ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2023 ел
чәршәмбе

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре Фиджитал Уеннарны медицина белән тәэмин итүдә катнашалар


16
май, 2023 ел
сишәмбе

"Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә Тукай районының Татарстан бистәсендәге табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт үткәрелә. Ремонт эшләрен федераль һәм республика бюджетларыннан 36 млн.сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Хәзерге вакытта объектта эшчеләр түбә яба, фасадны җылыт эшләренә керешергә әзерләнә. Бина эчендә электр монтажлау эшләре алып барыла. Түбә ремонтланганнан соң эшчеләр инженерлык коммуникацияләрен алыштыруга һәм стеналарның эчке бизәлешенә керешәчәк.

Кан басымын киметү өчена табиб тәкъдим иткән даруларны регуляр рәвештә эчегез

Хәзерге вакытта Алабуга үзәк район хастаханәсе поликлиникасы бинасында ремонт эшләре бара. Фасадны яңарту быел апрель аенда башланды.


15
май, 2023 ел
дүшәмбе

Аксубай районында 4 фельдшер – акушерлык пункты биналары капиталь ремонтлана. Беловка, Кисы, Түбән Баланда һәм Яңа Дума авылларындагы ФАПларда яңартулар «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең урта медицина хезмәткәрләре өчен тантаналы чара узган җомгада Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды. Бәйрәм Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган иде.

5 майдан 12 майга кадәр Чистай үзәк район хастаханәсе медицина хезмәткәрләре арасында Спартакиаданың беренче этабы узды.

Чистайда хатын кызлар консультациясендә булачак әниләр өчен бәйрәм үткәрделәр

«Сәламәтлек саклау» милли проектының ТР сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында капиталь ремонт Лениногорск районы Ивановка авылының фельдшер-акушерлык пунктында башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International