ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2014 ел
дүшәмбе
Ревматоид артриты еш очрый торган ревматик авыру булып тора, күбесенчә эшкә сәләтле яшьтәге пациентларда очрый, үтүнең көчәя торган характеры, инвалидлыкның тиз үсеше белән аерылып тора. Беренчел звеноның табибларын ревматоид артритын иртә диагностикалауга, базислы терапиянең нәтиҗәлелеген һәм хәвефсезлеген дөрес бәяләүгә өйрәтү бу авыру белән пациентларда барлыкка килгән кайтмас үзгәрешләрне булдырмас өчен бик мөһим була. Алабуга шәһ. «Табиблар һәм гомуми практика табиблары өчен ревматоид артриты буенча практик мәктәп» дигән мастер-класс булды. Мастер-классның эшендә Алабуга, Мамадыш, Менделеевск һәм Әгерҗе районнарының табиблары катнаштылар. 

6 мартта язгы һәм якты бәйрәм – халыкара хатын-кызлар көне алдында Татарстан Республикасының иң матур кызлары – «Мисс Татарстан» студиясенең модельләре донорлар акциясендә катнашачаклар. Акцияне оештыручылар – ТР ССМ Республика кан үзәге һәм «Мисс Татарстан» конкурсының дирекциясе. «Мисс Татарстан» оешмасының президенты Изольда Сахарова акциядә катнашырга дигән тәкъдимгә әзерлек белән җавап бирде һәм донорлар хәрәкәтен хуплау инициативасы белән чыкты.

Бөтен теләгән кешеләр бу акциягә кушыла алалар. Мәҗбүри таләп – үзегездә паспорт булырга тиеш. Искә төшерәбез, донациягә кадәр 48 сәгать эчендә исерткечләр, майлы, ачы ашамлыклар ашарга ярамый, кан бирү көнендә җинел иртәнге аш ашарга кинәш ителә.

Сезне ТР ССМ Республика кан үзәгендә Себер тракты ур., 33 адрес буенча 8.00 башлап 13.00 сагәтькә кадәр көтәбез. Белешмәләр өчен тел. : 299-00-04

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.

Йөкле хатын М. бала табарга «Апас РҮХ» ДАССОна керде. Бала тудыру эшчәнлеге тәмамлангач көчле йөрәк-кан тамырларының һәм сулышның җиткелекле булмауларының билгеләре җирлегендә йөрәк туктады. Табиблар бригадасы озакка сузмыйча реанимация чараларының комплексын уздырды, ләкин алар нәтиҗә бирмәделәр һәм үлем билгеләнде. Мәетне патологоанатомик ярып карауның башлангыч нәтиҗәсе үлемнең сәбәбе булып үпкә артериясенең эмболиясе булды дип күрсәтә. Ахыргы диагноз җентекләп гистологик тикшерүне тәмамлагач өч атна узгач куела.

Бала авыр хәлдә туды, беренчел реанимацион ярдәм күрсәтүдән соң оператив тәртиптә реанимобильдә «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның реанимацион бүлегенә күчерелде. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин кушуы буенча 2 мартта министрның беренче урынбасары С.А. Осипов җитәкчелегендә комиссия «Апас РҮХ» ДАССОнда үз эшен башлады. Тикшерүләр, шул исәптән хатын-кызның үлүенә китергән өзлегүләрнең барлыкка килүләренең сәбәпләрен җентекләп ачыклау өчен морфологик тикшерүләр, уздыру буенча бөтен кирәкле йөкләмәләр бирелде. Уздырылган һәръяклап тикшерүнең нәтиҗәләре буенча авыр өзлегүле бала табуның шартларында бала табучы хатынга ярдәм күрсәтү буенча медицина персоналының эшләренә бәя биреләчәк, идарә карарлары һәм чаралары кабул ителәчәкләр.

2014 елның 1 мартында республиканың Яшел Үзән районында «Бердәм Россия» партиясе Татарстан җирле бүлегенең «Бердәм Россия көне» дигән киң масштаблы акциясе старт алды.
Унбер профильле мәйданчык акциягә туры китерелгән чаралар чикләрендә районның иң актуаль сораулары буенча үз эшен башлады. Сәламәтлек саклау сферасы, Яшел Үзән муниципаль районының 2013 елдагы сәламәтлек саклау эшчәнлегенә йомгаклар ясау һәм 2014 елга бурычлар турында Васильево шәһ.т.п. Мәдәният һәм иҗат сараенда фикер алыштылар.

