20нче апрельдә Россиядә иҗтимагый мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Милли донорлар көне билгеләнеп үтелә. Бу Көн, беренче чиратта, донорларның үзләренә - бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлекләре һәм гомерләре өчен үзләренең каннарын риясыз бирүче кешеләргә багышланган. Бу Көн шулай ук донорлар канын алучы һәм аны тикшерүче медицина хезмәткәрләренә багышланган. Бәйрәмне үткәрергә сәбәп булып тарихта иң мөһим вакыйга - 182 ел элек 1832 елның 20нче апрелендә яшь петербург акушеры Андрей Вольфның каны киткән бала табучы хатынга кан җибәрүне беренче тапкыр уңышлы үткәрүе торган. Хатын-кызның гомере табибның дөрес эшләве һәм пациентканың иренең донорлар каны ярдәмендә коткарылган. Илебездә беренче уңышлы кан җибәрү истәлегенә 20нче апрель Милли кан донорлары көне итеп игълан ителгән.
Баулы РҮХдә районның сәламәтлек саклавы ветераннарының очрашуы узды.
Соңгы елларда хастаханәдә эшләнгән эш турында мәгълүмат белән «Бавлы РҮХ» ДАССО баш табибы Г.В. Алексеев чыгыш ясады. Ул Республиканың сәламәтлек саклавы үсешенең бүгенге төп юнәлешләре турында сөйләде.
«Сезнең тәҗрибәгез – безнең тормышыбызның бик мөһим өлеше», - дип билгеләде баш табиб. «Сезнең фикерләрегез, аеруча авыл районнарында яшәүче ветераннарның фикерләре, шартларның үзгәрүләренә үз вакытында илтифат итү өчен безгә бик мөһим. Нәкъ менә ветераннар үзләренең сәламәтлек саклауда булган бик мөһим эш тәҗрибәләрен яшьләргә тапшыра алалар» – дип әйтте Г.В. Алексеев. Очрашуның төп темасы Баулы районының сәламәтлек саклау ветераннарының советын оештыру һәм формалаштыру, советның төп фикерләрен раслау һәм аның мәсьәләләрен билгеләү булды. Киләчәктә «Бавлы РҮХ» ДАССОның идарәсе һәм профсоюз комитеты белән эш планлаштырыла. Профсоюз комитеты ветераннар советын «Беркем дә онытылмады» акциясендә катнашырга чакырды.Татарстан Республикасына эш визиты белән Россиянең төньяк өлешеннән – Мурманск өлкәсеннән кунаклар килеп киттеләр. Мурманск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе 5 кеше составында сәламәтлек саклау министры урынбасары Л.Г. Ушакова җитәкчелегендә республиканың иң зур дәвалау оешмаларын карап чыкты. «Төрле программаларны гамәлгә ашыру өлешендә, шулай ук халыкка медицина ярдәмен күрсәтү шартларын яхшыртуда Татарстан сәламәтлек саклавының тәҗрибәсе турында без күптән ишеткән идек, шуңа күрә барысын да чынбарлыкта күрәсе килгән иде» дип билгеләде Людмила Ушакова.
Бүген Казан медуниверситетында ректор һәм Гыйльми совет әгъзаларын сайлау булды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашты дип ЮУЙның «Татар-информ» ИА хәбәр итте.
КДМУ ректоры постына өч кандидат: квалификацияне күтәрү һәм кадрларга яңадан һөнәри белем бирү факультеты деканы, профессор Н.Әкрәмов, медицина-профилактика факультеты деканы, профессор И.Мостафин һәм хәзерге КДМУ ректоры, профессор А.Созинов – дәгъва иттеләр.
