ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 27 февраленнән башлап 1 мартына кадәр «Казан ярминкәсе» Күргәзмә үзәге территориясендә тормыш куркынычсызлыгының төрле өлкәләрендә эшләп чыгаруларны һәм җайланмаларны кертү буенча Татарстан Республикасында перспектив эш мәйданчыгы булып торучы XIX «Иминлек һәм элемтә» форумы булачак.
Форум эшендә дөньяның 24 иленең вәкилләре катнашачаклар, моннан тыш, оештыручылар быел ике масштаблы чараны:

• III «Тормыш куркынычсызлыгының заманча проблемалары: хәзерге көн һәм киләчәк» Халыкара фәнни-гамәли конференциясен,
• өч махсуслаштырылган «Куркынычсызлык», «Элемтә», «Хезмәтне саклау һәм аның куркынычсызлыгы» күргәзмәләрен үткәрүне берләштерә алдылар.

III «Тормыш куркынычсызлыгының заманча проблемалары: хәзерге көн һәм киләчәк» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ике көн 2014 елның 27-28 февралендә эшләячәк. Конференция эшендә Россиянең һәм АКШ, Австрия, Англия, Германия, Финляндия, Чехия, Йемен, Мексика, Израил, Төркия, Иран, Ангола, Һиндстан, Украина, Казахстан һәм Белорусс кебек чит илләрнең министрлыкларының, ведомстволарының, фәнни оешмаларының җитәкчеләре, әйдәүче белгечләре һәм экспертлары катнашачаклар.
Конференция эшендә Россиянең дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләренең катнашуы планлаштырылган.

27 февраль көнне

11.00дән 18.00гә кадәр россиянең һәм чит илләрнең тормыш куркынычсызлыгы өлкәсендәге әйдәүче белгечләре катнашуында түбәндәге юнәлешләр буенча секцияле утырышлар үтәчәк:
I. Иҗтимагый куркынычсызлык
II. Юлларда тормыш куркынычсызлыгы
III. Иҗтимагый бәхет буларак сәламәтлек
IV. Экологик куркынычсызлык
V. Хәзерге заман этабында кешене һәм җәмгыятьне гадәттән тыш ситуацияләрдән саклау.
«Иҗтимагый бәхет буларак сәламәтлек» секциясенең рәисе булып ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин тора.

«Республика буенча иң зур табигый халык саны арту һәм иң түбән үлүчеләр саны, аналар арасында үлем юк, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем саннары әзәйде» – Чаллы сәламәтлек саклавы 2013 елда шундый нәтиҗәләргә ирешә алды.

Йомгаклау Медсоветының эшендә ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Яр Чаллы шәһәренең идарәчелеге һәм 350 медицина хезмәткәре катнаштылар.

Доклад белән Яр Чаллы шәһ. буенча ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко чыгыш ясады, ул 2014 елда сәламәтлек саклау перспективалары турында сөйләде.


25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Практикачыл табибларга мәгълүматның ала алырлыгын арттыру өченберенче медицина каналы оештырылды. Бу ресурсның төп мәсьәләсе булып төрле авыруларны диагностикалауга һәм дәвалауга хәзерге заман алымнарын җиткерү тора. Теркәүдән соң кулланучылар кардиологиянең, пульмонологиянең, онкологиянең һәм башка көнүзәк мәсьәләләре буенча лекцияләрнең, вебинарларның киң спектрын ала алалар. www.1med.tv адресы буенча теркәлергә һәм мәгълүмат алырга мөмкин. Без практикачыл табибларның бу проектта катнашуы максатчан дип саныйбыз.

24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Профилактикалауның төп ысулы булып масса-күләм чараларга баруны чикләү, коллективта авыручыларны ачыклау һәм вакытлы дәвалану, кулларны юу тора. Авыруларны дәвалау дәвалауны вакытлы башлауга, табиб киңәш иткән тәртипне һәм медикаментларны куллана торган дөрес терапияны саклауга бәйле. Беренче медицина каналында табиблар өчен ОРВИ һәм грипп буенча лекцияне тыңларга була. http://www.1med.tv/archive/lektsii/gripp-i-orv.html адресы буенча аның белән танышырга һәм аны тыңларга була.

