Балалар республика клинк хастаханәсенә эш визиты белән Чиләбе өлкәсеннән делегация килеп китте. Аларның визит максаты структур бүлекчәләр белән танышу һәм клиниканың эш стандартлары тәҗрибәсен өйрәнү булды.
Республика клиник хастаханәсе архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитетының «Коммерцияле булмаган оешмасының һәм Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының – гавами хакимият органының иң яхшы архивы» конурсында катнашты һәм архив хезмәтен модернизацияләү өчен Грант алуга күрсәтелде.
2018 елның 26 ноябрендә Казан балалар хирургиясе мәктәбенә нигез салучы хөрмәтле Укытучы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, профессор Михаил Рафаил улы Рокицкий вафат булды.
Казанның Сугыш ветераннары госпиталендә «Медицина реабилитациясенең барлык этапларында логопед ярдәменең көнүзәк мәсьәләләре» дигән VI Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция медицина реабилитациясе системасында логопед хезмәтен үстерүгә һәм камилләштерүгә багышланган иде.
Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көне алдыннан 2018 елның 26 һәм 27 ноябрендә Мәскәүдә ВИЧ/СПИДны профилактикалау һәм дәвалау буенча белгечләр өчен IV Бөтенроссия форумы (алга таба – Форум) уза, ул ВИЧ-йогышы белән көрәшү өлкәсендә белемнәр һәм тәҗрибә белән алмашу өчен мөһим чара булып тора. Татарстан Республикасыннан «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы һәм алар белән көрәшү республика үзәге» ДАССУнең баш табибы Нияз Галиуллин һәм медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Фирая Нәгыймова катнаштылар.
23 ноябрьдә 21нче номерлы урта мәктәптә Әлмәт сәламәтлек саклавының 7 учреждениесеннән 13 команда җанатарлары һәм уенчылары Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында XV «Сәламәтлек» Спартакиадасы кысаларында җыелдылар.
Зәй шәһәрендә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә туберкулезның, ВИЧ-йогышының таралуын профилактикалау, кисәтү буенча Ведомствоара комиссиянең (МВК) һәм Зәй муниципаль районында үлүчеләр санын мониторинглау буенча Ведомствоара комиссиянең ике чираттагы утырышы узды.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8900 тапкыр чыктылар, шулардан җәмәгать урыннарына – 1240 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1031 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 53 тапкыр. Бу ЮТҺдә 59 кеше зыян күрде, 2 кеше һәлак булды, 43 кеше дәвалау үчреждениеләренә китерелде. Янгыннарга медиклар 13 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 71 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6766 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 75, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 156.
Казан дәүләт медицина университетында «Минем һөнәрем - минем киләчәгем!» дигән Бөтенроссия Студентлар медицина отрядлары форумы узды.
Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә «Хәзерге заман медицина күп профильле оешмасында кичектергесез ярдәм: проблемалар, бурычлар, перспективалар» дигән V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.