ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2014 ел
дүшәмбе

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.

Бүгенге көндә туберкулез дөньяда иң таралган инфекцияләрнең берсе булып кала бирә. Авыруларны дәвалау өчен инде берничә унъеллык буе эффектив дарулар кулланылса да, һәр ел дөньяда миллионлаган кеше туберкулездан һәлак була. Дөньядагы халыкның өчтән бер өлеше туберкулез микобактериясе белән йогышланган, ел саен 10 миллионы диярлек туберкулезның тирә-якка авыру уятучы бүленеп чыга торган («ачык» формалар) формалары, һәм тагын якынча шулкадәре үк - авыру уятучы бүленеп чыкмый торган («ябык») формалары белән авырыйлар. Туберкулез көчсезләнгән иммунитетлы кешеләр өчен (начар туклану, торак-бытовых шартларының түбән дәрәҗәсе, өлкән яшь, эчкечелек, шикәр диабеты кебек озакка сузылучан авыру булу, онкологик авырулар, ВИЧ-инфекциясе) аеруча куркыныч. Уртача алганда организмнарына авыру уятучы эләккән кешеләрнең 20дән берсе авырый.

Республика медицина профилактикасы үзәге һәм Казанның Совет районы Администрациясе тарафыннан югары сыйныфта укучылар өчен җәмгыятькә каршы булган күренешләрне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру буенча видеолекторий эше оештырылган.
Видеолекторийның максаты булып «РНД» ДАССО табиб-белгечләрен җәлеп итеп яшьләрне иҗтимагый-мөһим авыруларның (эчкечелек, наркомания, тәмәке тартуның) профилактикасы белән таныштыру тора һәм бер үк вакытта билгеләнгән темаларга видеофильмнар, анимация фильмнары, күрсәтү, йогышлы булмаган авыруларның профилактикасы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча информацион материал өләшү булачак.
Лекторий12 марттан башлап эшли башлады һәм атна саен «Дәрвишләр бистәсе» микрорайонының бөтен гомуми белем бирү мәктәпләрендә үткәреләчәк.

20 мартта Казанда «Госпитальгә кадәрге этапта һәм стационар шартларда бактериягә каршы терапиянең көнүзәк сораулары» республика фәнни-гамәли конференциясе булачак. Конференциядә катнашу өчен табиб-терапевтлар, хирурглар, акушер-гинекологлар, реаниматологлар, клиника фармакологлары, микробиологлар, «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺБ ДБББО һәм «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺБ ДБББО профильле кафедраларының хезмәткәрләре чакырылалар.

 

2014 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Югары медицина технологияләре Белем бирү үзәге белән бергә «Медицина оешмаларында сыйфат һәм рисклар белән идарә итү» II Халыкара конференциясен - сәламәтлекне саклауда булган сыйфат белән идарә итү сферасында әйдәүче чит ил клиникаларының һәм Россия закончылыгының тәҗрибәсен берләштерүче проектны үткәрә.
Конференция программасында түбәндәге сораулар турында сөйләшү планлаштырылган: сәламәтлекне саклауда инновацион менеджмент; Израиль, Германия, Финляндия, Сербия һәм АКШ медицина оешмаларында сыйфат һәм рисклар белән идарә итү; Россия клиникаларында сыйфат менеджменты системаларын кертү: механизмнар һәм мөмкинлекләр һ.б.
Конференциянең экспертлары сыйфатында Россия, Германия, Израиль, Сербия, АКШ, Финляндиянең әйдәүче белгечләре чыгыш ясаячаклар.
Чарада Россия Федерациясенең һәм СНГ илләренең сәламәтлек саклауларының 200дән артык администраторы катнашачак.


15
март, 2014 ел
шимбә

Республика клиника хастаханәсендә Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең, санитария авиациясенең һәм Татарстан Республикасы һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең Киңәйтелгән Йомгаклау киңәшмәсе булды. Киңәшмәне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разинович Фатихов һәм РКХның баш табибы Рөстәм Фаизович Гайфуллин ачтылар. Киңәшмәдә 2013 ел өчен бу хезмәтләрнең эшчәнлекләренә йомгаклаулар ясалды һәм 2014 елга эшчәнлек үсеше перспективалары каралды.


14
март, 2014 ел
җомга

«Сәламәтлек» программасы яңа телесезонын башлый! Шимбә көнне 15 мартта 10 сәг.35 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалы эфирында яңа сезонның беренче чыгарылышын карагыз.

Йөрәкнең ишемия авыруы. Миокард инфаркты ничек һәм ни өчен барлыкка килә? Профилактикалау. Авыруның беренче билгеләре. Нәрсә эшләргә? Инфарктлы пациентка ашыгыч ярдәм күрсәтү. Таҗсыман артерияләрне стентлау.

              Бу һәм башка сораулар 7нче номерлы ШКХнән чыккан программаның махсус сюжетында. Программаның балалар рубикасы йөрәк эше турында аңлаешлы итеп сөйләячәк.

Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Сәламәтлек» программасында шимбә көнне 15 мартта 10 сәг.35 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерациясенең атказанган эшлеклесе, Россия медицина фәннәре академиясенең академигы, Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасының мөдире,  Бөтенроссия неврологлар җәмгыятенең рәисе, профессор, медицина фәннәре докторы Евгений Гусев белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. ТР Хөкүмәт йортында булган очрашуда шулай ук ТР Президентының ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнашты. Очрашу барышында Евгений Гусев Татарстанда тулаем алганда медицинага һәм аерым алганда неврологиягә бирелгән игътибар өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Шулай итеп, Е. Гусев узган елда Казанда РКДҮ җирлегендә ачылган баш республика кан тамырларының үзәген югары бәяләде. Бөтенроссия неврологлар җәмгыятенең рәисе һәм Татарстан Президенты республиканың территориясендә медицина өлкәсендә яңа проектларны гамәлгә ашыруның мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

12
март, 2014 ел
чәршәмбе
ТР Хирургы көненең чикләрендә Англия хирургларының Король колледжы белән телекүпер уздырырга планлаштырыла, шул вакытта Бөек Британиянең медицина ассоциациясенең юан эчәкнең ялкынсыну авырулары буенча баш белгече Кристофер Чан хирургия практикасында яңа әгъзаларны саклый торган технология турында сөйләячәк.

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International