан терелеп килүче кешеләр өчен Пациент мәктәбе ачылды. 

Салкыннар белән бәйле рәвештә кайбер кешеләрнең салкыннан аллергия барлыкка килергә мөмкин. Салкын һава, бигрәк тә дымлы һава агымнары белән бергә, авыруның сәбәбе булып тора. Авыру балаларда да, өлкән халыкта да очрый.

Узган елда Балалар шәһәр хастаханәсендә мөһим вакыйга булды. Күкрәк балалары корпусының озак көтелгән капиталь ремонты тәмамланды. 

AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә «Киләчәк табибы – Татарстан табибы» темасына ачык диалог узды. 


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Республика медицина профилактикасы үзәгенә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча профильле комиссия рәисе урынбасары, «Вологда өлкәсенең МПҮ» ВӨ БССУ директоры Риза Касыймов эш визиты белән килеп китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International