ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2014 ел
шимбә

Әлмәт районында, Әлмәт – Бөгелмә автоюлының 15нче километрында ЮТҺ булды.

 2 җиңел автомобильнең бәрелешүе нәтиҗәсендә 8 кеше, шул санда 2 бала, зыян күрде. 4 зыян күргән кеше, шул санда 1 бала, «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ.Медсанчастенә урнаштырылды, 4 кеше, шул санда 1 бала, канәгатьләнерлек хәлдә амбулатор күзәтүгә җибәрелде.
 
ЮТҺ урынына Әлмәт ашыгыч ярдәменең 2 табиб бригадасы чыкты.

8
август, 2014 ел
җомга
Бүген Казанның Югары медицина технологияләре Белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында, медицина, практик сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре проблемаларына багышланган Вальтер Шеель исемендәге III Форум ачылды. Чара чикләрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Р.Кох һәм И.Мечников исемендәге Форум (Берлин шәһ.), Сәламәтлек регионы – Фрайбург һәм Вальтер Шеель Форумы (Бад Кроцинген шәһ.) арасында сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә ниятләү турындагы протоколга кул куелды.

7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген  Казанга III Вальтер Шеель исемендәге Форумда катнашучылар килделәр. «Казан» халыкара аэропортында башкала кунакларын Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адел Вафин каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә Казан шәһәрендә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының башлап йөрүе белән һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте булышлыгында медицинаның, гамәли сәламәтлек саклауның һәм медицина фәненең проблемаларына багышланган III Вальтер Шеель исемендәге Форум үтәчәк.

Форумда реабилитацион медицина, онкология (ачыклау һәм дәвалау), радиология һәм телемедицина кебек темалар турында сөйләшү ниятләнә. Чарада Россиянең һәм Германиянең әйдәүче медицина белгечләре катнашачаклар.
6.08.2014 ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының стандартларны һәм медицина эшчәнлеге сыйфатын тикшерү идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан ведомство сыйфатын һәм медицина эшчәнлегенең куркынычсызлыгын тикшерү чикләрендә «Арча ҮРХ» ДАССОсын план буенча барып тикшерү үткәрелде. Клиник-эксперт эшен һәм эчке тикшерүне башкару буенча норматив-хокукый документларның таләпләренең үтәлүе, медицина ярдәмен күрсәтү тәртибен һәм стандартларын үтәү, медицина эшчеләренең һөнәри эшчәнлекне башкарганда аларга карата кулланылучы чикләүләрне үтәүләре тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелә, баш табибка ачыкланган бозуларны бетерү турында предписание биреләчәк.
Ел ахырына кадәр барлыгы 8 сәламәтлек саклау оешмасында план буенча тикшерү үткәреләчәк.
Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан аналык үлеме саны факты буенча Координацион Советның чираттан тыш булган утырышына әзерләнү алып барыла.
Яшел Үзән районының яшәүчесе Казан шәһәренең бала табу йортларының берсенә салынды, анда оператив юл белән ашыгыч рәвештә бала табу үткәрелде. Операциядән соңгы чор кан тамыры эчендә кан ою синдромы барлыкка килү аркасында авырайды. Шуңа бәйле бала табучы хатын Республика перинаталь үзәгенә күчерелде. Бала табучы хатынның гомерен саклап калу өчен булган бөтен диагностика һәм дәвалау ресурслары кулланылды. Әмма хатын-кызның гомерен саклап калып булмады.
Баланың гомере һәм сәламәтлек халәте өчен борчылмаска була.
Тикшерү өчен республиканың акушерлык һәм гинекология буенча әйдәүче белгечләре тартылдылар. Авырлы хатынны хатын-кызлар консультациясендә һәм турыдан-туры бала табу йортында караган бөтен медицина эшчеләре эшенә Координацион Советта принципиаль бәя биреләчәк.
А.Ю.Вафин «AIDSNET» мәгълүмат системасы белән, оешманың тиешле контингентны ВИЧка тикшерү, диспансерлаштыру, ВИЧ-йогышын дәвалау һәм профилактикалау буенча эшләренең оештырылуы белән танышты, профилактика эшендә халык арасында кулланылучы СПИД Үзәге тарафыннан чыгарылган видеофильмнар һәм мәгълүматый материал күрсәтелде.

2014 елның 6нчы августыннан башлап 10 августына кадәр Казанда хай-дайвинг буенча FINA I Дөнья кубогы уза. Ярышларда 16 илдән 34 спортчы катнаша. Ирләр 27 метрлы, хатын кызлар 20 метрлы биеклектән сикерүләр сериясен башкаралар. Биеклектән суга сикерүләр 2013 елда Барселонада спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының программасына беренче тапкыр кертелделәр.

Суга сикерүләр вакытында спортчылар җәрәхәтләнгән очракларда медицина модуле белән җиһазландырылган күпмаксатлы «Лидер-12ПМ» катерын куллану белән ведомстволар арасында үзара ярдәм итешүне үткәрү буенча өйрәтмәләр 2014 елның 1нче һәм 5нче августларында уздырылды.

Өйрәтмәләрдә ТР буенча Россия ГТХМ бүлекчәләренең, ТР ССМ «Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның Республика һәлакәт медицинасы үзәгенең, «Спорт проектларының башкарма дирекциясе» АКБОның, «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның хезмәткәрләре катнашты.
Бүген яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегендәге авыручыларны һәр яктан тикшерү буенча КазанныңРКХ һәм БРКХ белән өч яклы консилиум уздырылды.

2014 елның 2 августыннан башлап 11 августына кадәр ТРмедицина оешмаларында 2 августтагы Физкультурачы көненә туры китерелгән «Гиподинамияне профилактикалау» дигән ун көнлек уздырыла.

«4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССО җирлегендә ТР ССМ сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафинның кушуы буенча Казан шәһ. оешмаларында ТР ЭСС БДМСны, пациентка тавыш белән һәм визуаль белгертә торган электрон чиратны кертү буенча оештыру-методик киңәшмә булды. Киңәшмәдә дәвалау-профилактика оешмаларының җитәкчеләре, баш табибларның урынбасарлары, система администраторлары, эшләп чыгаручы компания вәкилләре булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International