ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2014 ел
сишәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры  Адель Вафин Министрлыкның хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Бүләкләнгәннәр арасында Сәламәтлек саклау министры урынбасары Р.С. Җәләлетдинов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Р.У. Әхмәтов, Сәламәтлек саклау идарәсе аналыкны һәм балачакны саклау бүлегенең консультанты Н.Ә. Князева, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактикалау идарәсенең профилактика ярдәме бүлегенең әйдәүче консультанты Е.В. Никитина, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Стандартлар һәм медицина эшчәнлегенең сыйфатын тикшерү идарәсенең «Сәламәтлек» милли проектын гамәлгә ашыру секторының әйдәүче консультанты Г.М. Рәхимкулова, «Республика медицина мәгълүмат-аналитик үзәге» ДАССОның директоры В.Г. Шерпутовский, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мәгълүматый һәм инновацион технологияләре бүлегенең башлыгы М.С. Нурмиев, Юридик бүлеге башлыгы Т.А.Стрюкова.


31
март, 2014 ел
дүшәмбе

Һөнәри эшчәнлекләрен башкарганда медицина эшчеләренең җаваплылыгы темасы җәмгыятьтә актуальләнә бара. Гражданнарның хокукый аңы арту сәбәпле хокук саклау органнарына һәм судларга мөрәҗәгать итү саны да арта, сәламәтлек саклау тармагы - чыгарма түгел. Шуның турында бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә ведомство башлыгы Адель Вафин әйтте.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының иҗтимагый сораулар буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР буенча РФ Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев, ТР прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев, республиканың хокук саклау, суд органнары вәкилләре катнаштылар. Медицина эшчеләренең һәм медицина оешмаларының хезмәт урынындагы кешеләренең һөнәри җаваплылыгын күтәрү төп мәсьәләгә әйләнде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2014 елның 21 мартыннан булган 490нчы Боерыгы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының суд-медицина экспертизасы буенча баш штаттан тыш белгече булып Россия ССМның «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺББ ДБББОның суд медицинасы кафедрасының мөдире, «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОның башлыгының эксперт эше буенча урынбасары, м.ф.д. В.А.Спиридонов билгеләнде.

Чаллылылар 10 кандидатны «Иң яхшы балалар табибы» дигән конкурска тәкъдим иттеләр. Алар арасында 5 табиб Кама балалар медицина үзәгеннән. «Иң яхшы балалар табибы» дигән конкурс турында бер атна элек Россиянең Дәүләт Думасының депутаты Әлфия Когогина «Чаллы ЛТД» газетасы белән бергә игълан итте. Кандидатларны тәкъдим итү «В контакте» сайтында «Чаллы ЛТД» төркемендә 10нчы майга кадәр барачак. Депутат 35әр мең сумлык ике премия оештырды. Конкурсның бер җиңүчесе 10нчы майдан башлап җыелган тавышларның иң зур саны буенча билгеләнәчәк. Икенче җиңүчене «Чаллы ЛТД» укучыларының фикерләренә таянып Әлфия Когогина үзе сайлаячак. Бүләкләү Медицина хезмәткәрләре көненең алдында булачак. Җиңүчеләрнең исемнәрен 11 июньдә белдерәчәкләр. Кандидатлар арасында Кама балалар медицина үзәгеннән травмпункт мөдире Малхаз Коринтели, кабул итү-диагностикалау бүлегенең мөдире Нина Степанюк, травматологлар Павел Дерендяев һәм Пардабой Абдуллаев, шулай ук нефрология бүлегенең мөдире Лилия Язынина тәкъдим ителделәр. Кандидатларны тәкъдим итү дәвам итә. «В контакте» сайтында теркәлгән һәр Интернет челтәрен кулланучы катнаша ала.


30
март, 2014 ел
якшәмбе
Ике җиңел автомобильнең бәрелешүе һәм җиңел автомобильнең авуы нәтиҗәсендә, 5 кеше, шул исәптән 2 бала зыян күрде. Аларның өчесе, шул исәптән балалар, уртача авыр хәлдә РКХның Травмаүзәгенә китерелделәр. Хәзер алар күзәтү астында, тиешле дәваны алалар. Тагын бер зыян күрүче уртача авыр хәлдә 7нче номерлы ШХсенә китерелде.

