ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2014 ел
чәршәмбе

«Дөньякүләм туберкулез белән көрәш көне - 24 март» чикләрендә, бүген «РМПҮ» ДАССОсының белгечләре «РКТКД» ДАССОсы белән бергә Казан тәрбия колониясенең яшүсмерләре өчен туберкулезны профилактикалау буенча видеолекторий үткәрделәр. Үз чыгышында «РКТКД» ДАССОсының табиб-фтизиатры Әхмәтгәрәева Т.Н. балаларга туберкулезның симптомнары, аны профилактикалау һәм дәвалау турында сөйләде. Балалар һәм олылар арасындагы авыру санының алдагы еллар өчен чагыштыру статистик мәгълүматлары күрсәтелде. Татарстан Республикасында соңгы 5 ел эчендә туберкулез буенча эпидемиологик ситуациянең яхшыру тенденциясе күзәтелә, аеруча төп казаныш булып үлем санының юклыгы һәм кечкенә яшьтәге балаларның авырулары санының кимүе тора. Балалар табиб чыгышын кызыксыну белән тыңладылар, бу тема буенча сораулар бирделәр, аларга «Кох таякчыгы әсирлегендә» дигән фильм күрсәтелде һәм туберкулезны профилактикалау буенча «РМПҮ» ДАССО тарафыннан бастырып чыгарылган  күрсәтмәле әдәбият таратылды.

Казанда хәрби хезмәткә алу комиссияләренең рәисләре, хәрби комиссарлар, хәрби хезмәткә алу хезмәте бүлегенең башлыклары һәм Россия Федерациясе субъектларының һөнәри-психологик белем алуы буенча башлыклары өчен Бөтенроссия җыены узды. Җыенны оештыручылар РФ Оборона министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Хәрби комиссариаты булдылар.Чарада 2013 елдагы көзге хәрби хезмәткә алуның йомгаклары ясалды һәм 2014 елга мәсьәләләр билгеләнде. Форум чикләрендә хәрби комиссариатларның вәкилләре «ТР ССМ БРКХ» ДАССОына килеп киттеләр, анда алар Республика медик-социаль ярдәм үзәгенең, кабул итү-диагностикалау бүлегенең, нур диагностикасы, функциональ диагностика, реанимация бүлекләренең һәм хастаханәнең башка бүлекчәләренең эшләре белән таныштылар. «Хәрби хезмәткә алуга кадәр гражданнарны медицина белән тәэмин итү» темасына булган доклад белән «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның баш табибы Р.Ф.Шавалиев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул гражданнарны хәрби исәпкә беренче тапкыр кую алдыннан медицина белән тәэмин итүнең һәм хәрби исәпкә куелган яшь егетләргә дәвалау-сәламәтләндерү чараларын уздыруның төп мизгелләрен яктыртты.

Бөтенесе форум эшендә региональ хәрби-табиб комиссияләренең 30 вәкиле катнашты.

Балачак һәм җаваплы ата-аналык үзәге (түбәндә Үзәк) эшчәнлегенең максаты булып ВИЧ-йогышлы йөкле хатыннарга, ВИЧ белән яшәүче балаларга һәм аларның гаиләләренә социаль-психологик ярдәм күрсәтү, шулай ук халык арасында ВИЧ-йогышын профилактикалау тора. Соңгы елдарда ВИЧ-йогышы риск группасы арасындагы авыру гына булудан туктады һәм халыкның гомуми популяциясенә күчте. Бу процесс ВИЧ-йогышлылар арасында хатыннар өлешенең артуына, һәм нәтиҗә буларак, ВИЧ-йогышлы аналардан туган балалар санының артуына китерә.

Татарстан Республикасында 2014 елның 25 февраленә ВИЧ-йогышы диагнозы белән 16931 кеше, алар арасында 5546 хатын-кыз (32.7%) теркәлде. Ел саен ВИЧ-йогышлы аналардан 250 бала туа. Бөтенесе ВИЧ-йогышлы аналардан 2003 бала туды. Татарстан Республикасында ВИЧ-йогышы диагнозы белән 122 бала яши.

Үзәк эштә яңа технологияләрне берләштерү, көнүзәк проектларны гамәлгә ашыру, коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар белән үзара тәэсир итү өчен уникаль мәйданчык булды. Үзәк җиһазландырылган, һәм ВИЧ-йогышлы йөкле хатыннар, балалар, үсмерләр һәм аларның якын тирәлекләре өчен белем бирү тренингларын һәм семинарларын уздырырга әзер, үстерә торган балалар мохите, кинофильмнарны карау өчен урын һәм психологның шәхси консультацияләре өчен зона оештырылганнар.

26 мартта «№4 «Студенческая» ШХ» ДАССОда ИНСТРУКЦИЯ БИРҮ-МЕТОДИК ҖЫЕННЫҢ планы буенча Россия Федерациясе субъектларының хәрби комиссариатлар (гражданнарны әзерләү һәм хәрби хезмәткә алу) бүлекләренең хәрби-табиб комиссияләр Рәисләре өчен күрсәтмә дәресләр уздырылды. Җыенуның катнашучылары «Татарстан Республикасында гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүне медицина белән тәэмин итү» дигән министрның беренче урынбасары С.А. Осипов докладын, ««Студенческая» сырхауханәнең шартларында хәрби хезмәткә алынган студентларны хәрби хезмәткә әзерләүне медицина белән тәэмин итү» дигән №4 ШХ ДАССО баш табибы урынбасары С.А. Сенек докладын, «ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ АЛЫНГАН КЕШЕНЕҢ ЭЛЕКТРОН ПАСПОРТЫ » дигән РМТАҮ директоры В.Г. Шерпутовский докладын тыңладылар.

