ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсендә хезмәткәрләр өчен производство гимнастикасы кертелде. Гимнастика белән шөгыльләнү өчен күнегүләрнең оптималь комплексы ДФК табиблары тарафыннан махсус эшләнгән иде. 

«Казан медицина көллияте» ДАҺББУ җирлегендә Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар арасында «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының региональ этабы узды.

Казанда ВИЧ-йогышын профилактикалау буенча акцияне «Профилактика һәм инициатива» РҖО белән бергә Республика СПИД үзәге уздырдылар. Аның максаты – ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча Татарстан халкының мәгълүматлы булуын арттыру һәм ВИЧ уңай статуслы затларны дискриминацияләүгә юл куймый торган уңай мохит формалаштыру.

Яңа Чишмә районында «Балаларның сәламәтлеге – илнең байлыгы» дигән КДМУ Медицина десанты проектын тормышка ашыру кысаларында балаларның медицина тикшерүләре узды. 

Бөтендөнья сәламәтлек көнендә Түбән Кама халкы беренче тапкыр «Тормышка 10 000 адым » Бөтенроссия акциясенә кушылды, ул кеше нормаль физик активлыгының минимумын саклау өчен көнгә 6 меңнән алып 10 меңгә кадәр адым ясарга тиеш дигән БССОның киңәшенә нигезләнгән.

ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә Әлмәт медицина профилактикасы үзәге Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган профилактик чаралар оештырдылар. Шәһәрдә яшәүчеләр белән очрашулар, иҗтимагый урыннарда акцияләр, сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча әңгәмәләр һәм лекцияләр, төрле авыруларны профилактикалау буенча буклетлар тарату белән актив тормыш позициясен саклау мәсьәләләрен пропагандалау узды.

11 апрель көнне бөтен дөньяда Паркинсон авыруы белән көрәшү көне билгеләп үтелә. Ул Альцгеймер авыруыннан соң аеруча еш очрый торган нейродегенератив авыру, күбесенчә 60 яшьтән соң булган кешеләрдә очрый торган акрынлап көчәя баручы хроник неврологик авыру булып тора.

Бөтендөнья сәламәтлек көненә акция «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре Медсанчасте сырхауханәсендә узды. Килүчеләр өчен артериаль кан басымын, буйны, авырлыкны, тән массасы индексын үлчәүне оештырдылар. Чара гадәттәгечә популярлык казанды һәм авыруларны профилактикалауның мөһимлегенә игътибарны җәлеп итәргә, халыкның гомуми сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәргә өндәде.

Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Йөрәкнең фундаменталь һәм клиник электрофизиологиясе. Аритмологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән А.Ф. Самойловка багышланган III Халыкара конгресста чыгыш ясадылар. 


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Быел Яр Чаллыда куркыныч канэчкечләр, 2017-2018 еллар белән чагыштырганда, иртәрәк уяндылар. Белгечләр моны җылы һава торышы башлану белән бәйлиләр. 8 апрельдә КБМҮнең травматология пунктында талпан тешләве белән беренче мөрәҗәгать итү теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International