ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең 27 регионыннан һәм бишь иң якын яткан чит илдән 600 артык сәламәтлек саклау администраторы бүген Казанда II Халыкара «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән тормышка ашырганчы. Мэйо Клиникасы тәҗрибәсе» дигән конференциядә җыелды. Медицина хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфаты буенча дөнья лидеры Россия табиблары белән иң югары дәрәҗәдә медицина ярдәмен оештыруның төп принциплары белән уртаклашты.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы РКХнең торакаль хирурглары 2нче окбябрьдән башлап 3нә кадәр «Фәнни-тикшеренү институты – профессор С.В. Очаповский исемендәге 1нче номерлы Край клиник хастаханәсе» җирлегендә узган «Торакаль хирургиянең Европа мәктәбе» эшендә катнаштылар. Бу форум Европаның һәм Россиянең иң яхшы медицина үзәкләренең белгечләрен берләштерде.


14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Казанда сәламәтлек саклау өлкәсендә югары сыйфатлы дару препаратларын, медицина техникасын, җиһазларын, товарларын һәм хезмәтләрен базарга җибәрү буенча Татарстан Республикасының төп мәйданчыгы булучы 20-нче Халыкара махсуслаштырылган «Сәламәтлек индустриясе. Казан» дигән юбилей күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне ачтылар: Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафин, Татарстан Республикасы  буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәтнең территориаль органы җитәкчесе  Рөстәм Сафиулла улы Сафиуллин, Татарстан Республикасы  буенча кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт  идарәсенең җитәкчесе Марина Александр кызы Патяшина, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры вазыйфасын вакытлыча башкаручы  Рөстәм Шамил улы Хәсәнов,  Татарстан Республикасы  Сәүдә-сәнәгый палатасы идарәсенең рәисе урынбасары Владимир Василий улы Жуйков, «Казан ярминкәсе» ААҖнең генераль директоры  Лев Леонид улы Семёнов.

Эш нәтиҗәләре буенча оешма «Танылган камиллек» – 4 йолдыз дигән EFQM сертификатының  иясе булды.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы буенча ТР «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Марат Фәнис улы Мөхәммәдеев билгеләнде


13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин сүзләре буенча, сәламәтлек саклау системасы алдында торган иң мөһим бурычларның берсе – күрсәтелгән медицина хезмәтләренең ала алырлыкларын һәм сыйфатларын күтәрү, дип исәпкә алырга кирәк.

Сәламәт ашау ункөнлеген уздыру – кечкенә пациентларның һәм аларның ата-аналарының игътибарларын бала тормышында дөрес ашауның беренче дәрәҗәлекле мөһимлеккә һәм зарарлы азыкларны чиктән тыш күп куллануның куркынычлыгына юнәлтергә.

КБМҮнең офтальмология хезмәте – оешманың дәвалау эшчәнлегендә яңа юнәлеш. Монда инде «җитлекми туган балаларның  ретинопатиясе» диагнозы белән балаларга операцияне уңышлы ясыйлар. Хәзер кылыйлыкны бетерү буенча хирургик операцияләр башландылар. Кылыйлыкны дәвалауның төп алымы – консерватив, нәтиҗә булмаса, оператив дәвалауга мөрәҗәгать итәләр. Кылыйлыкны оператив дәвалау, беренче чиратта, күзләрне симметрик урынга кайтаруга юнәлтелгән. Оператив тыкшыну  гомуми анестезия астында уздырыла. Операциядән соң стационар дәвалауда булу вакыты 3–4 көн тәшкил итә. Аннан соң хастаханәдән чыгудан соң дәвалауны амбулатор шартларда дәвам итәргә кирәк. Кылыйлык белән җәфаланган (аларның яшьләренә бәйсез) пациентларның күбесе үзләренең кыяфәтләре буенча психологик дискомфорт кичерәләр, һәм операция бу мәсьәләне чишәргә ярдәм итә. «КБМҮ» ДАССОда кылыйлыкны оператив дәвалауны 30-еллык эш тәҗрибәсе белән табиб-офтальмолог Азат Заһит улы Фәрхетдинов үткәрә. Бу елда 7 операция уңышлы үткәрелде.
Бөтенроссия «Колоректаль яман шешне дәвалауга мультидисциплинар караш» дигән конференцияне уздыру максаты – колоректаль яман шешне диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре белән шөгыльләнгән белгечләрнең  медицина белемнәренең өзлексезлегенә булышлык күрсәтергә һәм дәрәҗәсен күтәрергә, онкопроктология өлкәсендә эксперт фикере белән алмашу өчен бердән-бер мәйданчык булырга. Чара чикләрендә белгечләр колоректаль яман шеш булган  пациентларны комплекслы дәвалау алымнары, карашлары белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышачак.                                                                           
Ел башыннан  Татарстанда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санының күрсәткече 0,5 процентка кимеде. Шуның турында бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин ТР Министрлар Кабинетында игълан ителгән Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы чикләрендә республика чаралар программасының башлангыч йомгакларына багышланган брифингта сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International