ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-диетологы Венера Аверкиева Бөтенроссия диетологлар һәм нутрициологлар конгрессында билгеләнелде. РМФАнең «Туклану фәнни-тикшеренү институты» ФДБО аңа халыкара катнашуында «Сәламәт туклану: төпле тикшеренүләрдән инновацион технологияләргә» дигән XV Бөтенроссия диетологлар һәм нутрициологлар Конгрессының эшендә актив катнашканы өчен рәхмәт әйтте. Конгресс 2-4 июньдә РФ Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә үтте. Конгресс Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгында, Россия Федерациясенең Федераль Җыелышының Федерация Советы, Россия Федерациясенең Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы, Кулланучылар хокукын саклау сферасында күзәтү һәм кеше иминлеге буенча Федераль хезмәт, Россия фәннәр академиясе эгидасы астында үтте, бу дәүләт булышуына һәм сәламәт туклану сораулары буенча үткәрелүче сәясәтне тормышка ашыруга таныкнамә булып тора. 
Бөтенроссия форумы барышында «Сердәш 129» медицина психология хезмәте суицидларны булдырмауга нигезләнгән эшчәнлегенең юнәлешләрен күрсәтте. Аерым алганда, халык белән эшләүче белгечләрне депрессия авыруын һәм суицидаль тенденцияләрне танып белергә өйрәтү, стрессны җиңү һәм низагларны бетерү стратегияләрен һәм белгечләр өчен белем бирү программаларын үз эченә алучы тормыш күнекмәләрен формалаштыру буенча балигъ булмаганнар өчен белем бирү программаларын үткәрү, гадәттән тыш хәлләр шартларында психотерапевтик эшне башкару.
20 июньдә «Татар-информ» МАда Леонид Толчинский белән була торган «Пятница, с 13-го» программасында 2014 елның Медицина премияләренең лауреатлары белән интервью булды. ТР ССМның баш нейрохирургы, «Ак чәчәкләр 2014» Республика премиясенең Ел табибы Валерий Данилов һәм «Кеше тормышын коткарып калган уникаль операцияне ясаган өчен» номинациясендә табибларның «Сәләт» Бөтенроссия конкурсының лауреатлары булган РКХ табиблары төркеменең әйдәүче хирургы, РКХнең абдоминаль хирургия бүлегенең хирург-табибы Руслан Андрей улы Зефиров программаның кунаклары булдылар.
Программа медицина эшчеләренең һөнәри эшчәнлекләренә багышланды.

Алексеевск районында «Кадерле ветераныбыз» проектын гамәлгә ашыру башланды. Бу елда үзәк район хастаханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен палата ачылды. Анда өлкән кешеләрнең уңайлыклары өчен душ та, үз бәдрәфләре дә, уңайлы медицина җиһазлары да – бөтенесе дә эшләнгән. Элегә палата берәү генә, ләкин планнарда – аларны һәр бүлектә ачарга. Моның турында җентекләп «Татарстан» ДТРК телеканалында корреспондент Полина Лисина сюжетында.

«7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның 1нче номерлы Бала табу йорты агымдагы йогышсызландыруга 2014 елның октябрендә ябыла.

23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
21-22 июньдә Казанның Милли мәдәният үзәгендә табибларның һәм Бехтерев авыруы булган пациентларның уртак форумы үтте. Шулкадәр мөһим чараны оештыручылар «Бехтерев авыруы вакытында бер-береңә ярдәм итү җәмгыяте» Регионара иҗтимагый хәйрияле инвалидлар оешмасы, Казан дәүләт медицина университеты һәм Республика клиника хастаханәсенең һәм 7нче Шәһәр клиника хастаханәсенең ревматология хезмәте булды. Форумда 10нан артык регионнан пациентлар катнаштылар. Алар Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының иң яхшы ревматологларыннан авырулар турында кирәкле мәгълүматларны алдылар, дөрес яшәү рәвеше, сырхау белән көрәшүнең заманча ысуллары һәм аның нәтиҗәләре, дәвалау физкультурасы, авыруны мөстәкыйль тикшереп тору мөмкинлекләре турында, гаилә планлаштыру һәм илнең бүтән регионнарында пациентларны дәвалау ысуллары һәм башкалар турында киңәшләр ишеттеләр.

Түбән Кама шәһәренең беренчел кан тамырлары үзәгенең хезмәткәрләре Мәскәүдә узган «Нейрореабилитация-2014» Халыкара конгрессында катнаштылар.

Конгресс чикләрендә «Иң яхшы  реабилитацион процесс» номинациясендә Россия Федерациясенең региональ кан тамырлары үзәкләренең һәм беренчел кан тамырлары бүлекләренең конкурсы уздырылды.

Конгресста 24 кан тамырлары үзәге катнашты. Түбән Кама шәһәренең кан тамырлары үзәге Санкт–Петербург, Иркутск, Сахалин, Краснодар, Казан, Ярославль кебек шәһәрләр белән ярышты. Конкурсның нәтиҗәләре буенча бүлек Хөрмәт грамотасы белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03»  номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр  SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын  (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә,  кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.

«Ак чәчәкләр» республика премиясен иң яхшы табибларга бирүнең танталы церемониясе чикләрендә үзенең укучыларын – «Клиник портрет» конкурсының җиңүчеләрен билгеләп, Healthy Nation журналы үзенең кечкенә бәйрәмен уздырды.

Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашучыларга танылган рәссамнарның өч рәсеменә карарга һәм сурәтләнгән персонажларда булырга мөмкин авыруларның тышкы билгеләрен ачыкларга тырышып карарга тәкъдим ителде. Сорау язулары 28 апрельдән башлап 2 июньгә кадәр кабул ителделәр. Медицина эшчеләренең җанлы кызыксыну күрсәтүләре безне шатландыра, конкурс эшләре редакциягә бик күп килде, өстәвенә Россиянең төрле шәһәрләреннән: Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Новосибирсктан, Ижевсктан, Читадан, Сельцодан. Шуның белән бергә сорау язуларының күбесе Татарстаннан килде, шуңа күрә республикадан өч җиңүчене, ә регионнардан – берне билгеләргә карар чыгарылды.

Бу көннәрдә «Ел табибы – ак чәчәкләр 2014» Республика конкурсы чикләрендә ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафинның кушуы буенча ТР ФА Археология Институты хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Дипломнары белән бүләкләү булды.
Халыкара археологик тикшеренүләр үзәгендә булган вакытта Болгар музей-тыюлыгында «Сәнгать, һөнәр һәм тәвәккәллек өчен»дигән дипломнар тарих фәннәре докторы, КФУ археология һәм этнология кафедрасы мөдире, Ш.Мәрҗәни исемендәге институтның Милли археология тикшеренүләре үзәгенең мөдире Айрат Ситдиковка, тарих фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр, ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге биоархеология лабораториясе мөдире Илгизәр Газимҗановка, тарих фәннәре кандидатына, Кострома музей-тыюлыгы хезмәткәре Вячеслав Барановка бирелде. Музей-тыюлыкка бару  вакытында «ТР ССМ СМЭРБ» ДАССОсы башлыгы  М.И.Тимерҗанов, экспертлы эш буенча бюро башлыгы урынбасары В.А.Спиридонов, бюроның медицина-криминалистика бүлеге мөдире А.И.Жолобов археологик казылмалар һәм музей белән таныштылар, анда 2014 елның «Уникаль очрагында» номинантланган экспонатлар куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International