ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елда Су төрләре буенча ФИНА 16нчы дөнья чемпионаты чикләрендә сәламәтлекне саклый торган тәртипне һәм ВИЧны пропагандалау буенча «Dive safely! Су җиңел булсын!» дигән махсус проектын җибәрүгә багышланган рәсми чара 14 апрельдә булачак.

Бү сүзләр юбилее, 85нче туган көне һәм Бөек Җиңү елы белән тәбрикләү вакытында Зинаида Михаил кызы Гаязовага адресланды. Әлмәт медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Әнвәр Абдулов ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Равил Хәйруллин һәм медицина хезмәткәрләре коллективы исеменнән ватан медицинасына 40ка якын намуслы елларны багышлаган бу сөйкемле хатынны котлады.

Педиатрлар, неонатологлар, неврологлар табибларының һөнәри дәрәҗәләрен камилләштерү максатында бүген Яр Чаллыда Кама балалар медицина үзәге җирлегендә «Матдәләр алмашының нәселдән килгән авыруларын иртә диагностикалау» дигән районара семинар узды.

11
апрель, 2015 ел
шимбә
Яңа Чишмә муниципаль районы медицина хезмәткәрләренең коллективы үрнәк күрсәтеп, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау белән актив шөгыльләнә, физик культура һәм спорт белән өзлексез шөгыльләнә.

10
апрель, 2015 ел
җомга

Республика медицина профилактикасы үзәгендә Медицина гомуми белем оешмаларының студентлары арасында иң яхшы лекция материалына конкурсының икенче йомгаклау туры башланды. Конкурс «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау» темасына багышланган. Йомгаклау турына 19 конкурс эше тәкъдим ителгән. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләребуенча тәкъдим ителгән эшләрдән : «Сәламәт йөрәк синең кулларыңда», «Тоз, стресс һәм шәхес төре – артериаль гипертензия үсешенең риск факторлары», «II тип шикәрле диабет вакытында йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау», «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауда физик активлык », «Йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасы буларак физик культура белән шөгыльләнү», «Химик матдәләр белән атмосфера һавасының пычрануы белән кузгатылган йорәк һәм кан тамырлары авырулары һәм аларны профилактикалау», «Озын гомерлелеккә юл» темаларына багышланган презентацияләр зур кызыксынуны тудырдылар.

Жюри әгъзалары конкурс йомгакларын ясыйлар.

Медицина оешмалары финанс-икътисадыйэшчәнлеккә җаваплы идарә итүчеләрне хәзерләү буенча бөтенроссия программасы февральдә башланды. Иң якын елларда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы стратегик бурычларның берсе итеп идарә итүче кадрларның (медицина оешмалары баш табибларының, сыйфат менеджменты, дару тәэминәте, финанс-икътисадый идарә итү өлкәләрендә белгечләрнең)  сыйфатын күтәрүне күрә.

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан «Татнефть» ААҖнең һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастенең 16 ветеранына һәм тыл хезмәткәренә тантаналы шартта һәм өйләрендә «1941–1945 ел. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел» юбилей медальләре һәм бүләк җыелмалары тапшырылды.

20 апрельдә бөтен Россиядә билгеләнгән Милли Донор көне алдында Мамадышта донор акциясе узды.

Акция максаты – түләүсез донорлык темасына халык игътибарын тартырга, һәм шуның белән донор хәрәкәтенең үсешенә булышырга.

Чара Мамадыш РҮХ ДАССОсы территориясендә ТР ССМ Казан республика кан үзәгенең хезмәткәрләре белән уздырылды. Бу көнне 124 донор мөрәҗәгать итте, 90 кеше донор булды, 34 кешегә мед.отвод бирелде. Мамадыш РҮХнең 13 медхезмәткәре кан бирде. Кан банкы 42 литрдан артык донор каны, 44,5 консервланган кан белән тутырылды.

Бөтен донор акциясендә катнашучыларга һәм аны оештыручыларга актив катнашу, күрсәтелгән мәрхәмәт һәм гуманизм өчен бик зур рәхмәт белдерәбез!

ТР сәламәтлек саклау министрның вазыйфасын башкаручы С.А.Осиповның кушуы буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Казанда 9-айлык баланың үлем факты буенча хезмәт тикшерүе башлады. Тикшерү нәтиҗәләренең объективлыгын тәэмин итү һәм үлемнең соңгы сәбәбен ачыклау максатында, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы республика белән бергә Россиянең башка регионнарының белгечләрен тарту турында карар кабул итте. Тикшерү нәтиҗәләре Республика Министрлыгының координация советында каралачак.

2015 елның 14 апрелендә «Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе» ЮҺББ ФДБББОда мөһим социаль бәйрәмнәрнең берсен – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына туры китерелгән Милли Донор көнен бәйрәм итү булачак. Чараның оештыручылары – «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССОсы, «Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе» ЮҺББ ФДБББОсы; Татарстан Республикасының «Без…» яшьләр хәрәкәте белән гамәлгә ашырылучы «Мин – ТР доноры» проекты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International