ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Авыл ФАПын төзү «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты кысаларында башкарылган иде.

Саба районының Яңа Мичән авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Әлеге проект "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү" төбәк проекты кысаларында тормышка ашырылды.

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә 2022 елгы эшчәнлек йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар буенча медицина советы булды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, шәһәрнең сәламәтлек саклау җитәкчесе Александр Николаев катнашты.

Базалиома һәм меланома нәрсә ул? Бу һәм башка сорауларга Түбән Кама үзәк район хастаханәсе табиб-дерматовенерологы Светлана Васильева җавап бирде.

Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә «А»блогына капиталь ремонт төгәлләнде. Дәвалау берәмлеге 56 пациентка исәпләнгән. Кирәк булган очракта, койкалар резервы 72гә кадәр артырга мөмкин.

«Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестивале кысаларында Баулы районының өлкән сыйныф укучылары үзәк хастаханәдә булдылар.

Үз тормышларын медицинага багышларга теләгән балалар белән Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев, КДМУның документлар белән тәэмин итү һәм контроль идарәсе җитәкчесе Светлана Титова, Түбән Кама муниципаль район хастаханәсенең баш табибы Марс Мостафин һәм ПҮ белән БШХ баш табибы Рамил Хәмидуллин очрашты.


6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Федерация Советы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм профилактик медицина Милли медицина тикшеренү үзәге белән берлектә «Сәламәтлек турында 23 сорау»профилактик диктант уздыра.

Алабуга РҮХнең кабул итү бүлегенә ашыгыч ярдәмгә пациент алып килделәр. Ул арка авыртуыннан зарланып, кискен хәлсезләнүенә зарланды. Олы яшьтәге хатын-кыз ярым сүлпән хәлдә иде. Ул көнне, аның бәхетенә, табиб-терапевт Эргашали Фармонов кизү торды, ул беренче булып кабул итү бүлегендә хатын-кызны очратты.

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин министр вазыйфаларын башкаручы белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International