Бүген РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары А.З.Фәррахов Азино микрорайонында урнашкан «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның балалар сырхауханәсе филиалына, шулай ук ТР ССМның Республика кан үзәгенең төзелә торган яңа бинасына эш визиты белән килеп китте. Яңа бинаның ачылуы 2014 елның 14 маенда Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры В.И.Скворцова катнашуы белән булачак. Республика кан үзәгендә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм ТР ССМның Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев аны төзелеш барышы белән таныштырдылар. А.З.Фәррахов төзүнең югары тизлеген билгеләде, һәм яңа бинаны эксплуатацияләүгә кертү Татарстан Республикасында хәзерге заман кан хезмәтен оештырырга рөхсәт итәчәк, донорлар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар барлыкка китерәчәк дип ныклы ышаныч белдерде.
БРКХнә А.З.Фәрраховны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, БРКХнең баш табибы урынбасары Л.И. Басанова, БРКХнең баш шәфкать туташы Погуляй Н.А. озатып бардылар. Шул да игътибар итәрлек: очрашуда шул сырхауханәне төзү эшләрен оештырган төзүчеләр катнашты. Визит барышында РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары травматологик бүлегендә, психологик ярдәм күрсәтү бүлегендә, авыр тормыш шартларына эләккән балаларны һәм яшүсмерләрне иҗтимагый адаптацияләү бүлегендә булды, участок педиатрларының эшләре белән танышты, кадрлар сәясәте белән кызыксынды.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы республика халкына апрельдә чираттагы йогышсызландыруга Зәй, Биектау, Яңа Чишмә, Кукмара, Чирмешән, Лаеш, Питрәч районнарының бала табу йортлары һәм бүлекләре һәм Казанның ике бала табу йорты: «16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханә» ДАССО һәм «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханә» ДАССОның 2 нче номерлы бала табу йорты – ябылалар дип хәбәр итә (даталар таблицасы теркәлә).
2014 елның 14 апреленнән башлап 18 апреленә кадәрТатарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1379 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 378 кеше, кабаттан баручылар – 1001 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1379 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1379 литр.
Спасс ҮРХ һәм КДАТУда Донор көннәре уздырылды, анда 178 донор катнашты. Шулай ук милли Донор көненә багышланган акция уздырылды, анда донорлар саны 87 кеше ташкил итте.
Бөтен Россия буенча 20 апрельдә билгеләнә торган Милли донор көнен бәйрәм итү алдыннан Казан шәһәрендә донор акциясе узды. Бу көнне 87 кеше донор булды, кан банкы 35 литрдан артык донор каны белән тутырылды. Акциянең һәр катнашучысына беренче донация турында исемле таныклыклар, Милли донор көнне белән котлый торган ачык хатлар һәм истәлекле значоклар һәм бүләкләр бирелделәр.
РКХ табиблары Санкт-Петербургның В. А. Алмазов исемендәге Федераль үзәгенең белгече, м.ф.д. Михайлов Е.Н. белән бергә «Джонсон һәм Джонсон», Биосенс Вебстер компанияләренең ярдәмендә йорәк ритмлары бозылуларның төрле сылтаулары буенча тыкшынуларның аз инвазив алымнары ярдәмендә йорәкләрдә 4 операция уздырдылар.
Уздырган операцияләрнең спецификасы аз инвазив югары технологияле ярдәмне куллануда гыйбәрәт булды. Операцияләр ультратавышлы тикшерү белән өчкә бүленә торган навигацион нефлюороскопик система Carto 3 ярдәмендә уздырылды.
Шимбә көн 19 апрельдә 10сәг.45мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында «Сәламәт булыгыз!» программасының чираттагы чыгарылышын карагыз. Программаның төп темасы бавыр авыруларын профилактикалауга, аерым алганда алкоголь һәм дару гепатитына багышлана. Бавырның эшләве, риск факторлары һәм даруларны тикшерүсез эчү нәтиҗәләре турында нәрсә белергә кирәк. Бавырны диагностикалауның үзәнчелеге нәрсәдә һәм бавырның функцияләрен ни кадәр еш тикшергә кирәк. Программада 7нче номерлы ШКХ әйдәүче белгечләренең аңлатмалары һәм интервьюлары. Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Россия 1 Татарстан» телеканалында шимбә көнне 19 апрельдә 10сәг.45мин. «Сәламәт булыгыз!» программасының махсус чыгарылышында карагыз.
Татарстан мөнәсәбәтләре, стандартлары һәм амбицияләре шартларында иң яхшы чит ил үрнәкләренә туры килгән, медицина оешмаларында сыйфатны һәм идарә итүне яңартуның өзлексез эшли торган системасын оештыру кирәклеге турында бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Медицина оешмаларында сыйфат һәм рискларны тикшерү» дигән II Халыкара конференция ачылуында хәбәр итте.
Бүген Казанда башланучы конференция – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгенең бердәм проекты.
Ачылуда ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Росздравнадзорның Халыкка медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын дәүләт тикшерүен оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Ковалев, җәмгыятьчелек сәламәтлегенең Милли ФТИның фәнни эшләр буенча директор урынбасары Александр Линденбратен һәм төрле дәрәҗәдәге сәламәтлек саклау оешмалары белән идарә итүне оптимизацияләүгә юнәлгән проектлар буенча директор Радомир Бошкович катнаштылар.