ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
А.Ю.Вафин «AIDSNET» мәгълүмат системасы белән, оешманың тиешле контингентны ВИЧка тикшерү, диспансерлаштыру, ВИЧ-йогышын дәвалау һәм профилактикалау буенча эшләренең оештырылуы белән танышты, профилактика эшендә халык арасында кулланылучы СПИД Үзәге тарафыннан чыгарылган видеофильмнар һәм мәгълүматый материал күрсәтелде.

2014 елның 6нчы августыннан башлап 10 августына кадәр Казанда хай-дайвинг буенча FINA I Дөнья кубогы уза. Ярышларда 16 илдән 34 спортчы катнаша. Ирләр 27 метрлы, хатын кызлар 20 метрлы биеклектән сикерүләр сериясен башкаралар. Биеклектән суга сикерүләр 2013 елда Барселонада спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының программасына беренче тапкыр кертелделәр.

Суга сикерүләр вакытында спортчылар җәрәхәтләнгән очракларда медицина модуле белән җиһазландырылган күпмаксатлы «Лидер-12ПМ» катерын куллану белән ведомстволар арасында үзара ярдәм итешүне үткәрү буенча өйрәтмәләр 2014 елның 1нче һәм 5нче августларында уздырылды.

Өйрәтмәләрдә ТР буенча Россия ГТХМ бүлекчәләренең, ТР ССМ «Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның Республика һәлакәт медицинасы үзәгенең, «Спорт проектларының башкарма дирекциясе» АКБОның, «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның хезмәткәрләре катнашты.
Бүген яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегендәге авыручыларны һәр яктан тикшерү буенча КазанныңРКХ һәм БРКХ белән өч яклы консилиум уздырылды.

2014 елның 2 августыннан башлап 11 августына кадәр ТРмедицина оешмаларында 2 августтагы Физкультурачы көненә туры китерелгән «Гиподинамияне профилактикалау» дигән ун көнлек уздырыла.

«4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССО җирлегендә ТР ССМ сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафинның кушуы буенча Казан шәһ. оешмаларында ТР ЭСС БДМСны, пациентка тавыш белән һәм визуаль белгертә торган электрон чиратны кертү буенча оештыру-методик киңәшмә булды. Киңәшмәдә дәвалау-профилактика оешмаларының җитәкчеләре, баш табибларның урынбасарлары, система администраторлары, эшләп чыгаручы компания вәкилләре булдылар. 

6
август, 2014 ел
чәршәмбе

Медицина эшчәннәренең көчләре белән йогышның чыганагын локальләштерүгә һәм бетерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы уздырыла.

Бәйләнештә булган шәхесләр төркеме (19 кеше) билгеләнде, көн саен 2 тапкыр үткәрелә торган медицина күзәтүе оештырылды, авыручыларны ачыклау максатында һәр ишегалды буенча йөреп чыгулар уздырылды. Халыкка түләмәне профилактикалау чаралары турында һәм медицина ярдәмен сорап вакытында мөрәҗәгать итү турында хәбәр ителде.
«4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССО җирлегендә ТР ССМ сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафинның кушуы буенча Казан шәһ. оешмаларында ТР ЭСС БДМСны, пациентка тавыш белән һәм визуаль белгертә торган электрон чиратны кертү буенча оештыру-методик киңәшмә булды. Киңәшмәдә дәвалау-профилактика оешмаларының җитәкчеләре, баш табибларның урынбасарлары, система администраторлары, эшләп чыгаручы компания вәкилләре булдылар. 
Билгеле булганча, СПИД, аны йоктыру юллары һәм кисәтү чаралары турында дөрес һәм ала алырлык булган мәгълүмат – авыруны профилактикалауның бердәнбер ысулы. Инде берничә ел дәвамында ВИЧ-йогышын йоктыруның төп юлы булып сакланылмаган җенси бәйләнешләр вакытында йоктыру тора. Милләтенә, яшенә һәм җәмгыятьтә тоткан урынына карамастан, һәр кешегә куркыныч яный.

5
август, 2014 ел
сишәмбе
Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министырлыгының башлап йөрүе буенча һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте булышлыгында медицинаның, гамәли сәламәтлек саклауның һәм медицина фәненең проблемаларына багышланган Вальтер Шеель исемендәге III россия-немец форумын 2014 елның 8 августында Казан шәһ. үткәрү планлаштырыла.
Үткәрү урыны итеп Татарстанның башкаласын сайлау очраклы түгел. 2013 елның декабрендә Бад Кронцинген шәһ. (Германия) Вальтер Шеель исемендәге форум булды (алга таба – Форум), анда көнүзәк сораулары һәм медицина реабилитациясе проблемалары турында сөйләшенде. Форум эшендә Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры урынбасары С.А.Краева, Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин һәм башка әйдәүче россия белгечләре булган россия делегациясе катнашты. Чараны оештыручылар Татарстан Республикасы белгечләренең чыгыш ясауларын аеруча билгеләделәр һәм, шул уңайдан, Казанда чираттагы Вальтер Шеель исемендәге форумны үткәрергә булышуда ярдәм сорадылар. Бу  инициативаны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов хуплады.
Форумда реабилитацион медицина, онкология (ачыклау һәм дәвалау), радиология и телемедицина кебек темаларга сөйләшү ниятләнә. Чарада Россия һәм Германиянең әйдәүче медицина белгечләре катнашачаклар.
Балалар-диабетикларны сәламәтлекләренең үзенчәлекләре өчен гади лагерьләргә алмыйлар, һәм җәйге каникулларны алар еш кына өйдә үткәрергә мәҗбүр булалар. Быел   «Илеть – 2014» проекты чикләрендә су туризмы элементлары белән булган палаталы лагерь оештырылды, анда реабилитацияне шикәр диабетыннан интегүче 40 бала үтте. Лагерьны оештыручылар балаларга вакытны рәхәт тә, файда белән дә үткәрергә уникаль мөмкинлек бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International