27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Программаның төп темасы туберкулезны профилактикалауга багышлана. Республика туберкулезга каршы диспансерының белгечләре өлкәннәрдә һәм балаларда туберкулезны кисәтү турында тәфсилләп сөйләячәк. Нигә БЦЖ прививкасыннан баш тартырга ярамый? Флюорография тикшерүен ни өчен даими рәвештә узарга кирәк? Бу һәм башка мәсьәләләр турында программаның махсус сюжеты. Балалар рубрикасы авыз куышлыгының гигиенасына һәм тешләр сәламәтлегенә багышлана!

              «Сәламәтлек» программасын шимбә көнне 29 мартта 10 сәг. 45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.

Бүген КБМҮдә «ДПОларының экологик иминлеге» конференциясе үтте. Анда клиникада үткәрелгән шул ук исемдәге бәйгегә йомгаклар ясадылар. Беренче тапкыр бу бәйге үткән елда үткәрелде, ул экологик мәдәнияткә һәм әйләнә-тирәлекне саклауга багышланган иде. Март ае дәвамында КБМҮнең бөтен структуралы бүлекләре медицина калдыклары белән мөрәҗәгать итү буенча булган таләпләрне һәм санитария-эпидемиология кагыйдәләрен үтәү буенча тикшерелделәр. Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр структуралы бүлекчәдә иң яхшы бүлекләр билгеләнде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының булышлыгында ЮМТ белем бирү үзәгенең җирлегендә халыкара катнашу белән фәнни-практик конференция узды. Конференциянең төп темасы «Госпиталь тирәлекнең йогышлы хәвефсезлеге» булды. Конференциядә дәвалау оешмаларының йогышлы хәвефсезлеген тәэмин итүдә хәзерге заман стандартлары мәсьәләләре һәм медик-профилактикалау профиленең белгечләрен база хәзерләвенең мәсьәләләре турында фикер алышынды.Чараны оештыручылар булып Казан дәүләт медицина академиясе, КДМУ һәм Татарстан Республикасының Госпиталь эпидемиологларының ассоциациясе чыктылар.

26
март, 2014 ел
чәршәмбе

Яңартылган медицина оешмасында ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Казанның мэры Илсур Метшин, шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районнарының администрациясе җитәкчесе Тимур Алибаев, Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рәмил Әхмәтов, №7 шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Марат Галиуллин булдылар.

Челюскин урамындагы сырхауханә бүлеге 1952 елда төзелгән бина булып тора. Аның техник хәле һәм җитәрлек булмаган җиһазландырылуы медицина ярдәмен күрсәтүнең гамәлдәге стандартларына туры килми иделәр. 2008 елда биналарны этаплап төзәтү турында карар кабул ителде. Стационар төзәтелде инде. Челюскин урамындагы бүлектә төзәтү эшләре 2012-2013 елларда уздырылды, аларның бәясе 14,2 млн. сум тәшкил итте.

Хастаханәнең баш табибы әйткәнчә, бүлектә коммуникацияләр системасы тулысынча алмаштырылды. Сырхауханәнең капиталь төзәтүен тәмамлау һәм амбулатор челтәрне җиһазландыру балаларга күрсәтелгән медицина ярдәмен ала алырлыкны һәм комфортлыкны арттырырга рөхсәт итте. Күрсәтмәлелек өчен баш табиб сырхауханәнең ремонтка кадәр һәм аннан соң эшләнгән фоторәсемнәрен күрсәтте. Кунаклар процедура, педиатрия, хирургия, физиодәвалау, йогышлы авырулар кабинетларын һәм башкаларны, шулай ук сөт продукциясен тарату пунктын карап чыктылар. Яңа, чиста, якты бина кечкенә балаларны гына түгел, ләк

«ТР ССМ РКОХ» ДАССОда Татарстан Республикасында беренче тапкыр катарактаның хирургик дәвалавын фемтосекундлы лазер кулланып үткәрделәр. Күптән түгел генә фемтосекундлы лазерлар рефракция бозылулары (күрә карау, ерактан күрү) өчен генә кулланыла иде. Бүген аларны куллануның өлкәсе киңәйде, һәм ул хәзер үзендә катаракталь һәм рефракцион хирургиянең функциональ мөмкинлекләрен берләштерә. Катарактаның фемтосекундлы лазер кулланылган хирургиясе хирург эшен әһәмиятле гадиләштерә, операциянең травмалылыгын түбәнәйтә, процедураның вакытын кыскарта һәм шул процедураны пациент өчен куркынычсызрак итә. Күз ясмыгын фемтолазер ярдәмендә бетерү катаракталь хирургиядә яңа эраны ача.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International