Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.Бу елда күргәзмә эшендә Россиянең һәм чит илләрнең 15 регионыннан 80нән артык компания катнашачак. Катнашучылар дөньяның 19 иленең продукциясен тәкъдим итәчәкләр: Бөек Британиянең, Германиянең, Даниянең, Польшаның, Ирландиянең, Италиянең, Израильнең, Кытайның, Кореянең, Нидерландиянең, Россиянең, Словакиянең, Төркиянең, АКШ, Швециянең, Швейцариянең, Франциянең, Чехиянең, Япониянең.
15 октябрьдә Казанда II Халыкара «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән тормышка ашырганчы. Мэйо Клиникасы тәҗрибәсе» дигән конференция булачак. Россиянең һәм БДБ илләренең меңгә якын администраторлары дөнья экспертлары белән медицина хезмәтләренең сыйфатын күтәрүнең перспектив мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 392гә кимеде (авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табуларга чакырулар исәбенә). Чакырулар саны янгыннар буенча – 2гә, бала табулар буенча – 9га, көчле миокард инфарктлары буенча – 8гә кимеде. Баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча чакырулар саны 3кә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 197гә кимеде.
Джунтендо Университетында (Токио шәһ.) симуляцион үзәккә бүген РФ Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Аркадий Дворкович һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп киттеләр. Джунтендо Университеты – 1838 елда оештырылган хосусый япон югары уку йорты. Университет максаты – медицинаның фәнни һәм гуманитар аспектларында яхшы төшенүче табибларны хәзерләү. Джунтендо Университеты 14 илнең 42 университеты белән партнер килешүләргә ия. Джунтендо Университетының медицина буенча директоры Араи Хаджимэ кунаклар өчен медицина симуляторлары һәм башка интерактив компьютерлаштырылган җиһазлар белән куллану буенча презентация уздырды.
Мәгълүматлар өчен: Казан федераль университетына визит чикләрендә япон делегациясенә «ЭЙДОС-Медицина» ЧҖҖ производствосының Татарстан техникасы нигезендә Джунтендо Университетында (Япония) симуляцион үзәкне оештыру турында карар тавышландырылды. 2015 елның октябрендә тиешле үзәкнең ачылуы булачак. Үзәкне оештыру Джунтендо Университетының директорлар советында расланды, 2015 елның сентябренең азагына кадәр урынга урнаштыру һәм хәрәкәткә китерү-көйләү гамәлгә ашырылды.
ТР Президентының матбугат хезмәтеКонференция эшендә 100дән артык табиб: ТР һәм РФ төрле районнарыннан офтальмологлар, офтальмохирурглар, оптометристлар – катнашты.
«Тошиба корпорейшн» компаниясенең президенты һәм генераль директоры Масаси Муромати белән бүген Киото шәһ. (Япония) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минңнеханов очрашты. Шулай ук очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары –информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Президентының ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов,, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Казан федераль университетының ректоры Илшат Гафуров, «ICL-КПО ВС» генераль директоры Виктор Дьячков һәм башкалар катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минңнеханов ел саен була торган «Фән һәм технологияләр җәмгыяттә» (Science and Technology in Society) дигән халыкара форумның (Киото шәһ., Япония) ачылу церемониясендә катнашты. Исегезгә тешерәбез, ТР Президенты эш визиты белән (2015 елның 4–5 октябрендә) Япониядә. Делегация составында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да бар.