Безнең дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү, шул исәптән льготалы рецептлар буенча дару препаратларын алуны гарантиялый. Андый ярдәм формасын үзең өчен дөрес сайлау гадәттән тыш мөһим.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында 2013 елның 20 августыннан информатизация мәсьәләләре буенча видеоконференциянең материаллары урнаштырылган.
Материалларны Модернизацияләү программасы - информатизация адресы буенча алып була: http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/bti.htm
Шулай ук күрсәтелгән бүлектә Сәламәтлек саклау порталы, медицина информацион системасы һәм локаль челтәрләр белән бәйләнгән сораулар буенча техник ярдәм итү телефоннары урнаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында видеоконференция тәртибендә республика селектор киңәшмәсе узды, аның темасы: «2014 елга гражданнарның аерым категорияләрен социаль хезмәтләр җыелмасы белән тәэмин итү буенча чаралар оештыру һәм уздыру».
ПЭТ хәзерге радиоизотоплар куллана торган диагностик методика һәм ул диагностиканы хәзерге бөтендөнья дәрәҗәсенә чыгарырга мөмкинлек бирә. Позитрон-эмиссион томография үз кулланылуын онкологиядә, кардиологиядә, неврологиядә тапты.
Түбән Каманың перинаталь үзәгенең уникальлыгы турында бөтен илгә сөйләделәр. Бүген Первый (Беренче) канал эфирында күптән түгел Түбән Камада ачылган перинаталь үзәге турында сюжет чыкты. Искә төшерәбез, Түбән Каманың бала тудыру йортының яңартылган корпусы 15 августта ачылды. Хәзер медицина комплексында бик гәдәттән тыш түбән авырлыклы җитлекми туган балаларны яхшы карап төрелтүгә мөмкинлек бирә торган иң хәзерге замандагы җиһаз куелган. Элегрәк катлаулы хәлләрдә, ярдәмне бүтән клиникаларда гына алырга мөмкин булган.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
2013 елның 12–16 августларында Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1267 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 324 кеше, кабаттан баручылар – 943 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1436 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1436 литр.
Социаль инфраструктураның объектлары буенча һәм нефтьчеләрнең профессиональ осталык конкурсының уку полигонында эш визиты чикләрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәткә килде. Аны төзелә торган сәламәтлек саклау объектларына, ягъни, Үзәк район хастаханәсе йогышлы авырулар бүлегенә һәм Республика клиник онкология диспансеры «3 номерлы сырхауханәнең» диагностик бүлегенә, Район башлыгы Мәҗит Салихов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров, башка рәсми кешеләр озатып бардылар.