ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2014 ел
чәршәмбе

Медицина эшчәннәренең көчләре белән йогышның чыганагын локальләштерүгә һәм бетерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы уздырыла.

Бәйләнештә булган шәхесләр төркеме (19 кеше) билгеләнде, көн саен 2 тапкыр үткәрелә торган медицина күзәтүе оештырылды, авыручыларны ачыклау максатында һәр ишегалды буенча йөреп чыгулар уздырылды. Халыкка түләмәне профилактикалау чаралары турында һәм медицина ярдәмен сорап вакытында мөрәҗәгать итү турында хәбәр ителде.
«4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССО җирлегендә ТР ССМ сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафинның кушуы буенча Казан шәһ. оешмаларында ТР ЭСС БДМСны, пациентка тавыш белән һәм визуаль белгертә торган электрон чиратны кертү буенча оештыру-методик киңәшмә булды. Киңәшмәдә дәвалау-профилактика оешмаларының җитәкчеләре, баш табибларның урынбасарлары, система администраторлары, эшләп чыгаручы компания вәкилләре булдылар. 
Билгеле булганча, СПИД, аны йоктыру юллары һәм кисәтү чаралары турында дөрес һәм ала алырлык булган мәгълүмат – авыруны профилактикалауның бердәнбер ысулы. Инде берничә ел дәвамында ВИЧ-йогышын йоктыруның төп юлы булып сакланылмаган җенси бәйләнешләр вакытында йоктыру тора. Милләтенә, яшенә һәм җәмгыятьтә тоткан урынына карамастан, һәр кешегә куркыныч яный.

5
август, 2014 ел
сишәмбе
Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министырлыгының башлап йөрүе буенча һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте булышлыгында медицинаның, гамәли сәламәтлек саклауның һәм медицина фәненең проблемаларына багышланган Вальтер Шеель исемендәге III россия-немец форумын 2014 елның 8 августында Казан шәһ. үткәрү планлаштырыла.
Үткәрү урыны итеп Татарстанның башкаласын сайлау очраклы түгел. 2013 елның декабрендә Бад Кронцинген шәһ. (Германия) Вальтер Шеель исемендәге форум булды (алга таба – Форум), анда көнүзәк сораулары һәм медицина реабилитациясе проблемалары турында сөйләшенде. Форум эшендә Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры урынбасары С.А.Краева, Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин һәм башка әйдәүче россия белгечләре булган россия делегациясе катнашты. Чараны оештыручылар Татарстан Республикасы белгечләренең чыгыш ясауларын аеруча билгеләделәр һәм, шул уңайдан, Казанда чираттагы Вальтер Шеель исемендәге форумны үткәрергә булышуда ярдәм сорадылар. Бу  инициативаны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов хуплады.
Форумда реабилитацион медицина, онкология (ачыклау һәм дәвалау), радиология и телемедицина кебек темаларга сөйләшү ниятләнә. Чарада Россия һәм Германиянең әйдәүче медицина белгечләре катнашачаклар.
Балалар-диабетикларны сәламәтлекләренең үзенчәлекләре өчен гади лагерьләргә алмыйлар, һәм җәйге каникулларны алар еш кына өйдә үткәрергә мәҗбүр булалар. Быел   «Илеть – 2014» проекты чикләрендә су туризмы элементлары белән булган палаталы лагерь оештырылды, анда реабилитацияне шикәр диабетыннан интегүче 40 бала үтте. Лагерьны оештыручылар балаларга вакытны рәхәт тә, файда белән дә үткәрергә уникаль мөмкинлек бирәләр.
Чистай ҮРХсендә – шатлыклы вакыйга.  Бу  -  «Кадерле ветераныбыз» дигән республика акциясе чикләрендә төзекләндерелгән җирле үзәк район хастаханәсендә чираттагы уңайлылыгы бик югары булган палата.   Бу  палатадан тыш «Чистай ҮРХ» ДАССОның стационар бүлекләрендә БВС ветеранныры өчен тагын 12 палатаны төзекләндерү буенча ремонт  эшләре алып барыла.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 04.08.2014 елда «проф А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОна 1965 елда туган, Өлге авылыннан, эшләми торган,«Түләмә? Тире формасы» диагнозы белән пациент керде, дип хәбәр итә. Авылда медицина эшчәннәре тарафыннан түләмәнең ниятләнгән чыганагын локальләштерүгә һәм бетерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы уздырыла: бәйләнештә булган шәхесләр төркеме билгеләнде, аларга көн саен медицина күзәтүләре оештырылды, һәр ишегалдын йөреп чыгулар уздырыла. Авыл халкына түләмәне профилактикалау чаралары турында хәбәр ителде.

Бүген Казан шәһәрендә өйдә яшь кызның үлүе турында хәбәр килде. Сәламәтлек саклау министры йөкләмәсе буенча үлем факты буенча хезмәт тикшерүе башланды.

Тикшерүнең алдангы нәтиҗәләре буенча кыз 4 көн элек авырып киткән, ләкин медицина ярдәмен сорап 4нче августта гына мөрәҗәгать иткән. Үлемнең соңгы сәбәбен суд-медицина экспертлары билгели.

Кызны дүшәмбе көнне караган сырхауханә терапевт-табибы тикшерү уздыру вакытына эштән алынды. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы республика халкының игътибарын көчле авыру очрагында медицина ярдәмен сорап тоткарсыз мөрәҗәгать итүнең кирәклегенә юнәлдерә.

Үзеңне-үзең дәвалау, медицина ярдәмен сорап соң мөрәҗәгать итү, еш кына авыруның көчәюенә генә түгел, ләкин үлем нәтиҗәсенә дә китерә.

4
август, 2014 ел
дүшәмбе
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 374кә артты (авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табулар исәбенә). Баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча мөрәҗәгать итүләр саны 6га артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 67гә артты. Түбәндәгеләр буенча чакырулар саны кимеде: янгыннар буенча – 12гә, ЮТҺ буенча – 3кә, көчле миокард инфарктлары буенча – 16га. 
Бүгенге көннән башлап пәнҗешәмбегә кадәр КДМҮдә Югары медицина технологияләре Белем бирү үзәгенең инновацион эшчәнлек буенча генераль директоры урынбасары Гөлнара Фаррахова җитәкчелегендә сәламәтлек саклау оешмаларында сыйфат менеджменты темасына семинар булачак.
Бу семинарлар хезмәткәрләргә медицина хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңларга ярдәм итәләр. Сыйфатлы итеп күрсәтелгән теләсә кайсы медицина хезмәтен негатив мөнәсәбәт, пациентка дорфа эндәшү бетерергә мөмкин. Сыйфат менеджменты системасында мөһим булмаган бер генә әйбер дә юк, пациентның бөтен структура аның өчен эшли икәнен сизеп торуына ирешергә кирәк.
Гөлнара Фаррахова ДПО хезмәткәрләренә лекцияләр укып кына калмый, көн саен КДМҮ бүлекләрен, бу бүлектә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлатып, йөреп чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International