ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

30.10.2013 Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында видеоконференция тәртибендә «2013 елның III кварталы нәтиҗәләре буенча 7 финанс ягыннан чыгымлы булган авырулар буенча кирәкле дару чаралары белән тәэмин итү программаларын реальләштерү» Республика киңәшмәсе уздырылды.


29
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
29 октябрьдә «Тәтеш үзәк район хастаханәсе» ДАССОда «Татрстан Республикасының капитал салу программасы» буенча патологоанатомик бүлегенең ачылуы булды.
2013 елның 1 ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Күз авыруларын дәвалау буенча хәзерге заман карашлары» дигән районара фәнни-практик конференция узачак. Конференциядә офтальмолог-табиблар, офтальмохирурглар, оптометристлар, медицина фирмаларының вәкилләре катнашачаклар.

28
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы эшенең комплекслы планына туры китереп 2013 елның 12 ноябрендә «Балалар һәм өлкән кешеләрнең йогышлы авырулары. Диагностика, дәвалау һәм профилактиканың көнүзәк мәсьәләләре» дигән III ел саен була торган фәнни-практик конференция булачак.

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.


26
октябрь, 2013 ел
шимбә

24 октябрьдә Казан ДМУның диварларында « ХХI гасырда иҗтимагый сәламәтлек һәм сәламәтлек саклау: дипломга кадәр һәм өзлексез медицина белемен алу» Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе узды. Ул Казан ДМУның медицина информатикасы курсы белән булган иҗтимагый сәламәтлек һәм сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасының 90-еллыгына багышланды.

25 октябрьдә Сәламәтлек саклау министрлыгында сәламәтлекне саклауның беренчел звеносын камилләштерү мәсьәләләрен: медицина ярдәмен, ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтүне һәм авылда тора торган пациентларны сырхауханәгә җибәрүне, аларны тикшерү һәм белгечләргә җибәрүне, вакытлы җибәрүне һәм клиникаларда авыруларны диагностикалауны, балалар бакчаларында, муниципаль, уку һәм башка оешмаларда профилактика эшләрен уздыруны – чишү буенча очрашу узды. Фикер алышуда Россидән кунаклар санында РМФА академигы, РФ ССМ баш терапевты һәм пульмонологы, профессор А.Г. Чучалин, шулай ук безнең республиканың сәламәтлек саклау әйдәүче белгечләре катнаштылар.


25
октябрь, 2013 ел
җомга

«Сәламәтлек» программасын «Россия 1 Татарстан» телеканалында шимбә көнне 26 октябрьдә 10 сәг.40 мин. карагыз. Глаукома нәрсә белән хәвефле? Бу авыруның билгеләре.  Күрү органнарының бу катлаулы авыруын профилактикалау мөмкин микән? Офтальмолог-табибтан җаваплар. Оптик иллюзияләр нәрсә ул? «Безнең эксперимент» рубрикасында махсус экспериментлар.


24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

24 октябрьдә Казанга эш визиты белән РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Александр улы Краевой килде. Шул көнне ТР сәламәтлек саклау министры Адель Юныс улы Вафин озатып баруында ул Казанның һәм республиканың әйдәүче дәвалау оешмаларын карады.

Бүген ЮМТ Белем бирү үзәге чикләрендә сәламәтлек саклау системасы Госпиталь эпидемиология хезмәтенең 20 еллыгына багышланган «Госпиталь эпидемиологиянең көнүзәк мәсьәләләре: үткән, хәзерге, киләчәк заманнар» дигән Юбилей фәнни-практик конфереция узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International