ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2014 ел
җомга

24 мартта 13.00да «Татар-информ» МАда ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин белән һәм Сочида Олимпиадада һәм Паралимпиадада эшләгән табиблар белән пресс-конференция булачак. Искә төшерәбез, бу Уеннарда Краснодар краеннан 666 табиб, Мәскәүдән 380 медик һәм Татарстан Республикасыннан 222 табиб эшләделәр. Шушы көннәрдә татарстан табиблары Сочидан кайталар.

Бүген Татарстан Республикасына эш буенча килү вакытында Ростов делегациясе «ТР ССМ Республика клиника  хастаханәсе» ДАССОга, «Шәһәр студентлар хастаханәсе №4» ДАССОга, «Ашыгыч ярдәм станциясе» ДАССОга килеп китте.
Аерым алганда, Республика клиника хастаханәсендә делегация медицина оешмасының кабул итү бүлегенең эше белән танышты. Студентлар хастаханәсендә баш табиб Айрат Зиатдинов һәм ТР ССМ Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Альбина Малова делегация әгъзаларын оешманың структуралы бүлекчәләрнең эше белән: регистратура, кичектергесез ярдәм блогы, торгызу дәвалавы бүлекчәсе, өр-яңа медицина җайланмалары белән җиһазландырылган функциональ диагностика һәм нур диагностикасы кабинетлары, көндезге стационар, үсмер яшь үзенчәлеге белән бәйле булган сәламәтлек саклау проблемалары буенча комплекслы медицина-психология ярдәме күрсәтүче «Чагылдыру» Яшьләргә дустанә булган клиника белән таныштырдылар. Делегация әгъзаларына медицина үзәгенең диагностикалау һәм дәвалау мөмкинлекләре, пациентларның йөреше логистикасы күрсәтелде.
Казанның ашыгыч ярдәм станциясендә, Ростов өлкәсенең делегациясе call-үзәкнең эше белән танышты.
Татарстан башкаласына килеп  китүнең ахырында, Ростов делегациясе белән ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин очрашты. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгындагы очрашу барышында кунаклар, Казанның медицина оешмасының мөмкинлекләре тәэсир итте, дип билгеләделәр. Шулай ук тарафлар хезмәттәшлекнең мөмкин булган юллары турында фикер алыштылар.

Чара Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан Мәгариф идарәсе һәм яшүсмерләр эшләре буенча идарә белән бергә оештырылды. Экскурсия чикләрендә киләчәкләрен медицина белән бәйләргә уйлаган укучылар, «Синең табибың» гомуми практика табиблары һәм педиатрлары бүлекчәләренә, шулай ук «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОга кереп чыктылар.
Экскурсантларны барыннан да бигрәк табиб булыр өчен уку вакытлары, медицина эшчеләренең хезмәт хакы һәм хезмәт шартлары кызыксындыра иделәр. Укучыларны  медицина ярдәмен күрсәтүнең яңа технологияләре һәм сәламәтлек саклауның мәгълүматлаштырылуы яхшы яктан шаккаттырдылар.
Гомумән, шәһәрдә профессиональ ориентация буенча һәм медицина кадрларын тарту буенча чаралар өзлексез үткәреләләр. Күптән түгел ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшмәсендә видеоконференция режимында ТР Хөкүмәтенең грантлары системасы хисабына табибларны тарту буенча эшне оештыру турында фикер алыштылар. Искә төшерәбез, Чаллыга торак шартларын яхшыртуга 500 мең сум күләмендә хөкүмәт грантларын алуга 40 квота бүленеп бирелгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиника хастаханәсе булышуы белән «Госпитальгә кадәрге этапта һәм стационар шартларда бактерияләргә каршы терапиянең көнүзәк сораулары» темасына Республика фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференция эшендә Татарстан Республикасының 300дән артык төрле профиль белгечләре - табиб терапевтлар, хирурглар, акушер-гинекологлар, реаниматологлар, клиник фармакологлар, микробиологлар, «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺБ ДБББОның һәм «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺБ ДБББОның профильле кафедралары хезмәткәрләре катнашты.

25 мартта Казанда 11.00 сәгатьтән башлап 420111, Казан, Петербург ур. 1, «Grand Hotel «KAZAN» кунакханәсе адресы буенча «Сирәк очрый торган авырулар өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру чикләрендә субъектның Юл картасын формалаштыру буенча регион тәкъдимнәре» дигән Түгәрәк өстәл булачак.

Белдерелгән чара – 2014 елда дәүләт хакимиятенең органнары, фәнни берләшмә, пациентлар һәм башка кызыксынган яклар катнашуы белән 10 субъектта планлаштырылган –  түгәрәк өстәлләр сериясенә керә.

Төп максат булып бөтен Россия Федерациясе территориясендә сирәк очрый торган авырулар өлкәсендәге бердәм дәүләт сәясәте чикләрендә «Регионның юл карталарын» формалаштыру, шулай ук Россия Федерациясе субъектларында пациентлар хокукларын гамәлгә ашыруда бөтен үзенчәлекләрне һәм юнәлешләрне исәпләү торачак.

Регионнарның Сәламәтлек саклау министрлыкларының, Законнар чыгара торган җыелышларының, Финанс министрлыкларының вәкилләре, регионнарның бөтен баш белгечләре, пациентлар берләшмәләре, ММЧ катнашуында булган чаралар Чиләбедә, Пензада, Санкт-Петербургта, Барнаулда һәм Волгоградта уздылар инде.