Чарада Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнаштылар, Партиянең Татарстан җирле бүлекчәсенең Җирле сәяси советының әгъзасы, иҗтимагый сәясәт буенча ТР Дәүләт советы Комитеты Рәисе, Партия тарафдарларының Җирле Советы рәисе Светлана Захарова, Яшел Үзән муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров, Васильево шәһ.т.п. җитәкчеләре, шәһәр һәм район оешмаларының җитәкчеләре, медицина оешмалары җитәкчеләре, бүлекчәләрнең мөдирләре, сәламәтлек саклау ветераннары һәм башкалар.

1
март, 2014 ел
шимбә

7 сәгать эчендә Республика клиник хастаханәсе травматология бүлегенең хирурглары пациентка кул чугын тегеп куйдылар. Бик четерекле операциянең нәтиҗәсендә пациентка кулын «кайтарып» кына калмадылар, ә аның төп функцияләрен төзәттеләр диярлек. Производство травмасы ир кешене инвалид булып калдыра ала иде, ләкин хәзер, операциядән соң ике атна узгач, ул бармакларын селкетә инде. Уникаль операциянең тәфсиллекләре – «Казан» Телерадиокомпаниясе корреспондентының Ольга Морская белешмәсендә.

Ч.У. Мәхмүтов рәислеге астында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның утырышы булды. Утырышта Советның 2013 елгы эшен йомгакладылар һәм 2014 елга эш планын расладылар. Беренче ярты еллыкка сәламәтлек саклау оешмаларына бару һәм ДПОда пациентлар белән очрашу, медицина ЮУЙның һәм колледжының студентлары белән очрашу, Иҗтимагый оешмалар белән очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр  кебек чаралар планлаштырылган.

http://www.youtube.com/watch?v=Tu0LcK3dzL8&feature=youtu.be

28
февраль, 2014 ел
җомга

Баштагы мәгълүматлар буенча, бүген 6.30та Казан – Оренбург автоюлының 18нче километрында ЮТҺ булды. Берничә җиңел автомобиль бәрелеше нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде. Алардан 2 кеше ЮТҺ урынында һәлак булды, Казан шәһәренең һәм Столбище поселогының АМЯС бригадалары 3 зыян күргән кешене авыр хәлдә РКХ Травмоүзәгенә китерделәр.

Тулы мәгълүмат ачыклана, өстәмә хәбәр ителәчәк.

27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

26 февральдә Республика клиник онкология диспансерының 2013 елгы эшчәнлеген йомгакладылар. Йомгаклау медицина советы ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Е.И. Шишмарева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәме бүлегенең башлыгы Ю.В. Аржанов катнашуында булды.

2013 елда пациентларга онкологик ярдәмне күрсәтүнең йомгаклары турында төп доклад белән ТР ССМ РКОДның баш табибы Р.Ш. Хәсәнов чыгыш ясады. Үз докладында ул халыкка онкологик ярдәм күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлгән эшне билгеләде. Яман шешләр белән авырый торган пациентларның азган булулары һәм аларның беръеллык үлем саны күрсәткечләренең уңай динамикасы бар. Авыруның иртә стадияләрендә ачыкланган пациентлар саны арта (2012 елда – 54,2%, 2013 елда – 56%), моңа халыкны диспансерлаштыруны уздыру да йогынты ясады.

Шулай ук йомгаклау медицина советында, мәсьәләләр арасында 2014 елда булачак приоритетлы булып тора торган онкопатологиядән үлем санын әзәйтү, онкологик ярдәмнең сыйфатын һәм аның ала алырлыгын арттыру, республикада яңа белгечләрне хәзерләү, яңа технологияләрне кертү, онкологик хезмәтне мәгълүматлаштыру, стационар урынына кулланыла торган технологияләрне үстерү, ПЭТ-үзәгенең эш күләмен арттыру һәм РНТ бүлеген ачу кебек мәсьәләләр карап тикшерелделәр.


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

«Россия Федерациясенең гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында» 323-ФЗ номерлы Федераль Законның 76 мәддәсенә ярашлы медицина профессиональ коммерцияле булмаган оешмалары медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре буенча клиник киңәшмәләр (дәвалау протоколларын) эшләп чыгаралар һәм раслыйлар. Тәртипләр һәм стандартлар белән беррәттә бу документлардан медицина хезмәткәрләре медицина ярдәмен күрсәтү вакытында файдаланырга тиеш.

www.pulmonology.ru сайтында бронхиаль астма, ҮХОА, саркоидоз һәм авыр уза торган грипп белән авыручыларны алып бару буенча соңгы клиник кинәшләр тәкъдим ителә. Практикачыл табибларга бу мәгълүмат белән танышырга, һәм бу категорияле пациентларга медицина ярдәмен күрсәтү вакытында файдаланырга киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International