ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2014 ел
шимбә

Республика клиника хастаханәсендә Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең, санитария авиациясенең һәм Татарстан Республикасы һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең Киңәйтелгән Йомгаклау киңәшмәсе булды. Киңәшмәне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разинович Фатихов һәм РКХның баш табибы Рөстәм Фаизович Гайфуллин ачтылар. Киңәшмәдә 2013 ел өчен бу хезмәтләрнең эшчәнлекләренә йомгаклаулар ясалды һәм 2014 елга эшчәнлек үсеше перспективалары каралды.


14
март, 2014 ел
җомга

«Сәламәтлек» программасы яңа телесезонын башлый! Шимбә көнне 15 мартта 10 сәг.35 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалы эфирында яңа сезонның беренче чыгарылышын карагыз.

Йөрәкнең ишемия авыруы. Миокард инфаркты ничек һәм ни өчен барлыкка килә? Профилактикалау. Авыруның беренче билгеләре. Нәрсә эшләргә? Инфарктлы пациентка ашыгыч ярдәм күрсәтү. Таҗсыман артерияләрне стентлау.

              Бу һәм башка сораулар 7нче номерлы ШКХнән чыккан программаның махсус сюжетында. Программаның балалар рубикасы йөрәк эше турында аңлаешлы итеп сөйләячәк.

Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Сәламәтлек» программасында шимбә көнне 15 мартта 10 сәг.35 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерациясенең атказанган эшлеклесе, Россия медицина фәннәре академиясенең академигы, Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасының мөдире,  Бөтенроссия неврологлар җәмгыятенең рәисе, профессор, медицина фәннәре докторы Евгений Гусев белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. ТР Хөкүмәт йортында булган очрашуда шулай ук ТР Президентының ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнашты. Очрашу барышында Евгений Гусев Татарстанда тулаем алганда медицинага һәм аерым алганда неврологиягә бирелгән игътибар өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Шулай итеп, Е. Гусев узган елда Казанда РКДҮ җирлегендә ачылган баш республика кан тамырларының үзәген югары бәяләде. Бөтенроссия неврологлар җәмгыятенең рәисе һәм Татарстан Президенты республиканың территориясендә медицина өлкәсендә яңа проектларны гамәлгә ашыруның мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

12
март, 2014 ел
чәршәмбе
ТР Хирургы көненең чикләрендә Англия хирургларының Король колледжы белән телекүпер уздырырга планлаштырыла, шул вакытта Бөек Британиянең медицина ассоциациясенең юан эчәкнең ялкынсыну авырулары буенча баш белгече Кристофер Чан хирургия практикасында яңа әгъзаларны саклый торган технология турында сөйләячәк.

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.

2014 елның 3–7 мартында Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1438 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 373 кеше, кабаттан баручылар – 1065 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1438 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 882 литр.


7
март, 2014 ел
җомга

2013 елда Казан шәһәренең сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2014 елга булган мәсьәләләр турында бүген Казанның МКҮдә сөйләделәр. Медицина советында ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашты. Идарәнең эшчәнлеге турында төп доклад белән Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Рамил Әхмәтов чыгыш ясады.

2013 ел Казанның сәламәт саклавы өчен башкаланың сәламәтлек саклавында масштаблы социаль-юнәлешен алган проектларның дәвамы белән билгеләнде дип ул тамгалап куйды. «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавын камилләштерү» программасы, «Сәламәтлек» Милли проекты, Үтә алырлык тирәлек, «Беренчел челтәрне камилләштерү» Республика программасы, Гомуми диспансерлаштыру программасы өлкәнең инфраструктурасын җитди яңартырга, амбулатор һәм стационар дәвалау-профилактик оешмаларын яңадан җиһазландырырга, профилактик эшне киң җәяргә, казанда торучыларның сәламәтлекләрен яхшыртырга  рөхсәт иттеләр.

Ләкин төп уңыш, әлбәттә, ул Казанның халкының төп демографик күрсәткечләренең уңай динамикасын саклау. 2013 елда 21 533 бала туды, ул 2012 елга караганда 4,6%ка күбрәк, бу күрсәткеч соңгы 26 ел эчендә рекордлы булды.

Республиканың медицина оешмалары район бүлекләре белән киңәшмәләрне видеоконференция тәртибендә уздыруга күчәләр. Бүген «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОда һәр атналык җомга киңәшмәсенең чикләрендә район суд-медицина бүлекләре белән беренче видеоэлемтә  булды. Эшләнгән эш турында доклад белән Яр Чаллы филиалының башлыгы И.И. Вахрушев һәм Алабуга РСМБнең суд-медицина эксперты А.В. Горбунов чыгыш ясадылар. ТР Республика суд-медицина экспертизасы бюросының җитәкчесе Марат Тимерҗанов фикере буенча, видеоэлемтә белән куллану район суд-медицина бүлекләренең эшчәнлеген тикшерүне яхшыртырга һәм онлайн тәртибендә оператив мәгълүматны алырга рөхсәт итәчәк. Иң якын киләчәктә видеоэлемтәгә бөтен район һәм районара суд-медицина бүлекләрен тоташтыру планлаштырыла.

Казанда  Казан федераль университетының «КФУ – игелекле кешеләр планетасы» дигән Иреклеләр үзәге белән бергә  Республика кан үзәге оештырган кан бирү буенча донор акциясе узды. Чара «Язны игелекле эшләрдән башла» дигән девиз астында узды. Язның беренче көннәре иреклеләрнең иң әһәмиятле чараларының берсе булган старт белән билгеләнеп үттеләр, чөнки күп кешеләр өчен «Язны игелекле эшләрдән башла» – студентның игелек китерүче һәм мохтаҗ булганнарга ярдәм кулын суза торган кеше буларак формалашуына җаваплы адым.

 Акциядә Казан институтларының студентлары катнашты. Акциядә катнашуга студентлар институтларның социаль оешмалары аркылы тартылдылар. Теркәү алып барылды, кан бирергә бөтен кандидатлар таләпчән медицина комиссиясен һәм кан донорларына куелган таләпләр буенча инструктаж уздылар. Шулай ук ашыгыч кирәклектә кан бирергә әзер булган 300 студенттан торган база җыелды.

Акцияне уздыру вакытында «КФУ – игелекле кешеләр планетасы» дигән үзәктән булган иреклеләр коридорларда автор фоторәсемнәрен һәм рәссам Мария Смирнова эшләрен урнаштырдылар. Ватман битендә акциядә катнашучылар булачак донорларга үз теләкләрен калдырдылар. Кан биргән студентлар кечкенә шоколод һәм «Мин КФУ доноры» дигән истәлекле тасма алдылар.

Бөгелмә бала табу йорты яңа акушерлык корпусында эшли башлады. Беренче бала туды инде. Бүгенге көннән гинекология бүлеге дә штаттагы тәртиптә эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International