Түбән Кама А.Н. Туполев исемендәге КФТТУ-КАИ информацион технологияләр һәм телекоммуникацияләр институтында сәламәтлек саклау оешмалары арасында янгынга каршы иң яхшы хәл буенча ел саен була торган Республика смотр-конкурсының җиңүчеләрен тантаналы бүләкләү церемониясе узды. Бу чараның чикләрендә янгын күзәтү хезмәткәрләре бөтен сәламәтлек саклау оешмаларын янгынга каршы тәртип кагыйдәләрен саклау буенча тикшерәләр. Бозуларның юклыгы, яхшы көйләнгән эш – шундый критерийлар буенча җиңүчеләрне ачыклыйлар. Иң яхшыларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирделәр.
2013 елда Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау оешмалары арасында янгынга каршы иң яхшы хәл буенча ел саен була торган Республика смотр-конкурсының беренче этабында түбәндәге оешмалар җиңеп чыктылар: Iнче урын – «Кама Аланы район хастаханәсе» ДАССО, IIнче урын - «ТР ССМ Республика наркология диспансеры» ДАССО филиалы – «Түбән Кама наркология диспансеры», IIIнче урын – «Балалар медицина реабилитацияләү үзәге» ДАССО.
«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» ДАССОда 2013 елда оешма эшенең һәм тулаем алганда Татарстан Республикасының кан хезмәтенең йомгаклары ясалды һәм яңа 2014 елга мәсьәләләр билгеләнде. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министрының урынбасары Е.И. Шишмарева, КДМА трансфузиология курсы белән анестезиология-реаниматология кафедрасының мөдире В.М. Белопухов, ТР ССМның штаттан тыш баш трансфузиологы Л.С. Фәтхуллин катнаштылар. ТР Кан хезмәтенең эшчәнлегенең йомгаклары буенча төп доклад белән баш табиб Рамил Тураев чыкты. Докладта оешманың җитәкчесе 2013 елдагы эшнең йомгакларын күрсәтте.
10 февральдән башлап 16 февральгә кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәмтабиблары кешеләрне коткарырга 8945 мәртәбә чыктылар, шул санда иҗтимагый урыннарга – 1100 чакыру. Медиклар 945 мәртәбә бәхетсез очракларга чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 32 мәртәбә. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 33 кеше зыян күрде, 17 кеше дәвалау оешмаларына тапшырылды. Янгынларга медиклар 17 мәртәбә чыктылар.
Бала табуга Казандагы Ашыгыч медицина ярдәме станциясе медиклары 96 мәртәбә чыктылар. Төрле авырулар сәбәпле 7146 чакырулар эшләнде, алар арасында көчле миокард инфаркты – 76 көчле баш мие кан әйләнешенең бозылулары – 197.Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
Бүген «Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОда 2013 елда оешма эшенә йомгак ясалды һәм яңа 2014 елга мәсьәләләр билгеләнде. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары, «РКЙАХ» ДАССО Күзәтү советы рәисе Сергей Осипов катнашты. Төп доклад белән клиника эшчәнлегенең нәтиҗәләре буенча баш табиб вазыйфасын башкаручы Марат Гатауллин чыгыш ясады. Докладта оешманың җитәкчесе 2013 елның эш йомгакларын күрсәтте. Аның сүзләре буенча оешмага мөрәҗәгать итү саны артты – узган елда РКЙАХнең белгечләренә медицина ярдәме өчен 37 меңнән артык кеше барды, аларның 15 меңе хастаханәгә урнаштырылды. ВИЧ-йогышлы һәм хроник вируслы гепатитлар белән авыручыларга стационарда медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләренә кагылып үтелде. РКЙАХ хезмәткәрләре Универсиаданы уздыру вакытында иң актив катнаштылар һәм докладта ул эшнең нәтиҗәләре яктыртылды. 2014 елга республика йогышлы авырулар хезмәтенең эшчәнлегенең приоритетлы юнәлешләре билгеләнде.
Медицина советы нәтиҗәләре буенча ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов 2013 елда РКЙАХнең эшенә яхшы билге бирде һәм киләчәктә уңышлар теләде.Марий Эл Республикасында торучы пациент производствода имгәнелде: агач эшкәртү предприятиесында сул кулы түгәрәк пычкыга эләкте, шуның нәтиҗәсендә терсәк сөягенең астагы безәлек сөяге дәрәҗәсендә сул кул чугының тулы травматик аерылуы килеп чыкты. Мөрәҗәгать иткәч АМЯ бригадасы белән ул Республика клиник хастаханәсенең травмоүзәгенә тапшырылды. РКХ ДАССО 2нче травматология бүлегенең микрохирурглары пациентка кул чугын күчереп утыртуның операциясен ясадылар. Операциянең дәвамлылыгы 7 сәгать тәшкил итте. Операцияне РКХ травма үзәгенең 2нче травматология бүлегенең җитәкчесе, хирург-табиб, м.ф.д., профессор А.А. Богов, 1нче ассистент – м.ф.к. Р.И. Муллин, ассистентлар – А.А. Богов (кечесе), В.Л. Филлипов, анестезиолог – Д.Д. Кара ясадылар.