2014 елның 18 апрелендә Казанда халыкара катнашуы белән «Салих укулары: ревматология бүген – «кем табибларны тәрбияләгән, шул өч тапкыр табиб» дигән Республика фәнни-гамәли конференция булачак. Конференция Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш планына ярашлы рәиуштә Россия ССМ «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺО ДАССОның 200-еллыгын бәйрәм итү чикләрендә РМФА «В.А. Насонова исемендәге ревматологиянең фәнни-тикшерү институты» ФДБОның һәм Россия Ревматологлар ассоциациясенең катнашуында узачак.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә районның сәламәтлек саклау оешмаларында уздырылган коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарә җитәкчесе Равил Хәйруллин рәислегендә чираттагы киңәшмә булды. Диалогта шәһәр прокуроның урынбасары Илдус Алимов һәм Әлмәт шәһ. ЭЭБ икътисадый хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы хәрәкәт бүлеге башлыгы Вадим Беляев катнаштылар.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы «Коррупциягә каршы хәрәкәт турында» ТР Законына, ТР Президенты әмере белән расланган ТР Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясенә һәм «2012–2014 елларга республика комплекслы программасын раслау турында» Министрлар кабинеты карарына муафыйк булган тармак максатлы программасын эшкәртте.
Аның төп максаты – сәламәтлек саклау системасында коррупцияне киметү, аның барлыкка килүенең сәбәпләрен бетерү.
2014 елның 11 апреленнән ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Минзәлә район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Мансуров Илдар Риял улы билгеләнде.
2014 елның 11 апреленнән ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Чирмешән район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Габдрахманов Рафаэль Хәмзә улыбилгеләнде.
Программаның төп темасы трансмиссив авыруларны профилактикалауга багышлана. Бөтен дөньяда 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләнә. 2014 елда бу көн трансмиссив авыруларга: бизгәк авыруына, Денге бизгәгенә һ.б. – багышлана. Программаның махсус сюжеты Татарстанның баш инфекционисты Ирина Кравченко, КДМУның йогышлы авырулар кафедрасы доценты Фәйрүзә Гыйльмуллина бизгәк авыруын профилактикалау чаралары турында сөйләячәкләр һәм чит илләргә баручыларга киңәшләр бирәчәкләр. Балалар рубрикасы авыз куышлыгының гигиенасына һәм тешләр сәламәтлегенә багышлана!
Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Сәламәтлек» программасын шимбә көнне 12 апрельдә 10 сәг.45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.
2014 елда Татарстанда табибларның хезмәт хакы 38 мең 206 сумны тәшкил итәргә тиеш. Моның турында бүген ТР Дәүләт Советының социаль сәясәте буенча комитетының утырышында Республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева хәбәр итте.
Урта медицина персоналының хезмәт хакы 22 мең 275 сумга кадәр, кече медицина персоналының – 14 мең 908 сумга кадәр артырга тиеш. «Бөтен цифрлар яраштырылган, тиешле юл карталарында теркәлгән», – дип хәбәр итте министр урынбасары.
2013 елда, аның сүзләре буенча, табибларның хезмәт хакы 33 мең 447 сумны, урта медицина персоналының - 19 мең 325 сумны, кече медицина персоналының – 12 мең 95 сумны тәшкил иткән иде.
«2011 елның дәрәҗәсенә караганда табибларның хезмәт хакы 50 процентка якын артты»,– дип билгеләде Е.Шишмарева.
Сабыйлык һәм аналык үлеме саны мәсьәләләре Россия Федерациясе субъектлары эшчәнлекләренең иң мөһим күрсәткечләре булып торалар һәм дәүләт дәрәҗәсендә күзәтеләләр. Оператив мәгълүматлар буенча, сабыйлык үлеме саны Республикада бу елның январь-март айларына үткән елдагы тиңдәш чор белән чагыштырганда (7,99 промилле) 6,4 промиллены тәшкил итте. Сабыйлык үлеме саны күрсәткече бу елның ике аена Россия Федерациясендә 7,9‰ны, Идел буе федераль округында 8,0‰ны тәшкил итә. Киңәшмә барышында министр А.Ю.Вафин, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы сабыйлык һәм аналык үлеме санының һәр очрагын җентекләп анализлый, клиник-экспертлы эш үткәрелә, эшче төркемнәр медицина оешмаларына чыгалар, Республика Координация киңәшмәсенең оператив штаблары һәм утырышлары үткәреләләр, дип билгеләде. Мондый эш медицина ярдәмен оештырудагы бозуларны ачыкларга һәм үлем очракларын профилактикалаудагы конкрет бурычларны билгеләргә рөхсәт итә.
Бөтендөнья банкының, ММИФФ һәм Территориаль ММИФның вәкилләре «4нче ШХ «Студенческая» ДАССОна килеп киттеләр. Кунакларны оешма бүлекчәләренең эшләре, Казанның ЮУЙда укучы студентларына медицина ярдәмен күрсәтүнең үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Делегациянең әгъзалары сырхауханәнең дәвалау-диагностикалау мөмкинлекләре белән канәгать булдылар.
«ТКРКХ» ДАССО җирлегендә «Кичектергесез кардиология буенча мәктәп» дигән республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә ТР ССМ югары технологияле медицина ярдәмен оештыру бүлегенең башлыгы Фролов Д.Н., Россиянең ФМБАның физика-химия медицинасы ФТО ФДБФОның әйдәүче фәнни хезмәткәре Явелов И.С. (Мәскәү шәһ.), м.ф.д., «МССД 51нче ШКХ» ДБССОның кан тамырларының беренчел бүлегенең җитәкчесе, РФ ПЭИнең «УФМҮ» ФГБОның нефрология курсы булган терапия, кардиология һәм функциональ диагностика кафедрасының профессоры Затейщиков Д.А. (Мәскәү шәһ.) катнаштылар. Конференциядә кичектергесез кардиология мәсьәләләре һәм миокард инфарктын дәвалауның хәзерге заман алымнары каралдылар. Аерым игътибар миокард инфаркты вакытында ДПОна иртә мөрәҗәгать итүнең кирәклеге турындагы мәсьәләләргә бирелде. Шулай ук үпкә артериясенең тромбоэмболиясен диагностикалау һәм кичектергесез дәвалау һәм практикада тромбоэмболияне дәвалау буенча темалар каралдылар.
Фәнни-гамәли конференциядә Татарстан Республикасының бөтен үзәк район хастаханәләреннән 170 табиб һәм ТР ашыгыч медицина ярдәме станцияләренең хезмәткәрләре катнаштылар.