19
март, 2014 ел
чәршәмбе

Казанга килү вакытында медицина фәннәре докторы, профессор, Россия дипломнан соңгы белем бирү медицина академиясенең аналарны һәм балачакны яклау медицина-иҗтимагый проблемаларының кафедрасы мөдире, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия балалар клиника хастаханәсенең җитәкчесе, Россия Балалар хастаханәләре ассоциациясе рәисе Николай Ваганов Республика клиника хастаханәсенә килеп китте. Профессор Балалар Республика клиника хастаханәсенең баш табибы Р.Ф. Шәвәлиев белән бергә РКХның кабул итү-диагностика бүлегенә һәм перинаталь үзәгенә кереп чыкты. Аны клиниканың эшчәнлеге белән РКХның баш табибы Р.Ф. Гайфуллин, РКХның диагноз хезмәте җитәкчесе М.Р. Мәҗитов һәм акушерлык-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары И.Р. Галимова таныштырдылар. Шулай ук визит программасы чикләрендә Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгендә профессор Николай Ваганов «Балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыруның яңа технологияләре» дигән түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Утырыш ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин рәислеге астында үтте.

2014 елның маенда Россиянең иң борынгы вузларының берсе Казан дәүләт медицина университеты үзенең 200-еллык юбилеен бәйрәм итәчәк. Ел дәвамында КДМУ эгидасы астында юбилей чараларын үткәрү планлаштырылган. Аларның берсе булып 21нче марттан 27сенә кадәр Казан шәһәрендә үтәчәк IX Халыкара студентлар-медикларның һәм медицина эшчеләренең сәнгатьләре фестивале торачак.
Фестиваль
нең төп бурычы булып медицина һөнәрен популярлаштыру, медицина һәм фармацевтика буенча югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары, сәламәтлек саклау оешмалары арасында иҗат бәйләнешләрен берләштерү һәм ныгыту, медицина эшчеләренең иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм үстерү тора.
Чара Россия
нең Медицина һәм фармацевтика ЮУЙларының ректорлары советы, «Медицина гәҗите», Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау эшчеләре Профсоюзы, Казан дәүләт медицина университеты тарафыннан, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь), Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау эшчеләре профсоюзы Татарстан оешмасының Республика комитеты, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы булышуы белән оештырылган.

Минзәлә медицина училищесында (техникум) Студентларның укыту-фәнни тикшеренү эшләренең республика конкурсы булды. Анда Чистай медицина училищесының студентлары Валегжанова Галина һәм Никонорова Тамара катнаштылар. Алар «Тормыш солдатлары» темасына – Чистай медицина училищесының укутучыларының һәм укуны тәмамлаучыларының Бөек Ватан сугышы елларында сугыш һәм хезмәт батырлык күрсәтүләре турында фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр. Эшнең Фәнни җитәкчеләре: Мәҗитова Г.В., Морозова Е.В., Мигачева О.В. Бу эш иң яхшы дип танылды һәм конкурсның нәтиҗәләре буенча I урынны алды.

Бу көннәрдә татарстан табиблары Сочидан кайталар. Искә төшерәбез, Олимпия уеннарында Сочида Краснодар краеннан 666, Мәскәүдән 380 һәм Татарстан Республикасыннан 222 табиб эшләде. Сочида пресс-конференциядә РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова сөйләгәнчә, медиклар өйрәтелеп кенә калмаганнар, ә бөтен системаның эше турында җентекле инструктаж алганнар. Үз урынында һәрберсе үзенең вазифасын профессиональ итеп үтәде. Аларның яртысы инглиз телен белә иде. Ләкин иң мөһиме – бер-берсе белән якын элемтәдә булган тулы система җибәрелгән иде. Шуның аркасында медикларга мөрәҗәгать итүдән оператив тыкшынуны уздыруга хәтле вакыт каты кыскартылды. Хәтта иң катлаулы очракларда да операцияләр 2-2,5 сәгатътән соң башлана иделәр. Ләкин моңарчы медиклар зыян күргән кешеләргә МРТ, КТ, цифрлы рентгенографияне кертеп, тикшерүнең тулы комплексын уздырдылар...

Вероника Скворцова йогышлы авырулар хезмәте яхшы эшләде дип билгеләде.

Кубаньнең вице-губернаторы Галина Золина ХОКның баш табибы Россия медицинасына югары бәя бирде дип басым ясап әйтте, - дип «Медицинская газета» (корр. «МГ» Алексей Папырин) хәбәр итә.

Билгеләргә кирәк, 2014 елда Краснодар краенда Сочи шәһәрендә XXII Кышкы Олимпия уеннарын медицина белән тәэмин итүне оештыруга зур өлеш керткән өчен ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

18
март, 2014 ел
сишәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы энергия саклауның һәм энергетика эффективлыгын күтәрүнең республика программасын тормышка ашыруда актив катнашканы һәм ТР икътисадының энергетика эффективлыгының югары күрсәткечләренә ирешкәне өчен диплом белән бүләкләнде. Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафинга бүләкне «Энергетика. Ресурсларны саклау» күргәзмәсе чикләрендә Республиканың Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International