Күрсәткән хезмәте һәм ведомствоара тәэсир итешүне оештырганы, гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү буенча куелган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыруда Россия ГТХМынаәһәмиятле ярдәм күрсәткәне өчен Россия ГТХМының күкрәк билгесе белән «Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» дәүләт үзидарәле сәламәтлек саклау оешмасының идарә итүнең автоматлаштырылган системалары бүлегенең электрон-хисаплау һәм исәпләү машиналары операторы Ирина Николай кызы Баранова бүләкләнде.
Бүген үз һөнәри бәйрәмнәрен безнең күбебезне кайгыртучан куллары белән дөньяга китерергә ярдәм иткән кешеләр билгеләп үтәләр. Инде егерме елдан артык рәттән 5нче май Халыкара акушерлар көне булып санала. Бәйрәм идеясын 1987нче елда Нидерландыда конференциядә Халыкара акушерлар ассоциациясе тәкъдим итте. Рәсми бәйрәм статусын бу көн 1992нче елда гына алды. Бүген ул илледән артык илдә, шул исәптән Россиядә дә билгеләнеп үтелә.
Казанда 2014 елда ТР дәүләт сәламәтлек саклауның оешмаларына эшкә кабул ителгән табиблар-белгечләр һәм клиник-лаборатор диагностикалау табиблары тарафыннан ТР Хөкүмәтенең грантларын алуга беренче конкурсны уздыру буенча комиссия утырышы булды.
Комиссия 17 табибның конкурс мәгълүматларын тикшерде. Беренче конкурс нәтиҗәләре буенча 11 табибка, шул исәптән бер табибка – медицина фәннәре кандидатына, торак шартларын яхшыртырга грантлы булышуны бирү турында карар кабул ителде.
Бүген 14 майда ачыла торган Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгенең яңа бинасы территориясендә «Тормышны коткару өчен!» дигән сакура аллеясын тантаналы салу булды. Сакура аллеясы безнең җирне азат иткән һәм безгә тынычлык һәм чиста күк бүләк иткән Каһарманнарның бөеклеге һәм батырлыгы турында һәм кешеләрнең сәламәтлекләре һәм гомерләре өчен кан бирүче бүгенге көн Каһарманнарының батырлыгы турында сүнми торган хәтернең символы булачак.
Агачлар утыртуда Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары А.З.Фәррахов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р.Фатыйхов, ТР ССМ Республика кан үзәгенең баш табибы Р.Г.Тураев, кан үзәгенең хезмәткәрләре катнаштылар. Шулай ук агач утыртуда православие һәм мөселман руханиларының вәкилләре – Отец Роман (Модин) һәм «Өмет» мәчетеннән Рөстәм хәзрәт, «Генерирующая компания» ААҖнең Генераль директоры Р.М.Хаҗиев, «Татарстан Республикасы күперләре» ААҖнең Генераль директоры Р.С. Мухьянов һәм генераль подрядчының һәм йорт салучының вәкилләре катнаштылар.
2014 елның 14 маенда Россиянең иң борынгы медицина ЮУЙ – Казан дәүләт медицина университеты 200-еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. 12 майдан башлап 15 майга кадәрге чорда бу датага багышланган төп бәйрәм чаралары узачак.
Медикларны, торак мәсьәләсен чишәргә булышып, башка районнардан тарталар. Акчалата ярдәмнәр, ташламалар һәм балалар туган өчен бурычның бер өлешен исәптән чыгаруны вәгьдә итәләр.
700 диярлек табиб – республиканың бөтен хастаханәләренә нәкъ шулкадәр белгеч кирәк. Табибларның күбесе инде пенсия яшендә, яшьләрнең кайберсе зур хезмәт хакына хосусый клиникаларга китәләр. Аеруча көчле җитмәү гомуми практика табиблары арасында сизелә. Кайбер терапевтларга икешәр участок алып барырга туры килә.
2014 елның 21 апреленнән башлап 25 апрельгә кадәрТатарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1454 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 428 кеше, кабаттан баручылар – 1026 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1454 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1454 литр.
КДМУда һәм КАИда Донор көннәре уздырылды, анда 216 донор катнашты.