ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин «Эфир» телеканалында «Тема» программасында катнашты. Тапшыру барышында кадрлар җитешмәү, ТРда күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфаты кебек мәсьәләләр күтәрелде, шулай ук ашыгыч ярдәм хезмәтенең эше турында һәм Казанда, һәм тулысынча Республика буенча, онкология авыруларының санын киметү өчен нәрсә эшләнүе турында сөйләделәр.
Травматологиядә һәм ортопедиядә микрохирургия, ә аеруча төрле җәрәхәтләрдән соң кулны һәм кул чугын төзәтү һәм реконструкцияләү вакытында, бөтендөнья медицинасында иң катлаулы дәвалау процедураларының берсе булып санала. Кул чугының функцияләрен төзәтү, аның тышкы күренешен яхшырту буенча оператив тыкшынулар хирургның киң һәм махсус белем алуын, югары осталыгын һәм, әлбәттә, операция бүлмәләренең иң хәзерге заман медицина техникасы белән җиһазлануын таләп итә.
«7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның 2нче травматология бүлегенең хирург-табиблары белән бүгенге көнгә югары технологияле операцияләрнең рәте: васкуляризацияләнгән тире пластикасы, аяк-кулларның авыр җәрәхәтләнүләр вакытында аутонерв пластикасы, микрокантамырлар хирургиясе кебек һәм башкалар – кертелгән. Үз эшләрендә бүлекнең хирурглары 7нче ШКХнең яңа хирургия корпусын төзеп бетергәннән соң урнаштырылган алдынгы хәзерге заман медицина техникасын кулланалар.
Бүгенге көнгә 7нче ШКХнең микрохирурглары күп нәрсәдә үз осталыкларын даими кәмилләштерү, шулай ук яшь белгечләрне тарту буенча дөрес итеп уздырыла торган сәясәт аркасында, бү өлкәдә алдан баручыларның берсе дип саналалар.2014 елдан Россиядә ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыру өчен яңа кыска номерларга этаплы күчү башлана. Шушы елның гыйнварында Элемтә һәм масса-күләм коммуникацияләр министрлыгының ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыруның өч урынлы телефон номерларын кертү турында «Россия системасына һәм номерлау планына үзгәрешләр кертү турында» 2013 елның 20 ноябреннән 360нчы боерыгы көченә керде.
«Ашыгыч ярдәмне» чакыру шәһәр телефоныннан яисә кәрәзле телефоннан тәүлек буена түләүсез «103» номеры буенча үтәлә. Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Ашыгыч медицина ярдәме авырулар, бәхетсез очраклар, агулану һәм ашыгыч медицина тыкшынуын таләп иткән башка хәлләр вакытларында күрсәтелә. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «103» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
2014 елның 14 мартында республика хирургия хезмәтенең йомгаклау киңәшмәсе чикләрендә Англия хирургларының Король колледжының гомуми хирургия консультанты, профессор, Бөек Британиянең юан эчәкнең ялкынсыну процесслары буенча медицина ассоциациясенең баш белгече Кристофер Чан Татарстан хирургларын PlasmaJet инновацион системасы ярдәмендә үзенең плазма ташкыны энергиясен куллануының клиник тәҗрибәсе белән таныштырган телекүпер булды. Бу презентация йомгаклары буенча ТР сәламәтлек саклау министрының урынбасары Илдар Фатыйхов республика хирурглары алдына иң кыска вакыт эчендә бу нәтиҗәле методиканы үзләштерү мәсьәләсен куйды.
2014 елның 1 апрелендә Казанның «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның операция бүлегендә плазма ташкынының күпфункцияле инновацион системасын куллану белән беренче операцияләр ясалдылар. Казанның «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның баш табибының хирургия буенча урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш хирургы, профессор Анисимов А.Ю. күп эхинококк кисталар булган бавырга ачык эхинококэктомияне һәм бавыр резекциясен үтәде, ә 3нче хирургия бүлегенең хирург-табибы, м.ф.к. Андреев А.И. операциядән соңгы гигант вентраль бүсер буенча киселешне үтәде.
Белгечләр фикере буенча, мондый күпфункцияле инновацион система хирургка тиешле структураларны саклау өчен төгәллек кирәк булган очракларда плазма ташкыны энергиясен кулланырга рөхсәт итә. Системаның икенче технологияләрдән һәм хирургик «энергияләрдән» төп аермасы булып, иң элек, куркынычсызлык һәм тукымалар җәрәхәтләнүнең иң кечкенә тирәнлеге тора.
Бүгенге көндә дәвалауның инновацион алымнары кулланылган пациентларның икесе дә үзләрен кәнәгатьләнерлек итеп хис итәләр.«Студентлар» шәһәр сырхауханәсе №4» ДАССОсында 01.04.2013тән 28 04.14.кә кадәр табибларның квалификацияләре дәрәҗәсен өзлексез күтәрү чикләрендә «Кичектергесез дәвалау» темасы буенча Тематик Камилләштерү циклы үткәрелә. Цикл, этиология, патогенез, кичектергесез халәтләрнең клиник билгеләре, шулай ук ашыгыч ярдәм күрсәтү тактикасы һәм пациентларны моннан соңгы алып бару мәсьәләләрен кертеп, төрле лекция материалларыннан тора.
Теория өлеше Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы КДМА ДБББО ӨҺББнең терапия кафедрасы укытучылары тарафыннан күрсәтелгән. Беренче лекцияләрдә «Комалар» (кафедра мөдире, ТР ССМның баш гастроэнтерологы, м.ф.д., профессор Р.Г.Сәйфетдинов), «Кинәт үлем» (м.ф.д., доцент Е.М. Майорова) темалары сырхауханә табиблары тарафыннан тәфсилләп каралган. «Студентлар» шәһәр сырхауханәсе №4» ДАССО белгечләре ситуацион бурычлар һәм пациентларны алып бару тактикасы турындагы фикер алышуда актив катнаштылар.
Бүген «4нче Шәһәр сырхауханәсе «Студенческая» ДАССОсына Даниянең Йөзү федерациясенең делегациясе килеп китте. Җыелма команданың баш тренеры Николас Джуба 2015 елда Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын хәзерләүгә бәйле сырхауханәнең медицина ярдәмен күрсәтү буенча мөмкинлекләре белән танышты.
Николас Джуба әфәнде күргәннәренә күңелле гаҗәпләнде. Аның сүзләре буенча, медицина аппаратурасы бөтен хәзерге заман таләпләренә җавап бирә.
Монда тикшерелүче һәм дәваланучы студентлар шундый мөмкинлек белән горурланырга тиеш, дип билгеләде кунак.
4нче ШС «Студенческая» ДАССОда шәфкать туташларының физиотерапия буенча сертификацияләү цикллары уздырылалар. Теория бүлеге белән Казан медицина колледжының укытучысы Баталова Ольга Геннадий кызы таныштыра. Циклның тыңлаучыларына лазерлы физиотерапия материаллары тәкъдим ителгән, практик дәресләр, пациентларны дәвалауның иң яңа методикаларын җентекләп өйрәнеп, хәзерге заман җиһазларында уздырыла.