Яр Чаллы шәһ. АМЯХнең хезмәткәрләре кешеләргә батырларча хезмәт иткән хезмәттәшләр, бөтен гомерләрен табиб эшенә багышлаган табиб-тылсымчылар турындагы хәтерне мәңгеләштерергә уйладылар.
«АМЯХ» ТР ДАССО җирлегендә ТР ССМның баш штаттан тыш белгеч-кардиологы А.С. Галявич катнашуында «Stent for life» – тарих, актуальлек, тормышка ашыру» исемле түгәрәк өстәл булды. «Stent for life» проектының максаты – көчле коронар синдромлы кардиология белән авыручыларга ярдәм күрсәтү.
Быел 20 апрельдә билгеләнеп үтелүче Милли кан доноры көне, Кан хезмәтенең иң эре масштаблы традицион чараларының берсенә – «АвтоМотоДонор» федераль акциясенә старт бирде. 2014 елның 30 апреленә кадәр бу вакыйга кан донорлыгы проблемасына салкын карамаган бөтен юл хәрәкәтендә катнашучыларны берләштерәчәк.
2014 елның 30 апрелендә Казан шәһәрендә ЮХИДИ территориясендә ТР ССМ Республика кан үзәгенең кан хәзерләү мобиль комплексын куллану белән «АвтоМотоДонор» исемле донор акциясе булачак. ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм бар теләгән кешеләр кемгә бик кирәк, шулар файдасына канны үз теләкләре белән бирәчәкләр. Акциянең максаты – кан донорлыгына күбрәк кешене чакыру, җибәрү өчен куркынычсыз кан һәм аны компонентлары кирәклеген аңлауны арттыру, ирекле кан донорларының республиканың сәламәтлек саклавына иң мөһим кертемнәрен билгеләү, кан җибәрүне мөмкин итүчеләргә рәхмәт әйтү һәм хөрмәт белдерү.
Әгәр тире капламында кадалган талпан табылса, аны әкрен генә, иң яхшысы перчаткалы куллар белән пинцет ярдәмендә алырга, һәм бора-бора чыгарырга кирәк. Яраны юып, кулларны сабын белән юарга кирәк. Талпанны йогышлы авыруны тудыручы булу-булмауга лабораториядә тикшерергә мөмкин. Шулай ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул профилактика чараларын үткәрергә кирәклекне билгеләячәк. Бер ай дәвамында үз сәламәтлегеңнең торышын игътибар белән күзәтергә һәм, иң әүвәле, тән температурасына игътибар итәргә кирәк.
Хәйрияле эшчәнлек сораулары буенча республика киңәшмәсе «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан җирле бүлеге белән бергә Бөек Җиңү юбилеена әзерләнү чикләрендә «Кадерле ветераныбыз» дигән иҗтимагый-гуманитар проектны тормышка ашыру соравы буенча видеоконференция үткәрде. Утырыш ТР Президентының иҗтимагый сораулар буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова рәислеге астында үтте.
Республика клиник хастаханәсе ФБССОның микробиологлары да, Казан дәүләт ветеринария академиясенең микробиология кафедрасы да беренче мәртәбә катнашкан ТР микробиологлары өчен булган фәнни-гамәли конференция оештырды.
Конференциянең «Көчле эчәк йогышлары (КЭЙ) вакытында хәзерге заман лаборатория диагностикасы» дигән төп темасы буенча доклад белән м.ф.д., профессор, Л.Пастер исемендәге ФТИның эчке йогышлар лабораториясе мөдире, Санкт-Петербург шәһәренең баш бактериологы Кафтырева Л.А. чыгыш ясады.
Авыл халкының махсуслаштырылган медицина ярдәмен ала алырлыгын камилләштерү һәм күтәрү максатында Югары Ослан РҮХнең Макула табиб амбулаториясендә тар белгечләр Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы халкын кабул итүне оештырды. Пациентларны кабул итүне республика сәламәтлек саклау оешмаларының белгечләре: онколог-маммолог, кардиолог, офтальмолог һәм РҮХнең белгечләре: эндокринолог, стоматолог, ультратавыш диагностикасының (УТД) табибы, педиатр һәм терапевт уздырдылар.
«Сәламәтлек» программасының чираттагы чыгарылышын шимбә көнне 26 апрельдә 10 сәг.45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.
Программаның төп темасы сезонлы табигый-учаг авыруларын: талпан энцефалитын һәм бөер синдромы белән геморрагик бизгәкне кисәтүгә багышланган. Белгечләр бу авыруларны профилактикалау чаралары турында киңәшләр бирерләр. «Сәламәтлек саклавы бүген» дигән бүлектә сыйфат буенча узган конференциянең сюжетлары һәм РКДҮнә ТР Президентының визиты тәкъдим ителгән.
Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Сәламәтлек» программасында шимбә көнне 26 апрельдә 10 сәг.45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында!
«Бөгелмә РҮХ» ДАССОның җирлегендә Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау оешмаларының мобилизацияләү эше һәм гражданнар оборонасы буенча белгечләр белән дәрес узды. Доклад белән «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның баш табибы И.Р.Измайлов чыгыш ясады. Дәрескә ТР ССМ икенче бүлек башлыгы вазыйфасын башкаручы С.В. Усов, Баулы, Урыссу, Азнакай, Әлмәт, Лениногорск, Норлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Мөслим, Алабуга, Тукай, Актаныш, Менделеевск районнарының үзәк район хастаханәләреннән белгечләр чакырылды.
«РМПҮ» ДАССОның халыкны гигиена буенча тәрбияләү бүлегендә Казан шәһәренең һәм ТР районнарының ДПОларында профилактика эшен оештыручылар өчен методик семинар узды. «Табигый-чыганаклы һәм сезонлы авыруларны профилактикалау» темасы буенча презентацияләү белән Локоткова А.И, м.ф.к., КДМАның эпидемиология кафедрасы доценты чыгыш ясады, ул үз чыгышында ТРда табигый- чыганаклы йогышлар буенча эпидемиологик шартларны җентекләп бәяләде.
ТРда иң еш очрый торган табигый- чыганаклы авырулар арасында талпан энцефалиты, талпан боррелиозы һәм бөер синдромы белән геморрагик бизгәк торалар. Шушы авырулар өчен язгы-көзге сезонлык үзәнчәлекле. Иң зур рискка эшчәнлекләре урманда, табигатьтә, бакча җирләрендә булу белән бәйле шәхесләр дучар ителәләр. Презентациядә лектор шундый авыруларны профилактикалау һәм кисәтү чараларын җентекләп күрсәтте.