Әкрәмов үз кандидатурасын тавыш бирү алдыннан алды. Ә Мостафин һәм Созинов ЮУЙ үсешенең төп юнәлешләрен, максатларын һәм мәсьәләләрен күрсәтеп программалы чыгышлар ясадылар. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш А.Созинов өчен бирелде. Ул бөтен анда булган кешеләргә үз кандидатурасын яклаган өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук конференция делегатлары яңа Гыйльми совет әгъзаларын сайладылар. Совет составына ТР сәламәтлек саклау министры А.Вафин, 7нче шәһәр хастаханәсе баш табибы М.Садыйков һәм КДМУның медицина-фармацевтика колледжы директоры Н.Мусин керделәр.Татарстан Республикасында беренче тапкыр Яр Чаллы шәһ. «АМЯХ» ТР ДАССОсының рентгенохирургия бүлеге шартларында онкология бүлегенең 75 яшьлек Н. исемле пациентының бавырындагы яман шешенә химиоэмболизацияясалды.
Моңа кадәр пациент ашказаны авыртуы белән комплекслы дәвалау үткән иде. Әмма соңгы тикшеренү вакытында бавырының 8нче сегментында авыруның икенчел чыганагы ачыкланган иде. Шуның белән бәйле, табиб-рентгеноэндоваскуляр хирург Заһидуллин Булат Искәндәр улы һәм табиб-онколог Макаров Николай Николай улы җитәкчелегендә рентгенангиохирурглар бригадасы яман шешне тукландыручы кан тамырын селектив химиоэмболизацияләү методикасын кулланды. Шешне тукландыручы кан тамырына «Доксорубицин» химиопрепараты белән туендырылган эмболизияләүче материалның эремәсе кертелде.
Бу методиканы кертү атналык видеоконференцияләрнең берсендә ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин куйган йөкләмәне үтәү булып тора.
Үткәрелгән кысылыштан соң пациент «АМЯХ» ТР ДАССОсының онкология бүлегенең палатасына күчерелде.
2014 елның 31 мартыннан башлап 4 апреленә кадәр кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1356 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 364 кеше, кабаттан баручылар – 988 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1356 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1356 литр.
Әле алар 60 кына. Үз балаларының бер төсле авырулары белән берләшкән 60 гаилә. Иртә балалар аутизмы. Шундый диагнозлы балалар тышкы яктан үзләренең яшьтәшләреннән бер дә аерылмаска мөмкин, ләкин аларның нечкә рухи төзелеше тышкы дөнья белән аралашуны шактый кыенлаштыра. Еш кына аутизмлы бала өчен дөнья белән нинди булса да үзара тәэсир итешү – авыр сынау. Аларның һәрберсенең, аңа керү кайвакыт иң якын кешеләргә – әнисе һәм әтисе өчен дә авырлашкан, үзенең аерым бер дөньясы. Бер ел элек мондый балаларның инициативалы ата-аналары үз тырышлыкларын авыр тормыш хәлендә үзара булышу өчен берләштерделәр. Шулай, 2013 елның 26 апрелендә Яр Чаллыда «ОСОБЫЙ МИР ( ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ДӨНЬЯ)» дигән АУТИЗМЛЫ ҺӘМ ҮСЕШНЕҢ БАШКА ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ БУЛГАН БАЛАЛАРГА ЯРДӘМ ИТҮ ҖИРЛЕ ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕК ОЕШМАСЫ барлыкка килде.
31 марттан башлап 6 апрелгә кадәршәһәрнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 8077 мәртәбә чыктылар, шул санда иҗтимагый урыннарга – 1054 чакыру. Медиклар 935 мәртәбә бәхетсез очракларга чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 34 мәртәбә. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 35 кеше зыян күрде, 1 - үлем нәтиҗәсе белән, 25 кеше дәвалау оешмаларына тапшырылды. Янгынларга медиклар 12 мәртәбә чыктылар.
Бала табуга Казандагы Ашыгыч медицина ярдәме станциясе медиклары 88 мәртәбә чыктылар. Төрле авырулар сәбәпле 6421 чакырулар эшләнде, алар арасында көчле миокард инфаркты – 77 көчле баш мие кан әйләнешенең бозылулары – 203.