Җыенның катнашучылары кызыксындылар һәм каралган мәсьәләләр буенча бәхәсләрдә актив катнаштылар.


24
март, 2014 ел
дүшәмбе

Бер көн элек Сочидан кайткан татарстан медиклары 2018 елда Корея Республикасындагы Олимпиадага һәм Паралимпиадага барырга телиләр. «Татар-информ» МАда булган пресс-конференциядә бүген шуның турында хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин.
«Хәзергә Олимпия комитет
ыннан тиешле рәсми тәкъдим килмәде, әлбәттә. Ләкин корея хезмәткәрләре аларга Уеннарда, Россиядәге кебек, медицина белән тәэмин итүне оештыру никадәр җиңел булмавын аңлыйлар. Һәм без аларга һәртөрле оештыру-методика ярдәмен күрсәтергә һәм алар белән үз тәҗрибәбез белән бүлешергә әзер. Ышанып әйтәм, Краснодар краеннан хезмәттәшләр дә ярдәм итәчәкләр», - дип әйтте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.
Адель
Вафин хезмәттәшләргә Сочида эшләгән эшләре өчен рәхмәт әйтте. «Яшь булуга карамастан, барлык хезмәттәшләр үз бурычларын үтәделәр. Иңгә-иң алар Краснодар краеннан һәм Мәскәүдән булган хезмәттәшләре белән эшләделәр. Табиблар барысына да әзер иделәр, һәм шунысы бик әйбәт: Уеннарга әзерләнү дәресләрендә өйрәнелгән күнекмәләр кирәк булмады. Без, Универсиада табиблар өчен бик җитди сынау булды, дип әйткән идек, шунысын әйтергә кирәк, Олимпиада да шулай ук булды. Хәзер бу Уеннарда эшләгән һәр медик үз тәрҗемәи хәленә «Олимпия һәм Паралимпия уеннарын медицина белән тәэмин итүдә катнашты» дип яза ала, - дип өстәде министр.

Баулы муниципаль районында Татарстан Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Фәридә Мөхәммәтшина җитәкчелеге астында «Бердәм Россия» көне үтте. Баулы районына «Бердәм Россия» партиясенең татарстан җирле бүлекчәләре делегациясе килде. Аның составында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, республика хөкүмәте әгъзалары, шул санда Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин.
Баулы муниципаль районының Поповка табиб амбулаториясендә авыл халкына махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру максатларында 7 авыл торак пунктыннан булган (Поповка ав., Алексеевка ав., Измайлово ав., Татар Кандызы ав., Фоминовка ав., Урустамак ав., Удмурт Ташлы ав.) яшәүчеләрне карап чыгу өчен «Бердәм Россия» көне чикләрендә «Баулы үзәк район хастаханәсе» ДАССОның табиб-белгечләре бригадасының чыгуы оештырылган.

«РКТКД» ДАССОның баш табибы А.П. Алексеев үз чыгышында Республика клиника туберкулезга каршы диспансерның эшчәнлеге турында сөйләде. Ул, Татарстан Республикасында соңгы 5 ел эчендә туберкулез буенча эпидемиологик ситуациянең яхшыру тенденциясе күзәтелә, дип билгеләде.
2013 елда туберкулез белән авыручылар саны 2012 ел белән чагыштырганда 12,9%ка түбәнәйде һәм 100 мең кешегә 41,8не тәшкил итте. Гомумән, республикада авыручылар саны Россия Федерациясендәгегә караганда 29,5%ка түбәнрәк һәм Кама буе Федераль округындагыга караганда 23,5%ка түбәнрәк.

«Ак чәчәкләр» Россия студентларның һәм яшь галимнәрнең медицина яшьләр форумы чикләрендә Казан ДМУда үтүче IX Халыкара студентлар-медикларның һәм медицина эшчеләренең сәнгате Фестиваленең катнашучылары, жюри әгъзалары, оештыру комитетының киеренке эшләре ахырына якынлаша.
Фестиваль
гә Россия Федерациясенең 45 медицина һәм фармацевтика ЮУЙыннан вәкилләр килделәр, чараның катнашучыларының һәм кунакларының колачлавы 1500дән артык кешене тәшкил итте.
Бәйгенең үткән өч көне кызыклы номерлар, катнашучыларның югары профессионализмын, Фестиваль жюриеның эшкә сәләтлелеген күрсәтте. Җыр бәйгесе II тур, ансамбльләр бәйгесе II тур һәм киноконкурс юнәлешләре буенча сайлап алу турлары калдылар.
Барыгызны да 2014 елның 26 мартында 18.00да Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Нужин ур., 2 йорт адресы буенча «УНИКС» КФУ МСКда булачак Фестивальнең җиңүчеләре һәм лауреатлары Гала-концертына чакырабыз.
Гала-концерт алдыннан 17.00да «УНИКС» КФУ МСКның концерт залына керү урыны алдындагы мәйданда Казан дәүләт медицина университеты студентларының «Без сәламәт! Безгә иярегез!» дигән гадәттәге митингы булачак.

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.


21
март, 2014 ел
җомга

Шимбә көнне 22 мартта 10сәг. 45мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалы эфирында «Сәламәт булыгыз!» программасының чираттагы чыгарылышын карагыз.

Программаның төп темасы наркология профилактикасына багышлана. Нарколог табиблар наркотик исерүнең симптомнары һәм аны кисәтү буенча чаралар турында сөйләячәк.

Торакаль хирургия буенча өченче симпозиум ничек узды? Моның турында программаның махсус сюжеты.

Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Россия 1 Татарстан» телеканалында шимбә көнне 22 мартта 10сәг. 45мин. «Сәламәт булыгыз!» программасында карагыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International