ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең рентгенохирурглары аз инвазив югары технологияле операцияне уңышлы кулланалар.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне алдыннан Әлмәт шәһәренең Баулы районындагы СПИД үзәге филиалы белгечләре Баулы шәһәр администрациясе, Баулы район эксплуатация-газ хезмәте хезмәткәрләре, 7 нче мәктәп базасында район педагоглары һәм аграр көллият студентлары өчен эш урыннарында лекцияләр һәм консультатив әңгәмәләр оештырдылар.

Һәрбер чара вакытында аноним бушлай ВИЧ-экспресс тест мобиль пункты эшләде. Бу көнне барлыгы 90 тан артык кеше тикшерелде.

Кукмара РҮХ сырхауханәсендә РКТ (рентген компьютер томографы) монтажлау бара. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»программасы кысаларында сатып алынды һәм урнаштырыла.


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Әниләр көнендә Мәскәүдә «Ана йөрәге – Россия йөрәге» конференциясе кысаларында узган бүләкләү тантанасында нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлек өчен РФ Президентының Рәхмәт хатын һәм «Ана йөрәге – Россия йөрәге» юбилей медален ТРда «Россия аналары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисенә, Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең спорт медицинасы буенча баш табиб урынбасары Римма Садыйковага тапшырдылар.

Татарстан Республикасы СПИД үзәге «Иң яхшы СПИД үзәге 2022» СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш үзәкләре арасында Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының «Хәвеф төркемнәре белән эшләү буенча иң яхшы проект»номинациясендә җиңүче булды.

Казан епархиясенең «Милосердие» фонды вәкилләре хәйрия максаты белән БРКХнең паллиатив медицина ярдәме бүлегендә булдылар. Кунаклар авыру балаларны карау предметларын бүләк иттеләр. Фонд элек тә кирәкле әйберләрне дә тапшырылган иде.

Шимбә көнне Урыссу үзәк район хастаханәсенә 10 миллион сумнан артык бәягә диагностик рентген маммография аппараты кайтып җитте.

Программа медицина студентларын укыту өчен " Иннополис Университеты» АКБО белән берлектә эшләнгән.

Түбән Кама укучыларына тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотиклар куллану нәтиҗәләре турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International