1948 елда ДССО нигезләнүенең еллыгын билгеләп үтү йөзеннән ел саен 7 апрельдә Дөньякүләм сәламәтлеккөне билгеләнеп үтелә. Ел саен Дөньякүләм сәламәтлеккөне өчен җәмәгатьчелек сәламәтлек саклавының нинди дә булса приоритетлы өлкәсен яктыртучы тема сайлана. Бу көндә бөтен берләшмә кешеләре сәламәтлекләрен яхшыртырга булыша ала торган чараларда катнашу өчен мөмкинлек алалар.
2014 елдагы Дөньякүләм сәламәтлеккөненең темасы - трансмиссив авырулар. Кешеләргә һәм хайваннарга йогучы бик күп төрле паразитларны һәм авыру барлыкка китерүче микроорганизмнарны йоктыру өчен җаваплы булган озынборыннар, москитлар, кандалалар, талпаннар кебек йогыш таратучыларның иң киң таралганнарының кайберләренә игътибар биреләчәк. Шулай итеп, мәсәлән, озынборыннар малярияны һәм денге дигән авыруны гына түгел, лимфа филяриозын, чикунгунью дигән авыруны, япон энцефалитын һәм сары бизгәкне дә йоктыралар.
Дөньякүләм сәламәтлек көненә туры китерелгән ункөнлек белән бәйле булган чаралар чикләрендә 2014 елның 1нче апреленнән 10ысына кадәр Авиатөзелеш һәм Яңа Савиново районы администрациясе булышлыгында инде икенче тапкыр «Мин сәламәтлекне сайлыйм!» дигән район викторинасы үз сәламәтлегеңә җитди карашны формалаштыру, спорт белән шөгыльләнүгә, рациональ туклануга, шәхси гигиенага, шулай ук беренче медицина ярдәмен күрсәтә белүгә игътибар җәлеп итү максаты белән үткәрелә. Сайлап алу туры 2014 елның 2нче апреленнән 8енә кадәр белем бирү оешмасы территориясендә, ахыргы тур 2014 елның 10 апрелендә «Тин-клиник» территориясендә үтә.
Сайлап алу турында 119нчы Урта гомуми белем бирү мәктәбе (УГББМ) (СОШ) МБББОның, 54нче УГББМ МБББОның, 62нче УГББМ МБББОның, 10нчы гимназия МБББОның, 36нчы гимназия МБББОның 8нче сыйныфларында укучы балалар катнашалар.
Викторинаны үткәрүгә 54нче, 115нче һәм 60нчы мәктәпләрдә укучылар саныннан «Тин-клиник» волонтерлар отряды тартылган.
Сайлап алу туры беткәч «Тин-клиник» территориясендә «Мин сәламәтлекне сайлыйм!» викторинасының ахыргы станция уеннарында катнашачак 3әр укучылы 5 төркем билгеләнәчәк. Балаларга 6 станцияне - «Мәгълүматый», «Спорт», «Психология», «Беренче медицина ярдәме» һәм «Сәламәтлек» станцияләрен үтәргә кирәк булачак. Станцияләрнең һәрберсендә балаларны аларның яшьтәшләре-волонтерлардан мавыктыргыч биремнәр көтәләр. Моннан тыш, балалар өйгә бирелгән биремне үтәргә тиеш булачаклар - сәламәт яшәү рәвешенең көнүзәк темаларының (чипсыларның һәм кипкән ипи кисәкләренең (сухарик), газлы суның, мобиль телефонның, компьютерның, автомобильнең зарары һәм файдасы) берсенә видео-презентация яклау.
Нәтиҗәләр буенча билгеләнгән җиңүчеләр Авиатөзелеш районы администрациясенең призлары - «Триумф» спорт комплексына абонементлар белән бүләкләнәчәкләр.