Бүген Олимпия уеннарында эшләгән 36 татарстан медигы Сочидан кайтты. Болар Казаннан, Яр Чаллыдан, Әлмәттән, Лениногорсктан, Түбəн Камадан, республиканың бүтән шәһәрләреннән һәм районнарыннан табиблар һәм фельдшерлар.
Казанда
тимер юл вокзалында аларны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм туганнар каршы алдылар. Адлер - Новосибирск поезды Татарстан башкаласына графиктан алдарак килеп җитте.
Поездта ике тәүлек диярлек булуларына һәм арыганлыкларына карамастан, медикларның кәефе яхшы иде. «Барысы да бик ошады. бик кызыклы «Рус таучыклары» объектында эшләдек (трамплиннар комплексы – Т-И искәрмәсе). Бәхеткә, аеруча авыр очраклар булмады. Гомумән алганда, спортчылар тартылулар һәм бәрелүләр белән мөрәҗәгать итә иделәр. Безгә эшләр өчен барысын да бирделәр. Универсиада вакытында алынган тәҗрибә дә ярдәм итте», - дип журналистларга Яр Чаллы шәһ. 2нче номерлы хастаханәсенең хирургы Ришат Бәдретдинов сөйләде.
Аны
ң сүзләренә караганда, эшнең тыгыз булуына – объектларга иртәнге 9.00га барырга һәм якынча төнге 1.00-2.00дә кайтырга туры килүгә – карамастан, ярышларны да карый алдык. «Мин трамплиннан сикерүләрне карарга хыяллана идем, һәм менә ул хыял тормышка ашты. Сикерүләрне туйганчы карадык», - дип канәгатьләнү белән билгеләде хирург.
Шулай ук медиклар Уеннар вакыт
ында ММЧда барлыкка килгән начар көнкүреш шартлары турындагы хәбәрләрне кире кактылар. «Купшы шартларда яшәдек. Безне яхшы ашаттылар», – дип өстәде Ришат Бәдретдинов.

«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОда 2013 елдагы оешма эшчәнлегенең йомгакларына һәм 2014 елда үсешнең перспективаларына багышланган медицина советы узды. Чарада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактика ярдәме бүлегенең башлыгы Е.Д. Хафизова, ТР Яшьләр, спорт һәм туризм эшләре буенча министрлыкның өстәмә белем бирү һәм социаль программалар бүлегенең башлыгы М.З. Галеева, Казан дәүләт медицина академиясенең укыту эше буенча проректоры Н.З. Йосыпова, Казан дәүләт медицина университетының фәнни һәм инновацион эше буенча проректоры С.Д. Маянская, КДМАның реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасының мөдире Р.А. Бодрова, КДМАның реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасының профессоры Э.И. Әүхәдиев, КДМУ неврология һәм реабилитация кафедрасының профессоры Ф.В. Тәхәвиева катнаштылар.

Төп доклад белән «РМПҮ» ДАССОның баш табибы Р.С. Садыкова чыгыш ясады.

21
февраль, 2014 ел
җомга

Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчастендә 2013 елгы эшчәнлекнең йомгакларын ясаган һәм шушы елга мәсьәләләр билгеләгән  Йомгаклау хисап бирү-сайлау конференциясе булды. Конференция эшендә «Татнефть» ААҖнең генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, «Чулпан» ЯАҖнең генераль директоры Фәрит Вафин, Әлмәт медицина информацион-аналитик үзәгенең баш табибы Вәсилә Мөхөтдинова, Әлмәт муниципаль районы финанс-бюджет палатасының рәисе Зөлфия Шәйдуллина, «Татнефть-Актив» ААҖнең директоры урынбасары Андрей Ефремов, Медсанчастьнең бөтен структуралы бүлекчәләренең җитәкчеләре һәм делегатлары катнаштылар.

Медсанчастьнең эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында төп доклад белән баш табиб, ТР һөнәри табибы, м.ф.к. Мөнир Закирҗанов чыгыш ясады.

Әгерҗе муниципаль районында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашуында медицина хезмәткәрләренең йомгаклау конференциясе булды. Конференция эшендә «Әгерҗе РҮХ» ДАССОның баш табибы Андрей Шубин чыгыш ясады. Үз чыгышында ул районның сәламәтлек саклау хезмәтен техник җиһазландыруда, кадрлар белән тәэмин итүнең уңай үзгәрешләрендә туктады, 2013 ел өчен эшне йомгаклады һәм 2014 елга мәсьәләләрне билгеләде. Конференциянең барышында шулай ук баш табиб урынбасары Людмила Дереева, акушерлык бүлегенең мөдире Галина Сухова һәм район педиатры Светлана Галләмова чыгыш ясадылар. Үз чыгышларында алар 2014 елга билгеләнгән мәсьәләләрне чишү юлларын билгеләделәр. Медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгатъ белән муниципаль районның башлыгы В. Макаров чыгыш ясады.

Конференция йомгакларын сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов ясады. Үз чыгышында ул булган мәсьәләләргә һәм аларны чишү юлларына игътибар итте. Азакта медицина хезмәткәрләрен хөрмәт грамоталары белән бүләкләү церемониясе узды.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Менделеевск ҮРХндә булып китте. Ул капиталь төзәтүдән соң ҮРХнең терапевтик корпусының кабул итү-диагностик бүлеген, шулай ук капиталь төзәтүе 2014 елга планлаштырылган амбулатор-сырхауханә корпусын карап чыкты. Визит барышында Илдар Фатыйхов район хастаханәсенең коллективы белән дә очрашты, анда кадрлар җитешмәвенең мәсьәләсе турында фикер алышынды.
21 февральдән башлап ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОның җитәкчесе вазыйфасына Тимерҗанов Марат Исмәгыйль улы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International