ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 26 мартында Лениногорск шәһәрендә «терапевтлар һәм гомуми практика табиблары өчен ревматоид артрит буенча практик мәктәп» дигән мастер-класс булды. Мәктәптә Лениногорск районының табиблары һәм фельдшерлары, Азнакай һәм Әлмәт районнарының табиблары катнаштылар.

30 мартта Казан ДМУда квалификацияне күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча медицина оешмалары җитәкчеләренең финанс-икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасарларын укыту башланды.

30.03.2015 ел. 16.00 сәгатькә халәт буенча Казанның стационарларында «Адмирал» СҮдә булган янгында зыян күргән 3 кеше ята. Аларның 1се – уртача авыр хәлдә, 2се – канәгатьләнерлек хәлдә. 7нче номерлы ШКХдә – 1 кеше; РКХдә – 1 кеше; ЭЭМ госпиталендә – 1 кеше.

Барысы «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОна 14 гәүдә һәм 3 фрагментланган үлек тапшырылды, тикшерелде һәм танылды.


27
март, 2015 ел
җомга
Бүген «Кремль астындагы» Казан онкология диспансерына 50 яшь тула. Бу очрактан 27 мартта 16.00 сәг. «Казан» МКҮдә бу вакыйгага багышланган тантаналы чаралар узачак.

2015 елның 26 мартында Чистай шәһ. РҮХдә «Казанның терапевтлар мәктәбе» чикләрендә «Гастроэнтерологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән конференция узды.

27.03.2015 ел. 8.00 сәгатькә халәт буенча Казанның стационарларында «Адмирал» СҮдә булган янгында зыян күргән 8 кеше ята. Аларның 2се – уртача авыр хәлдә, 6сы – канәгатьләнерлек хәлдә. 7нче номерлы ШКХдә – 3 кеше; РКХдә – 2 кеше; ЭЭМ госпиталендә – 3 кеше. Барысы «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОна 14 гәүдә һәм 3 фрагментланган үлек тапшырылды, тикшерелде һәм танылды.

25 –26 мартта ТР төньяк-көнчыгыш регионының «Гамәли медицина өчен неврологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән икенче фәнни-гамәли симпозиумы Түбән Камада узды. Аның эшендә Түбән Каманың, Яр Чаллының, Алабуганың, Чистайның, Казанның неврологлары, гомуми практика табиблары, ДФК, мануаль терапия табиблары, рефлекс терапевтлары һәм башкалар катнашты.

26 мартта РКХдә ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин катнашуында Галимнәр советының утырышы булды. Чарада катнаштылар: РКХнең баш табибы Р.Ф.Гайфуллин, Галимнәр советының әгъзалары, ФТЭ фәнни төркемнәренең җитәкчеләре һәм РКХнең фәнни-тикшеренү бүлегенең хезмәткәрләре.

2015 елның 26 мартында «2нче РКХ» ДАССОның 2нче терапия бүлегендә пациентларны, матди кыйммәтле әйберләрне эвакуацияләү һәм янгын учагын бетерү буенча укыту-күнектерү дәресе уздырылды.

25 мартта Республика клиник онкология диспансерының 2014 елда эшчәнлегенә йомгак ясалды. Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында йомгаклау медицина советы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International