Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Баш штаттан тыш белгечләрнең исемлеге
Сәламәтлек саклау министрлыгы шәхесләрдә
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Телефон белешмәлеге
Эшчәнлек
Контактлар
Максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру
Планнар, программалар, проектлар
Министрлык идарәләре һәм бүлекләре
Коррупцияга каршы тәэсир итү
ТР дәвалау-профилактикалау учреждениеләре өчен мәгълүмат
Иҗтимагый совет
Медицина белемен бирү һәм аттестацияләү бүлеге мәгълүматы
Социаль пакет: хәл итәргә вакыт!
Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү (СББ)
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Матбугат хезмәте
Сәламәтлек саклау календаре
Пресс-релизлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Атналык план
Фоторепортажлар
Даими аккредитация
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет-кабул итү бүлмәсе
Норматив - хокукый база
Министрлыкның эш тәртибе һәм гражданнарны кабул итү вакыты
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
23
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Сезонлы тән пешүләрдән үзеңне ничек сакларга? Яндырып җибәрү өчен кулланыла торган сыеклык нәрсәсе белән куркыныч...
Ял вакытлары һәм гадәт буенча җәй көне табигатьтә ял итүләр җитү белән, казан хастаханәләрендә тәне пешкән пациентларның саны артып китте һәм бу бер дә кояштан пешү түгел. Өстәвенә, бу яралар еш кына гомер өчен куркыныч һәм эш һәр вакытта да пластик операция белән генә бетми. Медиклар биргән мәгълүматларга караганда, ашыгыч ярдәм машиналары учакны яндырып җибәрү өчен кулланыла торган сыеклык корбаннарын хастаханәләргә куркытырлык даимилек белән китерәләр. Тән пешүләрнең сезонлы булуы турында "Йолдыз" KZN телеканалына РКХнең тән пешүләр бүлеге мөдире Новиков Радик Гансович сөйләде.
РКХнең иң югары дәрәҗәдә торган җитәкчеләре «Эффектив команда барлыкка килү» программасы буенча өйрәтү курсын үттеләр
Өйрәтү барган вакытта команданың эффектив барлыкка килүе принциплары карап тикшерелде. Хезмәткәрләрнең тәэсир итешүләре механизмнары һәм хезмәткәрләрне берләштерә торган кораллар. Тренинг нигезенә функциональ якын килү һәм заман психология тикшеренүләре салынды.
Катнашучылар үз-үзеңне тоту модельләрен карап тикшерделәр, эш уеннарында катнаштылар һәм үз командаларын үстерүнең реаль ысулларын уйлап чыгардылар. Нәтиҗәләр буенча, җитәкчеләрне өйрәтүнең идарә циклы чикләрендә хезмәттәшлек итүне дәвам итәргә карар кабул ителде. Курсны психология фәннәре кандидаты, РФ президенты карамагындагы Халык хуҗалыгы академиясе укытучысы, «Җиденче Ресурс» консалтинг компаниясенең генераль директоры Линецкий Юрий үткәрде.
22
июль, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан һәм Ингушетия Республикалары арасында сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә имза салынды
Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Ингушетия Республикасы сәламәтлек саклау министры
Марем Арапханова
сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә имза салдылар. Яклар очрашуы барышында
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында
документка имза салынды.
Казанга эш визиты белән Ингушетия Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе килде
Кунаклар Татарстан Республикасы сәламәт саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов озатуында Казан шәһәренең «Студенческая» сырхауханәсенең һәм РКХнең эше белән таныштылар.
Безне диспансерлаштыруны үтәргә чакыралар
Җәй - лаеклы ял вакытын үткәрү өчен генә түгел, диспансерлаштыруны үтү өчен дә иң уңайлы вакыт. Буш кабинетларда сезне медицина эшчеләре көтәләр, алар эшнең асылын әдәпле һәм аңлаешлы итеп аңлатырлар һәм белгечләргә таба юнәлтеп җибәрерләр. Диспансерлаштыру Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан финанслана. Яшәүчеләрнең берсе өчен дә, шулай ук эш бирүче өчен дә, ул бер тиен дә тормый.
Россия министры Михаил Абызов: «Россиянең бүтән регионнарына да Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсенең тәҗрибәсен үзләштерергә кирәк»
Казанга эш буенча килүе чикләрендә, Россиянең Ачык хөкүмәт сораулары буенча министры Михаил Абызов башкаланың сәламәтлек саклау объектларында булып китте. Аерым алганда, ул «Медицина фәннәре үзәге» дигән медицина симуляторлары инжиниринг үзәгенә һәм Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә килеп китте. Кунакны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм КДМУ ректоры Алексей Созинов озата бардылар.
7нче шәһәр хастаханәсендә журналистларга биргән интервьюсында Михаил Абызов болай дип ассызыклады: «Федераль Хөкүмәтнең бурычы булып сәламәтлек саклау буенча дәүләт программасын тормышка ашыру һәм шундый үзәкләрне Россия Федерациясенең һәр регионында булдыру тора... Моннан гражданнарыбызның гомере һәм сәламәтлеге тора».
21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Казанда ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырулар саны артты
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 211гә артты. Көчле миокард инфарктларының саны 8гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары саны 2гә артты. Җәмәгать урыннарына ашыгыч ярдәм бригадасы 99 тапкырга артыграк чыкты. Бер атна эчендә кояш сугу буенча чакырулар - 5 (4кә артты). Бәхетсезлек очракларына чакырулар саны 14кә, ЮТҺгә – 2гә артты. Бала табулар саны 1гә артты. Янгыннарга чакырулар саны 3кә кимеде.
18
июль, 2014 ел
җомга
«Яльчик»та «Миңа гомер бүләк ит» акциясе
17.08.2014 бер атналык «Миңа гомер бүләк ит» акция чикләрендә К(Иб)ФУның «Яльчик» спорт-сәламәтләндерү лагерендә студентлар янына барып килү булды. Чарада «4нче Шәһәр студентлар хастаханәсе» ДАССОның, «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның табиб-белгечләре һәм Казан дәүләт медицина университетының студент-волонтерлары катнаштылар.
Карелия Республикасының сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Валентина Улич Казанның берничә дәвалау оешмасына килеп китте
БүгенКарелия Республикасының
сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Валентина Улич Казанның берничә дәвалау оешмасына килеп китте.
17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчастенең җитәкчелеге, профкомы һәм Ветераннар советы вәкилләре хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Катибә Мостафинаны 90-яшьлек юбилее белән котладылар
Бүген үзенең 90-яшьлек юбилеен хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мостафина Катибә Мөгаллим кызы билгеләп үтә. Бүген шушы мөһим һәм тантаналы дата белән юбилярны «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчастенең җитәкчелеге, профкомы һәм Ветераннар советы вәкилләре котладылар, аңа рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз