Россиянең беренче регионнарыннан берсе Татарстан Республикасында «Һәркем үтеп керә алырлык мохит» программасын тормышка ашыруга старт бирелде, аның максаты булып инвалидлар һәм башка хәрәкәт итү вакытында кыенлыклары булган халык төркемнәре өчен һәркем үтеп керә алырлык һәм уңайлы яшәү мохите төзү. Инвалидларның бөтен категорияләренең һәм башка хәрәкәт итү вакытында кыенлыклары булган халык төркемнәренең тоткарлыксыз үтеп керүләре һәм ярдәм алулары өчен транспорт һәм инженерлык инфраструктурасын төзүдә сәламәтлек саклау оешмалары аеруча кирәк булдылар.
2 июльдә Татарстан Республикасының Беренче балалар хосписына Казанга эш буенча килүе чикләрендә Россия Федерациясе Президенты карамагындагы балалар хокукы буенча вәкил Павел Астахов килеп китте. Хоспис ачылганга бер ай гына үтте. Шушы айда балалар хосписының амбулатория хезмәте бригадасы 200 тапкыр авыру балаларның өйләренә бардылар, шулай ук 12 ятакка исәпләнгән тәүлек буена эшли торган стационар һәм 8 ятакка исәпләнгән көндезге стационар эшли башладылар.
2014 елның 28 июнендә икенче тапкыр, табиблар һәм җәмәгатьчелекнең башлап йөрүләре буенча, Татарстан Республикасының атказанган табибы Широких Владимир Викторович хәтеренә багышланган, Медицина эшчеләре көненә туры китерелгән, предприятиеләрдән төркемнәрнең, физик мәдәният коллективларының, шәһәр һәм район белем бирү оешмаларының, шулай ук Әлмәт районы медицина эшчеләренең катнашуында волейбол буенча турнир үткәрелде.
«Татнефть» ААҖенең Медсанчастендәмонда йөрәккә ясалган 1000-нче операциягә багышланган аорталь клапанның транскатетер имплантациясе, корсак аортасы аневризмасын эндоваскуляр протезлау һәм аортокоронар шунтлау буенча мастер-класслар үтте. Югары технологияле операцияләрне Россия медицина фәннәре академиясенең академигы, Россия кардиология фәнни-җитештерү комплексының (РКФҖК) кардиохирургия бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин җитәкчелегендә РКФҖК югары квалификацияле белгечләре төркеме үткәрде. Планлаштырылган чаралар чикләрендә ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашуында пресс-конференция булды.
ТР сәламәтлек саклау министрының боерыгы белән «Менделеевск район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Сабаев Олег Виль улы билгеләнде.