2014 елның 18 һәм 19 апрелендә гадәттәгечә ел саен була торган «Офтальмологиядә яңа технологияләр» фәнни-гамәли конференциясе булачак, анда Татарстан Республикасыннан гына түгел, Россиянең дә башка шәһәрләреннән офтальмолог-табиблар җыелачаклар.
Көтелгән катнашучылар саны – 400-500 кеше
Конференциянең оештыручылары: «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник офтальмология хастаханәсе», Татарстан Республикасының Офтальмологлар җәмгыяте.
Уздыру урыны: Казан шәһ. Әмирхан ур., 1, «Ривьера» кунакханәсе, 2нче кат.ТР сәламәтлек саклау министрының боерыгы белән «Республика наркология диспансеры» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Әхмәтҗанов Илгиз Илдар улы билгеләнде.
20 апрельдә Россиядә иҗтимагый мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Милли донор көне билгеләнә. Бу көн, беренче чиратта, донорларга – бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлек һәм яшәү игелеге өчен үз каннарын түләүсез биргән кешеләргә багышлана.
«Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» Җәмәгатьчелек оешмасының актив кешеләренең инициативалары буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгенең катнашуында һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты җитәкчелегенең булышлыгында 2014 елның 18 апрелендә Милли донор көненә багышланган донор акциясе булачак.
Акциядә һәрбер теләгән, 18 яшькә җиткән һәм кан бирүгә каршы күрсәткәчләр булмаган РФ гражданины катнаша ала. Акциянең һәр катнашучысына исемле донор таныклыклары һәм истәлекле бүләкләр биреләчәкләр.
2014 елның 17 апрелендә Югары медицина технологияләре белем бирү үзәге белән бергә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы «Медицина оешмаларында сыйфат һәм рисклар белән идарә итү» II Халыкара конференциясен – сәламәтлек саклауда сыйфат белән идарә итү өлкәсендә әйдәүче чит ил клиникаларының һәм Россия законнар чыгаруның тәҗрибәләрен берләштерелгән проект – уздырачак.
Конференция программасында түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырылган: сәламәтлек саклауда инновацион менеджмент; Израиль, Германия, Финляндия, Сербия һәм АКШ медицина оешмаларында сыфат һәм рисклар белән идарә итү; Россия клиникаларына сыйфат менеджменты системасын кертү: механизмлар һәм мөмкинлекләр һ.б.
Конференциянең экспертлары булып Россия, Германия, Израиль, Сербия, АКШ, Финляндиянең әйдәүче белгечләре чыгыш ясыячаклар. Чарада Россия Федерациясенең һәм БДБ илләренең сәламәтлек саклауның 200 артык администраторлары катнашачаклар.
Казанда фармацевтика тармагының төп вакыйгаларының берсе – I Казан медицина-фармацевтика форумы булды. Форумны оештыручы булып ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының партнерлыгында «DAILY» Коммуникацияләр агентлыгы чыкты. Форум «Здоровая нация (Сәламәт милләт)» яклавында узды. Эш форумы беренче тапкыр региональ мәйданчыкта 150 җитештерүчене, дистрибьюторны һәм дәүләт органнарының вәкилләрен, федераль һәм җирле даруханәләр челтәрләренең милекчесен һәм топ-менеджерын берләштерде. Фарма катнашучыларының язгы сессиясен әйдәүче тармак ассоциацияләре дә хупладылар.
2014 елның 18 апрелендә Казанда халыкара катнашуы белән «Салих укулары: ревматология бүген – «кем табибларны тәрбияләгән, шул өч тапкыр табиб» дигән Республика фәнни-гамәли конференция булачак. Конференция Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш планына ярашлы рәиуштә Россия ССМ «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺО ДАССОның 200-еллыгын бәйрәм итү чикләрендә РМФА «В.А. Насонова исемендәге ревматологиянең фәнни-тикшерү институты» ФДБОның һәм Россия Ревматологлар ассоциациясенең катнашуында узачак.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә районның сәламәтлек саклау оешмаларында уздырылган коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарә җитәкчесе Равил Хәйруллин рәислегендә чираттагы киңәшмә булды. Диалогта шәһәр прокуроның урынбасары Илдус Алимов һәм Әлмәт шәһ. ЭЭБ икътисадый хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы хәрәкәт бүлеге башлыгы Вадим Беляев катнаштылар.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы «Коррупциягә каршы хәрәкәт турында» ТР Законына, ТР Президенты әмере белән расланган ТР Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясенә һәм «2012–2014 елларга республика комплекслы программасын раслау турында» Министрлар кабинеты карарына муафыйк булган тармак максатлы программасын эшкәртте.
Аның төп максаты – сәламәтлек саклау системасында коррупцияне киметү, аның барлыкка килүенең сәбәпләрен бетерү.
2014 елның 11 апреленнән ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Минзәлә район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Мансуров Илдар Риял улы билгеләнде.
2014 елның 11 апреленнән ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Чирмешән район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Габдрахманов Рафаэль Хәмзә улыбилгеләнде.